Керфексыман җисем

Цилиар өлеш, керфексыман өлеш, керфексыман җисем (лат. corpus ciliare от лат. cilia — керфекләр) — күзнең тамырлы тышчасының урта өлеше, күз ясмыгын асып тота һәм аккомодация процессын тәэмин итә. Моннан тыш, цилиар җисем күзләр камерасының сулы сыекча эшләп чыгарышында катнаша, күзнең җылылык коллекторы ролен башкара.

1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр
Күз алмасының өске өлешенең сагиталь кисеме.

Күз агы астында урнашкан, төсле катлау һәм тамырлы тышча арасында тоташтыргыч буын булып тора.

АнатомияҮзгәртү

Цилиар җисем күз агы астында төсле катлау һәм чын тамырлы тышча арасында урнашкан тар боҗрадан гыйбарәт. Цилиар җисем карау өчен мөмкин түгел, чөнки төсле катлау белән яшерелгән. Меридиональ кисемдә цилиар җисем өчпочмак кебек. Хориоидея цилиар җисемгә күчкән урын челтәркатлауның күрү өлеше сукыр өлешенә күчкән урын белән туры килә һәм тешле кырый (ora serrata) дип атала.

Боҗраның эчке өлешеннән күз ясмыгына таба цилиар үсентеләр (processus ciliares) китә. Үсентеләрнең җыелмасы цилиар таҗ (corona ciliaris) тәшкил итә.

Бу үсентеләрдән бик юка җепселләр (зонуляр җепселләр, fibrae zonulares) радиаль китеп, күз ясмыгының экваторына беркетелә. Җепселләрнең җыелмасы цинн бәйләвече яки керфекле путачык (zonula ciliaris) дип атала.

Цилиар җисем катламында цилиар мускулларның (керфекле мускулларның, musculus ciliare) яссы миоцитлары урнашкан. Мускулда меридиональ (буй), радиаль һәм циркуляр (әйлән) җепселләрне аералар.

Цилиар мускул  күзне йөртүче нерв (баш мие нервларының III пары) белән иннервацияләнә. Парасимпатик җепселләрнең күчереше цилиар төендә башкарыла. Цилиар җисемнән сизгер җепселләр кыска һәм озын цилиар нервлар рәвешендә китә, алар  өч тармаклы нерв (баш мие нервларының V пары) ботаклары.

Керфексыман җисемнең яссы өлешеҮзгәртү

Керфексыман җисемнең яссы өлеше (pars plana) лимбтан 1 мм'дан башланып, артка таба якынча 6 мм'га тарала. Алгы өчтән берен (2 мм) керфексыман өлешнең җыерчыклы өлеше, арткы өчтән икесен (4 мм) — яссы өлеше тәшкил итә, шуңа күрә күз ясмыгы һәм челтәркатлау өчен имин хирургик кисем ясмык белән авыруларда лимбтан 4 мм'да һәм артифакия очрагында 3,5 мм'да була.

Тешле сырҮзгәртү

Тешле сыр (ora serrata) — челтәркатлау керфексыман җисем эпителиена күчкән урын. Тешле сыр өлкәсендә түбәндәге кисәкләрне аерып була (рәс. 19.1).

1. Тешле үсентеләр — керфексыман җисемнең яссы өлешенә батып кергән челтәркатлауның озынча очлы өлешләре.

Алар күбрәк борын ягыннан чагылган һәм форма буенча аерыла ала.

2.    Тешле сырларның култыгы — тешле үсентеләр арасындагы керфексыман җисем өлкәләре.

3.    Меридиональ җыерчык — тешле үсенте башына баручы калынайган челтәркатлауның зур булмаган радиаль җыерчыгы. Аны ешрак өске борын квадрантында табалар. Җыерчык нигезендә еш зур булмаган «тишекле» челтәркатлау ертылуын ачыклыйлар (рәс. 19.2а). Тешле үсенте белән бергә гадәттә меридиональ җыерчыктан һәм керфексыман җисемнең башына юнәлгән үсентедән торган төзелешне меридиональ комплекс дип атыйлар.

4.    Тешле сырның тоташкан култыгы — ике күрше тешле үсентенең очы тоташудан челтәркатлау белән урап алынган керфексыман җисемнең яссы өлешенең зур булмаган «утравы» (рәс. 19.2б). Челтәркатлауның «тишекле» ертылуыннан аны тешле сыр алдында урнашу аерып тора.

5.    Грануляр тукыма пыяласыман җисем нигезендә күпсанлы ак төерләрдән гыйбарәт, аларны зур булмаган периферик ертылуларның «капкачы» дип ялгыш исәпләп була (рәс. 19.2в).

NB Тутлы эпителий белән челтәркатлау һәм хориоидея кушылуы челтәркатлау купканда субретиналь сыекчаның алга таралуын чикли. Хориоидея һәм күз агы арасында андый тоташу булмаганлыктан, хориоидея кубарылуы алга керфексыман җисемне катнаштырып тарала ала (цилиохориоидаль кубарылу).

ГистологияҮзгәртү

Цилиар җисем югары васкуляризацияле көпшәкле тоташтыргыч тукымалар һәм яссы миоцитлардан ясала.

Тышкы яктан цилиар җисем һәм аның үсентеләре челтәркатлауның цилиар өлеше (pars ciliaris retinae) белән капланган, алар челтәркатлауның төсле катлау өлеше (pars iridica retinae) белән бергә челтәркатлауның сукыр өлешен (pars caeca retinae) тәшкил итә. Эпителий — ике катлы. Эчке эпителиаль күзәнәкләр катламы пигментланган, тышкысы — юк. Нәкъ менә пигментланмаган эпителиаль күзәнәкләр сулы сыекча һәм гиалурон кислотасы эшләп чыгаруда катнаша.

АккомодацияҮзгәртү

Цилиар мускулларның кыскаруы күрүне якын әйберләргә фокусировка ясавына китерә. Цилиар мускулларның кыскаруы эчке аралыкны киметә, шуңа күрә зонуляр җепселләрнең тартылуы кими. Сыгылмалыгы аркасында күз ясмыгы түгәрәкләнә, аның кәкрелек радиусы кими. Бу якын ераклыкта урнашкан әйберләр сурәтләренең челтәркатлауга төгәл проекциясенә китерә.

Мускуллар йомшаргач, зонуляр җепселләр тартыла һәм күз ясмыгы тагын яссылана. Фокус ераклаша.

Клиник мәгънәсеҮзгәртү

Зонуляр җепселләрнең өзелүе күз ясмыгы күчешенә (күз ясмыгы тайпылуына) китерә.

Цилиар җисем спазмы китереп чыгарган авыртулар күзнең алгы бүлекләре ялкынсынуы өчен була ала. Керфексыман җисемнең ялкынсынуы циклит дип атала.

Цилиар җисем  кайбер глаукомага каршы даруларның (апраклонидинның) төп тәмеге булып тора, чөнки ул күзләр камерасының сулы сыекчасын эшләп чыгаруы өчен җавап бирә. Бу процессны туктату күз эче басымы кимүенә китерә.

Яңа туганнарның цилиар мускул җитәрлек үсеш алмаган, ул бик юка, әмма тормышның икенче елында аккомодация сәләте барлыкка килә инде.

Керфексыман җисемнең сулы сыекча секрециясе шактый кимегәндә, күз эче басымы түбәнәя һәм күз алмасының атрофиясе килеп чыга.

ИскәртүләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Синельников Р. Д., Синельников Я. Р. Атлас анатомии человека в 4 томах. Т.3. — М.: Медицина, 1996. — ISBN 5-225-02723-7
  • Axenfeld/Pau: Lehrbuch und Atlas der Augenheilkunde. Unter Mitarbeit von R. Sachsenweger u. a., Stuttgart: Gustav Fischer Verlag, 1980, ISBN 3-437-00255-4
  • В. П. Ермаков, Г. А. Якунин Основы тифлопедагогики. Изд. Владос 2000 г.
  • Гистология, цитология и эмбриология / Под ред. Ю. И. Афанасьева, Н. А. Юриной. — М.: Медицина. — ISBN 5-225-04523-5.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.