Яман шеш – ул организмның яшәве өчен куркыныч шеш, патологик «яхшы шеш»тән аермалы буларак. Яман шеш яман күзәнәкләрдән гыйбарәт. Рак (карцинома) – эпителий (тирене) җәрәһәтләгән яман шешнең бер төре.

Яман шеш
бор. грек. καρκῐ́νος[1]
Сурәт
... хөрмәтенә аталган краб[d] һәм ракообразные[d]
Кайда өйрәнелә Онкология һәм cancer biology[d]
Саклык белгечлеге Онкология
Дәвалануда кулланыла торган дару преднизолон[d][2], Дексаметазон[d][2], Холекальциферол[d][2], Преднизолон[d][2], Метилпреднизолон[d][2], Альфа-линоленовая кислота[d][2] һәм антинеопластический препарат[d]
Риск факторы тарту[d][3]
Обрабатывается, смягчается или управляется профилактика рака[d][4], раннее диагностирование рака[d][5] һәм Лечение карциномы[d][6]
Моның каршысы доброкачественная опухоль[d]
ICD-9-CM 199[7]
ICPC 2 идентификаторы A79
NCI Thesaurus идентификаторы C9305[7]

Яман шеш шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастаза барлыкка килә. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.

Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан 2005 елдан алып 4 февральдә төрле чаралар оештыру каралган. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар.

Статистика буенча 2005 елда Россиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.

Яман шеш төрләре үзгәртү

Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. 2010 елның җәендәге аномаль эсселек артымга зур этәргеч биргән.

Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча да актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына да китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Бу – яман шешне беренче стадиядә ачыклауның төп юлы.

Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Моның өчен дәваханәдә маммография кабинеты эшли.

Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри.[8]

Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк.

Симптомнары үзгәртү

Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән – аппетит югалу; үпкәдә икән – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән – кешенең тәне саргаю; башта икән – авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагайтырга тиеш. Күпчелек очракта аны башлану чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була.[9]

Ашказаны яман шеше авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы ста­дия­ләрендә белеп булмый. Сәламәт кеше рагы дигән төшенчә бар. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый икән, үзен клиник яктан сиздерми. Кеше авырмый, бернидән зарланмый, ә аның ашказанында яман шеш үсә бирә. Шуңа күрә ракның азган очраклары да арта. Бу безнең көчсезлектән түгел, начар да эшлә­мибез, авырулар да мәгъ­лүматлы, фәкать рак авыруы мәкерле. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый — кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау бе­лән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара.[10]

Сәбәпләре һәм диагностика үзгәртү

Мондый күрсәткечләргә китерүче сәбәпләрне барлаганда алгы планга экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чаралар һәм башкалар чыга. Икенче урында – тәмәкене тарту.

Өченче фактор – ул эчкечелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.

Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый.

Моннан тыш яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә йогышлы чирләр мәкерле. Мәсәлән, паразитлы авырулар төркеменә кергән шистосомоз бәвел куыгын һәм бавырны зарарлый. В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары һәм кайбер бактерияләр дә яман шешне барлыкка китерүдә катнашуы ихтимал. Монда, әлбәттә, кешенең исәнлеге какшагач кына табибны искә ала торган гадәте барлыгын, шушы рәвешле үзенең сәламәтлегенә карата битараф булуын да истән чыгарырга ярамый. Һәрхәлдә, күпьеллык нәтиҗәләр белгечләргә шушындый нәтиҗә ясарга нигезлек бирә. Шул ук вакытта белгечләр бүген яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми дигән нәтиҗә дә ясамый. Чөнки яман шешнең кайбер формаларына каршы чаралар табылуы аны башлангыч стадиядә дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мәҗбүр итә. Ә кайбер очракта аның соңгы стадиясендә дә өметне өзәргә ярамый, диләр белгечләр. Чөнки һәр организмның чиргә каршы тору сәләте үзгә.

Белгечләр фикеренчә, авыруның барлыкка килү сәбәпләре билгеле, ә бу үз чиратында яңа очракларның өчтән берен булдырмый калырга ярдәм итә. Яман шешне барлыкка килгән чорынды ук күреп алып, тиз арада дәвалау савыгуга китерә ала.

Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча нурланыш терапиясенә якынча 70% онкологик авыру мохтаҗ. Россиядә исә авыруларның 30%ына гына аны алу бәхете тәти.

Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәвалауның нәтиҗәлегенә ярдәм итә. Скрининг үтә дә кыйммәтле компонентларны үз эченә ала. Ул молекуляр-генетик дәрәҗәдә тестлар үткәрүне таләп итә. Аны куллана башлаганнан алып яман шешкә бәйле үлем очракларының кими башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә АКШ һәм Европа илләре мисалында ачык күренә. Скрининг программаларын эшләп, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү Россия өчен дә үтә актуаль мәсьәлә.

Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы үзгәртү

Үпкә рагы буенча — Италия, Бөек Британия, Алмания, күкрәк яман шеше — Төньяк Америка, Европа илләре, ашказаны — Америка (елына 1 миллион кеше үлә), Япония, Россия (елына 45 мең кеше үлә), тире — Англия, Тасмания утравы, бавыр — Кытай, аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. Исраилдә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.

Россиядә онкология өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Россиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.

Татарстанда үзгәртү

2008 елда республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. 2009 елның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. 2008 елда 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.

Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.[11]

2014 елда онкология белән авыручыларның саны дүрт процентка артты, шуңа да карамастан уңай үзгәреш бар. Элек яман шеш авыруларын вакытында ачыклау 54 процент тәшкил итсә, хәзер ул 57 процентка җитте. Әлеге чир белән авыручы кешеләр озаграк яши башлады. 2014 нче елның азагына онкология белән учетта торучылар саны 85939 кеше исәпләнгән. Ягъни Татарстанда һәр 45нче кешедә рак бар, дигән сүз. Онкологиянең төрләренә килгәндә, беренче урында - тән тиресе рагы, икенче урында сөт бизләре рагы, өченче урында - калын эчәк.[12]

2013 елда Татарстанда яман шештән 6763 кеше үлгән булса, 2014 елда инде 6997 кеше вафат булган. Ел дәвамында ракның 14782 яңа очрагы ачыкланган.

Үлүчеләр саны буенча 2013 елда Татарстан Россиядә 55нче урында иде. Ул елны республикада 100 мең кешегә яман шештән 176 үлем туры килгән булган. Ә менә 2014 елда 100 мең кешегә инде 182 үлем туры килгән.

Яман шеш төрләренә килгәндә, иң таралган чирләр түбәндәгечә:

  1. тире меланомасы – 12,5%
  2. сөт бизе шеше – 11,7%
  3. юан эчәк шеше – 10,8%
  4. простат бизе шеше – 10,3%
  5. үпкә шеше – 9,2%
  6. ашказаны шеше – 6,9%.

Хатын-кызларда иң күп таралган яман шеш сөт бизе белән бәйле – барлык очракларның 21,4%ы. Ир-атларда иң еш очрый торган рак – простат бизе: барлык орчакларның 20,7%ы.[13]

ЯМАН ШЕШ ДОШМАННАРЫ үзгәртү

Кайбер хатын-кызлар ризык әзерләгәндә киңәш бирүне, берәүнең өйрәтүен бер дә яратмыйлар. Тик юкка... Чөнки ризыкларны файдалы, тәмлерәк итә торган серләр бар. Соңгы елларда бу өлкәдә ачылган яңалыкларның берничәсен күзәтеп китик.

Сез кишердән ризыкларны ничек әзерлисез? Чистартып юганнан сон башта кисеп турыйсыз, аннан ашка, башка төрле ашамлыкларга саласыз.

Әлбәттә, болай эшләүне дөрес дип уйлыйсыз. Тик кишерне алдан бөтен килеш пешереп куллану файдалырак була икән. Кишерне пешергәнче ту­ расаң, аның составындагы яман шешкә каршы торучы файдалы матдә — фалкаринол, бөтен килеш пешерелгән кишер белән чагыштырганда 25 % ка кадәр кимеп юкка чыга. Бәлки, кайбер хуҗабикәләр бөтен килеш пешерел­ гән кишер тәмсез дип каршы төшәрләр. Тик йөз дегустаторның (азыкнын һәм эчемлекләрнең тәмен татып карап, аларның сыйфатын билгеләүче) сиксәне бөтен килеш пешкән кишерне тәмлерәк дип тапкан. Әгәр дә кишерне турап пешерсәң, аның су белән бәйләнеше арта һәм кишер составында булган файдалы матдәләре суга чыгып таралалар һәм кайнаганда югалалар.

Бәрәңге пешерүебезне искә алып китәргә була. Бик куп хуҗабикәләр бәрәңгене әрчеми пешерү яхшырак дип сөйли. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел, чөнки турамый пешерелгән бәрәңге, составындагы калийны кабык аша чыгармый тотып кала. Тик тагын да яхшырак юл бар. Бәрәңгене мич кызуында пешерү файдалырак. Бу очракта бәрәңгене турарга да ярый, хәтта аның кабыгын да ашап була. «Бөтенлек принцибы» бөтен очраклар өчен дә универсаль түгел, кайбер табигать бүләкләрен ризык әзерләгәнче турау яхшы. Күпме ваграк булса, шулкадәр әйбәт.

Әгәр дә ризыкка сарымсак салынырга тиеш икән, аны вак кисәкләргә турап 10-20 минут ачык һавада калдырып торырга кирәк. Биосинтез нәтиҗәсендә бу вакытта кислород һәм җимерелгән сарымсак күзәнәкләреннән чыккан фермент кушылып, яман шешкә актив каршы торучы аллацин дип аталган матдә барлыкка килә. Баетылган сарымсакны салатларга һәм бүтән төрле ризыкларга салырга ярый, бу очракта сарымсакны иң ахырдан өстәү зарур.

Сарымсак ашказаны, сөт бизе һәм үңәчтә яман шеш авыруы барлыкка килүдән саклый. Профилактика өчен көн саен ашарга 10 минут кала 2-3 тырнак сарымсак ашарга киңәш ителә. Сарымсак артыннан бераз майсыз сөт эчәргә кирәк. Болай эшләгәндә авыздан начар ис килми.

Суган белән дә шулай ук эш итәргә ярый, чөнки аның составында да сарымсакныкына охшаган матдә бар. Яман шешкә каршы торучы матдә < бик әче, күздән яшь чыгара торган «усал» суганда бигрәк тә күп була.

Кәбестәдә даруның үзе түгел, ә ярымфабрикаты бар. Изотиоцианат ; дип аталган матдә, кәбестә күзәнәгеннән чыкканнан соң, ферментлар ' тәэсирендә активлашып, яман шешкә каршы тора. Бу матдәнең хатын- кызларны күкрәк яман шешеннән саклавы ачылган. Кәбестә тозлаганда, изотиоцианат барлыкка килә. Щидагы, солянкадагы, голубцыдагы кәбестәнең сыйфаты югалуы билгеле, чөнки югары температурада пешергәндә кәбестәдәге файдалы матдәләр таралып бетә. Шуның өчен кәбестәне парда пешерү яхшырак. Моның өчен бар төр кәбестәләр дә ярый. Кәбестәне турагач, кул белән уып согы чыкканнан соң, 15-20 минут кулланмый тору тагын да яхшырак. Аннары салат яисә бүтән төрле ризык ясарга ярый. Болай әзерләнгән кәбестәне пешергәндә дә, файдалы матдәләре гадәттәгегә караганда күбрәк сакланып кала.

Яна өзелгән помидорларны турап табага салгач, пюрегә, пастага охшаш ризык әзерләсәң, томат составындагы ликопин дип аталган матдә яхшырак үзләштерелә. Бу—яман шешкә каршы торучы матдә. Ликопин универсаль матдә булып исәпләнә. Аның мәни бизе шешенә каршы активлыгы яхшы өйрәнелгән. Өстәвенә ул кан тамырлары һәм йөрәк өчен дә файдалы.

Бер уңайдан нинди ашамлыкларның яман шеш авыруына китерү куркынычы барлыгын күрсәтеп китү дә зыян итмәс.

Тоз—ашкайнату әгъзаларының яман шеш авыруына китерү куркынычын арттыра, чөнки организмга тоз артык кергәндә, су-тоз балансы бозыла.

Кан басымы күтәрелергә мөмкин, бөерләр артык йөк ала, нәтиҗәдә алар организмнан агулы матдәләрне начар чыгаралар. Нормада, барлык ризык­ ларны исәпкә алып, көненә 6-8 г нан артык тоз кулланырга киңәш ителми.

Майонез — бу популяр соусны әзерләгәндә майлы кислоталарның транс- изомерларын кулланалар, алар шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасына да тискәре тәэсир итә. Сөткә-майга изелгән камыр ризыкларында, маргарин кергән продуктларда төрле майлар кулланыла. Шулай ук мондый ашамлык­ ларда углеводта бик күп, алар артык симерүгә китерә һәм матдәләр алмашын боза, бу процесс эчәклектә яман шеш барлыкка килү сәбәбе булырга мөмкин.

Ысланган ризыкларның зыянын онытмаска кирәк. Ясалма ыслану вакытында ашамлыкларда канцероген матдә — бензопирен барлыкка килергә мөмкин. Аның организмда туплану үзлеге бар.

Арахис бик туклыклы ризык. Ләкин аны куллануда да саклык кирәк. Җирдә яшәүче микроскопик гөмбәчекләр табигый канцероген матдә — афлотоксин бүлеп чыгара, ә арахис аны үзенә сеңдерә һәм бу матдә организмда ; тупланырга мөмкин. Кыздырылган кабыклы ризыклар—даими һәм озак кулланылган майда канцерогеннар барлыкка килә. Шуңа күрә кыздыру өчен бер майны ике тапкыр кулланырга ярамый.

Натрий глутаматы — бу тәмләткечне бик күп продуктларга өстиләр. Аны кулланырга да рөхсәт итәләр, тик ул шартлы канцероген булып исәпләнә, башка факторлар йогынтысында яман шеш авыруына китерергә мөмкин.

Хатын-кызларда сөт бизе яман шеше барлыкка килүнең бер сәбәбен кирәгеннән артык май кулланудан күрәләр. Бигрәк тә туендырылган май I куркыныч. Клетчаткасы күп, майлары аз булган ризык организмны яман шештән саклый. Шуңа күрә яман шеш авыруыннан саклану өчен (сөт бизе шеше очрагында гына түгел), организмга май керүне 20 % ка кадәр киметү, ә туендырылган сыер маен 10 % кадәр киметү файдалы. ; Юан эчәк яман шеше шактый киң таралган онкологик авыру булып санала. Галимнәр бу шешнең үсешен әфлисун кабыгында булган лимонен дип аталган матдә тоткарлый дип исәпли. Шулай ук кальций элементының организмга В витамины белән берлектә кергәндә, юан эчәкне һәм сөт бизен яман шештән саклау (бигрәк тә яшьләрдә) сыйфатын ачканнар.

Мае аз, клетчаткасы күп булган ризык яман шеш барлыкка килүдән сак­ лаганлыгы аңлашылды. Тик ризык рационын үзгәртеп кенә бу афәттән котылып булмый. Шуңа күрә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәклеген дә онытмаска кирәк. Физик күнегүләр ясау, җитәрлек дәрәҗәдә тыныч йокы, яхшы психик халәт, чиста тыныч уйлар — сезнең күңел һәм физик сәламәтлегегезнең нигезе булып торсын.

ЯМАН ШЕШ ҺӘМ ТУКЛАНУ үзгәртү

Тәндә сәгать саен 6 млрд яңа күзәнәк барлыкка килә. Алар дезоксири­ бонуклеин кислотасы (ДНК) (нуклеотидлардан төзелгән биополимер; баш­ лыча күзәнәк төшендә була һәм үзендә генетик мәгълүматны саклый) күче­ релмәсе нигезендә ясала. Әмма начар сыйфатлы ризык белән тукланганда, ДНК коды бозыла һәм рак күзәнәкләре хасил була. Бу хәл бигрәк тә суыткыч­ ларда озак торган, майлы һәм кыздырылган ризык яратучыларда күзәтелә.

Чөнки югары температурада майда мутантлашкан геннар, ә кыздырылган иттә нитрозаминнар барлыкка килә. Болар барысы да яман шеш ясалуга китерә. Яман шеш авыруы барлыкка килүдә төп сәбәпләрнең берсе—дөрес тукланмау! Онкологик авырулардан саклану өчен туклану рационына төп нинди азыкларны кертергә кирәк соң? Түбәндә шуларны карап китәрбез.

Ак кәбестә, шалкан, салат яфраклары — аларда гормоннарга уңай йогын­ ты ясап, сөт бизендә яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклаучы кушылмалар бар. Брокколи — сульфорафан чыганагы. Ул тире һәм касык куышлыгындагы яман шеш авыруларыннан саклый. Сельдерей, гәзнич (пастернак), укроп, петрушка брокколиның антиканцероген үзенчәлеген көчәйтә. Аларны бергә кушып ашарга кирәк.

Көрпә, ипи, яшелчә (бәрәңгедән кала), яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш организмнан канцерогеннарны, агулы матдәләрне, холестеринны чыгара.

Әлеге ризыклар ашказаны-эчәк трактында, аеруча юан эчәктә була торган яман шеш авыруларына профилактика. 6 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр 30 ар г бодай көрпәсе ашаганда, юан эчәк яман шеш барлыкка килү куркынычы тудырган полиплардан арынырга мөмкин.

Сарымсак ашказанын, сөт бизен һәм үңәчне яман шеш авыруы барлыкка килүдән саклый. Профилактика өчен көн саен ашарга 10 минут кала 2-3 тырнак сарымсак ашарга киңәш ителә. Сарымсак артыннан бераз майсыз сөт эчәргә ярый. Болай эшләгәндә, авыздан начар ис килми.

Соя, ясмык, ногыт борчагы. Сояны еш кулланган кешеләрнең күкрәгендә һәм мәни бизендә яман шеш авырулары сирәк очрый. Соя составында 1-2 мм зурлыктагы шештә кан йөрешен бозучы һәм аның үсүенә каршы торучы матдә бар.

Гөлҗимеш тә яман шешкә каршы көрәшү сәләтенә ия. Ул организмнан радионуклидларны һәм башка зыянлы кушылмаларны чыгара.

Помидор ликопинга бай. Ул мәни һәм ашказаны асты бизләре яман шешеннән саклый. Моның өчен кетчуп яки соус рәвешендә түгел, помидор килеш ашарга кирәк.

Чәйнең яшеле дә, карасы да антиоксидантларга бай һәм алар рак кү­ зәнәкләре үсүгә юл куймый.

Әфлисун, грейпфрут, лимон кебек цитрус җимешләре канцерогеннары нейтральләштерә. Алар, аерым алганда, ашказаны асты бизендә яман шеш барлыкка килүне кисәтә.

Алма үпкә һәм мәни бизендәге яман шеш үсешен туктата. Моның өчен атнага, ким дигәндә 1 кг алма ашау шарт.

Майсыз сөт авыз куышлыгы, ашказаны һәм туры эчәкне саклый. Сөттәге майлар исә, киресенчә, кайбер яман шеш формаларының азуына китерә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү