Күз агы (каз. Ак кабык), (рус. Склера) (грек. σκληρός — «каты» сүзеннән) — аксымлы тышча — күзнең тышкы тыгыз тоташтыргыч тукымалы тышчасы, саклагыч һәм терәк функцияләрен башкара. Коллаген җепселләре бәйләмгә җыелып ясала. Күзнең фиброз тышчаның 5/6 тәшкил итә. Уртача калынлыгы 0,3 мм алып 1 мм кадәр. Балаларның күз агы калынлыгы шундый юка ки, аның аша хәтта аңа күк төсмерен биргән күрү пигменты күренеп тора. Олыгайган саен күз агы калынлыгы арта.

1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр

Мөгезкатлау белән тоташкан урында, күп санлы кечкенә бушлыклардан ясалган, күз агының венозлы синусы аша күзнең алгы камерасыннан сыекча агып китә. Күз агы стромасы төрле зурлыктагы коллагенлы җепселләр бәйләменнән ясалган, алар мөгезкатлау стромасыннан аермалы буларак тәртип буенча урнашмаган.

Күз агының эчке катламнары (lamina fusca) тамырлы тышчаның супрахориоидаль һәм супрацилиар тәлинкәләре белән кушыла. Эписклера тыгыз тамырлы тоташтыргыч тукыма белән ясалган һәм күз агы стромасының өске катламнары һәм тенон капсуласы арасында урнаша. Күз агының алгы бүлекләре өч тамырлы үрелмәләр белән капланган.

1. Конъюнктива үрелмәсендә тамырлар өске яктарак урнашкан; аларга артерияләрнең бормалы һәм веналарның туры барышы хас.

2. Өске эписклераль үрелмәсендә тамырлар туры һәм радиаль юнәлгән.

• Эписклеритта бу урын тамырлы тоткарлыкның иң чагылган урыны (рәс. 11.1а). Ялкынсыну күзәнәкләре белән инфильтрация тенон капсуласына һәм эписклерага кагыла, шул ук вакытта күз агы катнашмый кала.

• Фенилэфрин тамызу конъюнктиваның эписклераль тамырларының һәм берникадәр дәрәҗәдә — өске эписклераль тамырларының агарынуына китерә, бу күз агын тикшерергә җиңеләйтә.

3. Тирән тамырлы үрелмә күз агының өске катламнарында урнашкан һәм склеритта иң чагылган тоткарлык күренешләрен тәэмин итә (рәс. 11.1б). Бу вакытта котылгысыз өске тамырларның киңәюе барлыкка килә һәм ул диагностика мәгънәсенә ия түгел. Тамырларның максималь инъекция дәрәҗәсен билгеләү өчен көндезге яктылыкта карау бик мөһим.

Күз агының инфекцион зарарлануыҮзгәртү

1. Урап алган герпес (herpes zoster) — күз агының иң таралган инфекцион зарарлануы — дәвалауга начар бирелә торган некрозлаучы склерит үсешенә китерә. Нәтиҗәсендә күз агының урынлы чагылган юкаруы, юка атрофияле җөй һәм бик сирәк — күз агы стафиломасы яки тишелүе оеша ала.

2. Күз агы туберкулезы — авыр билгеләнә торган сирәк халәт. Йогу турыдан-туры конъюнктивадан һәм хориоидеядан яки каннан (ешрак) була. Күз агы зарарлануы төерле (рәс. 11.13) яки некрозлаучы була ала.

3. Ләперә. Чагылган кабатланучы ләперәле нодозлы эритема таралган склерит белән бергә була ала. Инфекция яки иммун җавап нәтиҗәсенә ләперәле зарарлануда төерле склерит үсеше мөмкин.

4. Сифилис. Икенчел сифилиста таралган алгы склерит үсеш алырга мөмкин, ә өченчелдә — склераль төерләр барлыкка килә ала.

5. Боррелиоз. Боррелиозда склерит бик еш үсеш ала, ләкин гадәттә беренчел йоктырудан күпкә соңрак.

NB Инфекциянең тудыргычы ачыклануга үзенчәлекле дәвалауны башларга кирәк. Ялкынсынуның чагылганлыгын киметү өчен кортикостероидларны тамчыда яки системалы билгеләргә була.

КҮЗ АГЫ ТӨСЕ ҮЗГӘРҮҮзгәртү

Урынлы үзгәрешҮзгәртү

1. Күз агының гиалин төерчәләре ятма туры мускуллар беркетелгән урын янында урнашкан озынча куе соры төстәге өлкәләр кебек күренә (рәс. 11.14). Әлеге үзгәрешләр өлкән яшьтәгеләрдә очрый, алар куркыныч түгел һәм аларның перфорацияләүче склеромаляция белән бәйләнеше юк.

2. Алкаптонурия — гомогентизин әчелеге оксидазасы булмау белән бәйле нәселле фенилаланин/тирозин метаболизмы бозылуы. Нәтиҗәдә гомогентизин әчелеге тоташтыргыч тукымада җыела, мәсәлән кимерчәкләр (рәс. 11.15а) һәм сеңерләрдә, аеруча колак һәм борын кимерчәкләрендә (охроноз). Күз агы катнашуы туры мускуллар беркетелгән урында кызгылт көрән төстәге каралу булып беленә (рәс. 11.15б, в).

3. Гемохроматоз күз агы коңгырт сары төскә керүгә китерә.

4. Миноциклинны системалы куллану күз агының паралимбаль өлешендә зәңгәрсу-соры төскә, күз ярыгы өлкәсендә куерак төскә керүенә китерә ала. Бу үзгәрешләр, мөгаен, препаратның фотосенсибилизация үзенчәлекләре белән бәйле. Бер үк вакытта тире, тешләр, тырнаклар, лайла, калкансыман биз һәм сөякләр пигментациясе көчәергә мөмкин. Күздә озак булган металл чит җисем күз агын күгәргән төскә кертә.

Таралган үзгәрешҮзгәртү

1. Сары авыруында күз агы саргая.

2. Күз агының зәңгәр төсмере күз агы юкару һәм аның аша тамырлы тышчаның күренүе белән бәйле (рәс. 11.1б). Мондый халәтнең иң мөһим сәбәпләренә камилләшмәгән тумыштагы I һәм II типтагы остеогенез, Элерс-Данлос синдромының 6 тибы, сыгылмалы псевдоксантома (доминантлы 2 тип) һәм Тернер синдромы керә.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.