Үпкәнең беренчел шешләре арасында үпкә яман шеше төп урынны (85-95 %) алып тора. Күп кенә индустриаль илләрдә үпкә яман шеше авыруының артуы һәм үлүчеләрнең саны күбәюе күзәтелә.

Үпкә яман шеше
Сурәт
Кайда өйрәнелә пульмонология[d]
Саклык белгечлеге Онкология һәм пульмонология[d]
Симптомнар күкрәк авырту[d][1], ютәл[1], кан какыру[d][1], артык талчыгу[d][1], похудение[d][1], анорексия[d][1], тын кысылу[d][1] һәм хрип[d][1]
Диагностика юллары рентгенография[d], CT, Бронхоскопия[d] һәм Биопсия
Анатомик урнашуы кеше үпкәсе[d][2]
Генетик бәйләнеш CHEK2[d][3], TP63[4], BPTF[5], VTI1A[6], PHACTR2[7], LRFN2[8], RAD52[9], TERT[d][10], MTMR3[d][11], GPC5[12], TGM5[13], CLPTM1L[14], IL1RAP[d][15] һәм эпидермаль үсеш факторы рецепторы[d][16]
Риск факторы тарту[d][17]
ICD-9-CM 162.3[2], 162.5[2], 162.8[2] һәм 162.4[2]
ICPC 2 идентификаторы R84
 Үпкә яман шеше Викиҗыентыкта

Үпкә яман шеше авыруы белән 40-60 яшьтәге кешеләр күбрәк авырый. Ир-атларда хатын-кызларга караганда авыру ешрак очрый. Үпкә яман шеше хроник бронхит, бронхоэктатик авыру, пневмосклероз белән авырган кешеләрдә, кайвакыт туберкулез белән авыручыларда да күзәтелә.

Авыручыларның саны арту эре шәһәрләр өчен хас күренеш, моны атмосферада зур концентрациядә 3,4-бензпирен булу белән бәйлиләр. Зур шәһәрләр һавасында мышьяк белән радий күплеге авыручылар саны артуда җитди роль уйнамый, ә менә газ промышленностенда эшләгән кешеләр ; арасында үпкә ямаш шеше белән авыручылар шактый була.

Соңгы елларда озак һәм күп тәмәке тартучылар арасында авыручыларның саны тәмәке тартмаучылар белән чагыштырганда күбрәк булуы ачыкланды.

Тәмәке төрләреннән сигарет бигрәк тә зыянлы булып санала. Тәмәке төтененең зыянлы тәэсирен шешкә китерүче өч төрле матдә: мышьяк, ; бензпирен, радиоактив калий белән бәйлиләр. ( Гадәттә үпкә шеше бронхның эпителиендә үсеш ала. Шеш еш кына эре I бронхларда (70 %) барлыкка килә, бу очракта аны үзәк шеш дип йөртәләр. ' Кечкенә бронхларда барлыкка килгәннәре (20 % очракта) периферик шеш ; дип атала. Болардан кала катнаш яки массивлы шешләр дә була ала.

Шешләрне гистологик тикшерү вакытында, бүленмәгән (дифферен- : циацияләнмәгән, вак күзәнәкле) полиморф күзәнәкле яман шеш табылырга ; мөмкин. Бу шеш бигрәк тә яман санала, ул бик тиз үсә һәм иртә метастазлар ? бирә. Дифференциацияле яман шешләргә яссы күзәнәкле кабырчыклы һәм кабырчыксыз рак авыруларын кертәләр. Бу шеш бронхларның ци- ! линдрик эпителиенең күп катламлы яссы эпителийгә метаплазиясе (бер тип тукыманың икенчесенә тотрыклы әверелүе) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Биз күзәнәкләреннән яралган яман шеш һәм тыгыз альвеоляр яман I шешләр дә очрый.

I Үпкә шеше лимфа һәм кан буенча метастазлар җибәрә. Лимфа буенча I барган метастазларны лимфа төеннәрендә табалар. Үпкәдән метастазлар бавырга, баш миенә, бөер өсте бизләренә, сөякләргә таралырга мөмкин.

I Яман шеш метастазлары бик сирәк кенә йөрәктә, ашказанында, гипофизда ё һәм башка органнарда очрый. £ Үпкә яман шеш авыруының клиник картинасы аның кайда урнашкан ? булуына, таралуына, яманлыгына, катлаулануына бәйле. | Үзәк яман шеш вакытында авыру билгеләре иртәрәк сизелә. Авыруларны : еш кына өянәк кебек газаплы, озакка сузылган коры йөткерү борчый. Вакыт , узу белән, бронхит авыруы тәэсире һәм шеш таркала башлау нәтиҗәсендә » үлекле какырык бүленеп чыга, Әгәр шеш кан тамырына таба үссә, тамыр ; җимерелеп, какырыкта кан кушылмасы күренә. Шеш эре кан тамырын [ җимерсә, көчле кан агу күзәтелергә мөмкин, бу вакытта авыруга ашыгыч [ ярдәм күрсәтергә кирәк. | Авырулар еш кына күкрәк читлегенең төрле өлешләрендә барлыкка кил- | гән авыртуга зарланалар. Әгәр шеш кабыргаара нервларга, умырткалыкка үссә, авыруны бик көчле, туктаусыз авыртулар газаплый. Бу очракта авыртуны басарга наркотиклар гына ярдәм итә.

Үпкә шеше авыруы вакытында тын бетү — еш күзәтелә торган симп­ том. Башлангыч стадиядә ул нык сизелми, тик физик йөкләнешләр вакы­ тында гына борчый. Алга таба шеш үсеп, бронхлар томалана баргач, ялкынсынулар өстәлү нәтиҗәсендә, даими халәткә әйләнә. Болардан тыш авыруларны арыганлык, хәлсезлек һәм башка гомуми симптомнар борчый. ( Шундый симптомнар белән бергә күзәтелгән «сәбәпсез» йөткерү, тын бетә башлау олы яшьтәге кешеләрне сагайтырга тиеш.

Диагноз кую өчен махсус тикшерүләр: күкрәк читлеген рентген белән ( тикшерү, компьютер томографиясе уздырыла. Бронхоскопия бронхтагы шешне табарга мөмкинлек бирә, перифериядәге шешләрне рентген яки [ компьютерлы томограф аша күзәтеп, зарарланган учакка биопсия ясап. ( гистологик тикшерү уздыралар. Бавырдагы, бөер өсте бизендәге, сөяктәге. [ лимфа төеннәрендәге метастазларны УЗИ аппараты белән тикшерәләр.

Какырыкка цитологик тикшерү уздырганда, 80-90 % очракта анда яман Д шеш күзәнәкләре табыла.

Дәвалау нәтиҗәсе күп вакытта диагнозның иртә куелуына бәйле. Диагноз куелганнан соң, метастазлар көчле таралмаган булса, авыруларның тор­ мышы берничә ел дәвам итәргә мөмкин. Үпкә яман шеше белән авыру­ чыларга ябыгу бик хас түгел.

Дәвалауның төп ысулы—операция. Шулай ук шешкә каршы химиотерапия да уздырыла. Кайбер авыруларны нур белән дә дәвалыйлар. Махсус дәва < белән беррәттән башка — соматик авыруларны да дәвалау алып барыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 PubMed — 1997.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Disease Ontology — 2016.
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. Lander E., Varmus H. E., Pao W. et al. Somatic mutations affect key pathways in lung adenocarcinoma // Nature / M. SkipperNPG, Springer Science+Business Media, 2008. — ISSN 1476-4687; 0028-0836doi:10.1038/NATURE07423PMID:18948947
  17. (unspecified title)PMID:27543155