Биопсия (Biopsia) — микроскопта тикшерү өчен, тукыма, әгъза, пунктатларның кисәкләрен организмның тере чагында алу. Б.не шешләрне, әгъза һәм тукымаларның йогышлануы белән бәйле төрле авыруларны диагностикалаганда кулланалар. Фәнни тикшеренүләр вакытында Б. авыруларның клиник билгеләрен ачыклау, аларның гистогенезы һәм патогенезы мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бирә. Б.не асептиканы катгый саклап үткәрәләр. Биопсиянең 2 төре бар: инцизион, анда шешнең өлешен кисеп алалар һәм эксцизион, анда шешне тулысынча кисеп алалар. Инцизион биопсияне түбәндәге төрләргә аералар.

Биопсия
Сурәт
Саклык белгечлеге хирургия[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C15189
 Биопсия Викиҗыентыкта

1. Кыру биопсиясе, аны скальпель ярдәмендә шешнең өстен алып атып башкаралар. Кыру биопсиясе ямансыз шешләрне ачыклау өчен кулланалар, ләкин яман шеш шиге булганда кулланмыйлар.

2. Трепанацион биопсия, аны мөгезкатлау трепанынна охшаш тире дерматомы ярдәмендә үткәрәләр. Аның ярдәмендә ясалуның тирән катламнарын гистологик тикшерү мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.гистологияНабиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.