Мөгезкатлау

Мөгезкатлау, мөгезпәрдә, мөгезматдә катлавы (рус. Роговая оболочка) (лат. cornea) — күз алмасының алгы иң кабарынкы үтә күренмәле тышчасы, күзнең яктылык сындыручы мохитларның берсе.

Мөгезкатлау күзнең тышкы катлауның якынча 1/6 мәйданын тәшкил итә. Ул кабарынкы-батынкы күренешле, батынкы өлеше артка караган линза сыман. Мөгезматдә диаметры абсолют константа диярлек һәм 10±0,56 мм тәшкил итә, әмма вертикаль үлчәме, гадәттә, 0,5—1 мм горизонтальдән азрак. Мөгезкатлау калынлыгы үзәк өлешендә 0,52—0,6 мм, кырый буенча— 1-1,2 мм. Мөгезкатлау матдәсенең сындыру күрсәткече 1,37, сындыру көче — 40 дптр. Мөгезкатлауның кәкрелек радиусы якынча 7,8 мм тәшкил итә.

Мөгезкатлау диаметры туганнан соң 4 яшькә кадәр берникадәр арта һәм бу яшьтән константа булып санала. Ягъни күз алмасының зурлыгы үсеше мөгезкатлау диаметрының яшь ягыннан үзгәрешен узып китә. Шуңа күрә кечкенә балалар күзләре олыларныкына караганда зуррак күренә.

ТөзелешеҮзгәртү

Мөгезкатлауның төп матдәсе үтә күренмәле тоташтыргыч тукымалы строма һәм мөгезкатлау тәнчекләреннән тора. Строманың алдыннан һәм артыннан ике чик пластинка яндаш тора. Алгы пластинка яки боумен тышчасы мөгезкатлауның төп матдәсе ясалes булып тора. Арткы, яки десцемет тышчасы мөгезкатлауның арткы өслеген һәм шулай ук күзнең алгы камерасын каплаучы эндотелий ясалмасы булып тора. Алдан мөгезкатлау күп катлы эпителий белән капланган. Кеше күзенең мөгезкатлавында биш (бәлки, алты[1]) катлау бар:

  1. Алгы эпителий,

Эпителий (күп катлы, тәңкәле һәм мөгезләнмәүче).

•   Нигез мембранасы белән ярымдесмосомалар ярдәмендә тоташкан бер кат призмасыман нигез күзәнәкләре.

•    Ике-өч рәт үсентеле канатсыман күзәнәк.

•    Ике катлам өске тәңкәле күзәнәк.

•    Тышкы күзәнәкләрнең өслеге микроҗыерчыклар һәм микротөкләр өчен зурайган, бу муцин адгезиясенә булыша. Берничә көн дәвамында өске күзәнәкләр кубып төшә.

•    Эпителиаль кәүсә күзәнәкләр күбесенчә өске һәм аскы лимб янында урнашкан, бәлки Вогт палисадында, алар мөгезкатлау эпителиенең нормаль халәтен саклау өчен кирәк.

•  Бу өлкә киртә вазифасын үти, конъюнктиваның мөгезкатлауга үсүен булдырмый.

2. Алгы чик мембранасы (Боумен) — строманың күзәнәксез өске катламы.

3. Мөгезкатлауның төп матдәсе, яки строма - мөгезкатлауның якынча 90% калынлыгын тәшкил итә һәм аралыгы төп матдә  (хондроитинсульфат һәм кератансульфат) һәм үзгәргән фибробластлар (кератоцитлар) белән тулган башлыча дөрес юнәлгән коллагенлы җепселләрдән тора.

4. Дюа катлавы — фаразланган юка югары чыдамлы катлау, 2013 елда ачылган

5. Арткы чик мембранасы (Десцемет катлавы) - юка коллагенлы җепселләр челтәреннән тора һәм аңа карын эчендә үсеш алучы алгы бәйләүче өлкә һәм гомер буе бер кат эндотелий белән капланып калучы арткы бәйләмәүче өлкә керә.

6. Арткы эпителий, яки мөгезкатлау эндотелие - бер кат гексогональ күзәнәкләрдән тора һәм мөгезкатлау халәтен саклауда һәм КЭБ тәэсиреннән аның бүртүен булдырмауда мөһим рольне уйный, әмма регенерация сәләтенә ия түгел. Өлкәннәрдә күзәнәкләр тыгызлыгы якынча 2500 күзәнәк/мм2 тәшкил итә. Күзәнәкләр саны бер елга якынча 0,6% кими һәм калган күзәнәкләр зураеп, бушаган аралыкны тутыра. 500 күзәнәк/мм2 тыгызлыгында мөгезкатлау шешүе барлыкка килә һәм аның ачыклыгы кими.

Күпчелек имезүчеләрнең (мәчеләр, этләр, бүреләр һәм башка ерткыч хайваннарның)[2] Боумен мембранасы юк.[3]

Кайбер үзенчәлекләрҮзгәртү

Лимбның кәүсә күзәнәкләре дисфункциясе яки кимчелеге хроник эпителий кимчелегенә, мөгезкатлау өслегендә конъюнктива эпителие күперүенә һәм тамырлануга китерә ала. Бу проблемаларның кайберсе лимб күзәнәкләре трансплантациясеннән соң хәл ителергә мөмкин.

Мөгезкатлау — организмда бик мул иннервацияле тукыма. Сизгер иннервация өч тармаклы нервның беренче тармагы белән башкарыла. Субэпителиаль һәм стромаль нерв үрелмәсен аералар. Мөгезкатлау эрозиясендә яки кабарчыклы кератопатиядә турыдан-туры нерв азагын кузгату авырту, рефлектор яшь түгелү һәм күз чагылуга китерә.

Мөгезкатлау ялкынсыну симптомнарыҮзгәртү

NB Клицинистлар белән кулланылган терминология төрле, шуңа күрә мәгънәне бозмау өчен симптомнарны тасвирларга бердәм атамаларны куллану максатчан.

Өстәге зарарлануларҮзгәртү

1. Нокталы эпителиаль эрозияләр (НЭЭ):.

а) билгеләре. Флюоресцеин (рәс. 9.2а) һәм алсу бенгаль белән буялган эпителийның кечкенә кимчелекләре;

б) сәбәпләре үзенчәлекле, ягъни НЭЭ төрле кузгаткычка җавап булып үсеш алырга мөмкин. Эрозияләр урнашуы еш чир этиологиясен күрсәтергә мөмкин:

- өске лимбта — язгы катар, өске лимбаль кератоконъюнктивит, кабаклар атониясе һәм начар сайланган ялганма линзаларда;

- кабаклар арасындагы мөгезкатлау өлеше — «коры» күз синдромы, мөгезкатлау сизгерлеге кимү һәм ультрашәмәхә нурлары тәэсирендә;

- аскы лимбта — блефарит, лагофтальм, тамчыларның агулы тәэсире һәм билгесез сәбәпләрдән.

2. Нокталы эпителиаль кератит

а) билгеләре. Алсу бенгаль белән яхшы, әмма флюоресцеин белән начар буялган, буясыз күренә торган (рәс. 9.2б) бөртекле, ялтыраучы, шешенгән эпителиаль күзәнәкләр;

б) сәбәпләре:

- аденовируслы инфекция (иң еш);

- хламидияле инфекция;

- өске нокталы Тигесон кератиты;

- стафилококкларга гиперсизгерлек.

3. Лайла җебе а) билгеләре. Эпителийда ятучы лайла җепләренең бер башы мөгезкатлау өслеге белән бәйләнгән, икенче башы күз йомганда ирекле күчеп йөри (рәс. 9.2в). Җеп беркетелгән урында субэпителиаль ярым ачык соргылт төстәге өлкәләрне табып була. Җепләр алсу бенгаль белән яхшы буялалар;

б) сәбәпләре:

- «коры» күз синдромы (иң еш);

- өске лимбаль кератоконъюнктивит;

- мөгезкатлау эпителие тотрыксызлыгы;

- нейротрофик кератит;

- күзнең реконструктив операцияләреннән соң;

- эссенциаль блефароспазм.

4. Эпителий шешү мөгезкатлауның гадәти ялтыравы югалу белән сыйфатлана (рәс. 9.2г), авыр очракларда кабарчыклар һәм буллалар барлыкка килә ала. Бу эндотелий декомпенсациясе яки бик чагылган кискен КЭБ арту билгесе, ул шулай ук строма шешү белән бергә була ала.

5. Өстәге тамырлану— күзнең хроник өске ярсытуы яки гипоксиянең үзенчәлекле билгесе, мәсәлән озак вакыт ялганма линзалар киеп йөрү белән чыгарыла (рәс. 9.2д).

6. Паннус — лимбтан үзәккә таба таралучы дегенератив субэпителиаль үзгәрүләр белән булган (рәс. 9.2е) гадәттә өске тамырлануны билгеләү өчен кулланылган үзенчәлекле булмаган термин. Паннус күз өслегенең хроник ялкынсыну нәтиҗәсе була.

Тирән зарарлануларҮзгәртү

1. Инфильтратлар — лейкоцитлар тупламасы һәм күзәнәкле детриттан торган мөгезкатлау стромасының актив ялкынсыну өлкәләре

: а) симптомнар.Лимбаль яки конъюнктиваль кызару белән булган ешрак строманың алгы катламнарында аксыл соры төстәге чыганаклы бөртекле томанлану. Төп чыганак тирәли — түбәнрәк тыгызлык белән инфильтрация таҗы, анда кайбер очракларда аерым ялкынсыну күзәнәкләре аерыла (рәс. 9.3а); б) сәбәпләре:

- антигенга гиперсизгерлек җавабы буларак инфекцион булмаган «стериль» кератит;

- бактерияләр, вируслар, гөмбәләр һәм садәләр белән бәйле үлекле кератит.

NB PEDAL аббревиатурасын инфекцион булмаган һәм үлекле инфильтратны аеруда кулланалар. Соңгыга чагылган авырту синдромы (Р), зуррак эпителиаль кимчелекләр (Е) (> 1 мм), үлекле бүлендек (D), күзнең алгы бүлеге җавабы (А) (увеит, гипопион) һәм гадәттә барышның үзәк урнашуы хас.

2. Җәрәхәт (рәс. 9.3б) экзоген организмнарның (бактерияләр, амебалар һәм гөмбәләр) ферментлары тәэсиреннән яки ялкынсынуда тоташтыргыч тукыма таркалып йомшару һәм эндоген чыгышлы ферментларның азат ителүе өчен барлыкка килә.

NB Үзәк яки периферик җәрәхәтле кератитка таркалып йомшару буенча классификация этиологияне билгеләүдә мөһим рольне уйный ала. Ревматоидлы артритта үзәктәге таркалып йомшару «коры» күз синдромы нәтиҗәсе, шул ук вакытта таркалып йомшаруның периферик барышы нигезендә иммунлы табигать була.

3. Тамырлану (рәс. 9.3в) төрле этәргечкә җавап булып үсеш ала. Веноз тамырлар җиңел аерыла, әмма артериаль тукландыручы тамырлар — юка һәм аларны күзәтү өчен зурайту кирәк. Мөгезкатлауның бушаган тирән тамырлары чагылган яктылыкта тамырлар «күләгәсе» сыман аерыла ( рәс. 9.18б кара).

4. Хроник ялкынсыну белән мөгезкатлауның яңа ясалган тамырларыннан сыекчаның чыгу нәтиҗәсендә липидлар утырмасы (рәс. 9.3г).

5. Десцемет мембранасы җыерчыклары (буйлы кератопатия — рәс. 9.3д) хирургик җәрәхәт, күз гипотониясе, строма ялкынсынуы белән бәйле була ала.

6. Мөгезкатлау тартылу, тумыштагы җәрәхәтләр һәм кератоконус нәтиҗәсендә десцемет мембранасы ертылулары (рәс. 9.3е) мөгезкатлау стромасына сыекчаның тиз агылуына китерә ала.

Клиник билгеләрне теркәүҮзгәртү

Һәр үзгәрүләр төрен һәм урынын теркәү өчен клиник диаграмманы кулланалар. Эпителиаль томанлану тыгызлыгы һәм строма җәрәхәтләнү, яңа ясалган тамырлар һәм томанлануның тирәнлеге теркәлергә тиеш. Моның өчен төсле кодлау файдалы (рәс. 9.4).

1. Җөй яки дегенератив үзгәрүләр кебек томанлануларны кара төс белән аералар.

2. Эпителий шешүен зәңгәр юка түгәрәк белән, строма шешүен — зәңгәр нечкә сызыклар белән, десцемет мембранасы җыерчыкларын — дулкынлы зәңгәр сызыклар белән билгелиләр.

3. Гипопионны сары төстә күрсәтәләр.

4. Кан тамырларын кызыл төс белән аералар. Өске тамырлар — лимб чигендә башланучы дулкынлы сызык белән, тирән тамырны — башын лимб янында билгеләп, туры сызык итеп ясыйлар.

5. Пигментацияне (тимернең боҗра кебек утырмасын, Крукенберг орчыгын) көрән төс белән сурәтлиләр.

Дәвалау мәсләкләреҮзгәртү

Дәвалау максаты — чир барышын туктату, мөмкин булган инфекция сәбәпләрен юк итү, мөгезкатлауның булган зарарлануын чикләү.

NB Диагнозга нигезләнгән дәвалау булырга тиеш. Идарә ителми торган катнашуларны кулланмаска кирәк һәм диагноз үзгәрүенә әзер булырга кирәк.

Инфекцион сәбәпләр һәм ялкынсыну буенча идарәҮзгәртү

1. Антибактериаль препаратларны башлангыч тикшеренү тәмамлануга ук билгеләргә кирәк. Башлангыч препаратны сайлау мөмкин булган чир этиологиясе белән билгеләнә, ул клиник тикшеренүләрдә ачыклана ала. Киң колачлы препаратлар белән дәвалауны башлангыч этапта, сайланган препаратларны — тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча кирәк булганда кулланалар.

2. Урынлы глюкокортикоидларны саклык белән кулланырга кирәк, чөнки микроблар үсүенә булыша һәм мөгезкатлау төзәлүен баса ала. Глюкокортикоидлар вирусларга каршы нәтиҗәле препаратларсыз гади герпес вирусы чыгарган актив өске кератитта ярамый.

3. Системалы иммунодепрессив препаратларны мөгезкатлауның кайбер авыр периферия җәрәхәтләнү формаларында һәм тоташтыргыч тукыманың системалы чирләре белән бәйле мөгезкатлауның таркалып йомшаруында кулланырга мөмкин.

Регенерацияне тизләтүче препаратларҮзгәртү

Юка стромалы күзләрдә эпителий регенерациясен тизләтү мөһим, чөнки эпителий зарарлы булмаганда строма юкаруы әкренрәк үсеш ала. Түбәндә регенерацияне тизләтүче иң мөһим ысуллар күрсәтелгән.

1. Һәртөрле хәлләрдә агулы дарулар һәм консервантлар тәэсирен киметү.

2. Юешләндерүче препаратлар — консервантларсыз ясалма яшь һәм майлар.

3. Кабаклар ябуны нейротрофик кератопатияләр, лагофтальмдагы кератитларда һәм шулай ук эпителийның рецидивлы кимчелекләр очракларында шәхси кулланалар.

• Кабакларны тасмалар ярдәмендә вакытлыча ябу (рәс. 9.5а).

• Вакытлыча птозны булдыру өчен өске кабакны күтәрүче мускулга ботулотоксин кертү.

• Тышкы тарзорафия (рәс. 9.5б) яки эчке кантопластика.

4. Гундерсен буенча конъюнктиваль кораманы дәвалауга бирелми һәм үсә торган җәрәхәтне каплау өчен кулланалар (рәс. 9.5в). Бу процедураны күрү кайту ихтималлыгы түбән булган бер яклы хроник барышта кулланалар.

5. Бандажлы йомшак ялганма линзалар (рәс. 9.5г) өзлексез кабаклар белән җәрәхәтләү шартларында мөгезкатлауның регенерацияләнүче эпителиен саклап, төзәлүне яхшырта.

6. Амнион мембранасын күчереп утырту (рәс. 9.5д) персистенцияле, дәвалауга бирелми торган эпителий кимчелегендә максатчан була ала.

7. Адгезив тукыма җилемен (цианоакрилат) стромаль җәрәхәтләнүне чикләү һәм зур булмаган тишекләрне ябу өчен кулланалар. Җилемне синтетик тәлинкәгә сөртәләр, аннары юкарган яки тишелгән өлкәгә куялар, аны бандажлы ялганма линза белән каплыйлар (рәс. 9.5е).

8. Лимбның кәүсә күзәнәкләре трансплантациясен аларның дефициты булганда кулланалар, мәсәлән химик пешү яки җөйләүче конъюнктивитта. Бер яклы патологиядә донор тукымасы чыганагы икенче күз (аутотрансплантат), ике күз дә катнашса башка кеше яки мәет күзе (аллотрансплантат) була ала.

Мөгезкатлауның кайбер авыруларыҮзгәртү

ИскәртүләрҮзгәртү

  1. Исследователи открыли неизвестный до сих пор слой роговицы глаза
  2. (2002) «A comparative study of Bowman's layer in some mammals Relationships with other constituent corneal structures». European Journal of Anatomy 6 (3): 133–40.
  3. Dohlman, Claes H.; Smolin, Gilbert; Azar, Dimitri T. Smolin and Thoft's The cornea: scientific foundations and clinical practice. 

ЧыганакларҮзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.