Челтәркатлау (рус. Сетчатая оболочка) (лат. retína) — күзнең эчке катлавы, күрү анализаторының периферия бүлеге; күренгән спектр өлешенең электромагнитлы нурланышын кабул итеп, аны нерв импульсына үзгәтүне һәм шулай ук аның беренчел эшкәртүен тәэмин иткән фоторецепторлы күзәнәкләрдән тора.

Челтәркатлау
Сурәт
Кайда өйрәнелә төс биологиясе[d]
Артериаль чыганак центральная артерия сетчатки[d]
Веноз дренаж центральная вена сетчатки[d]
Нәрсәгә тоташа Хориоидеа һәм Пыяласыман җисем
NCI Thesaurus идентификаторы C12343
 Челтәркатлау Викиҗыентыкта

Төзелеше үзгәртү

 
Челтәркатлау катламнары RPE — челтәркатлауның пигментлы эпителие 
OS — фоторецепторларның тышкы буынтыгы 
IS — фоторецепторларның эчке буынтыгы
ONL — тышкы төш катламы
OPL — тышкы тоташтыргыч катлам 
INL — эчке төш катламы
IPL — эчке тоташтыргыч катлам 
GC — ганглионар катлам 
BM — Брух мембранасы 
P — пигментлы эпителиоцитлар 
R — таякчыклары 
C — колбачыклар 
Ук һәм пунктирлы сызык — тышкы чик мембранасы
H — горизонталь күзәнәкләр 
B — биполяр күзәнәкләр 
M — Мюллер күзәнәкләре 
A — амакрин күзәнәкләр 
G — ганглионар күзәнәкләр 
AX — аксоннар

Анатомия ягыннан челтәркатлау күз алмасының эчке ягыннан пыяласыман җисеменә, ә тышкы ягыннан тамырлы катлавына яндаш торган юка катлау. Анда бертигез булмаган ике өлешне аералар: күрү өлеше — керфексыман өлешкә кадәр сузылган иң зурысы һәм алгысы — фотосизгерле күзәнәкләр булмаган  — сукыр өлеше, кайсында керфексыман һәм төсле катлау өлешен тамырлы катлауга туры китереп аералар.

Челтәркатлауның күрү өлешенең катламлы төзелеше  бертөрле түгел һәм микроскопик дәрәҗәдә генә өйрәнерлек. Ул күз алмасының эченә таба түбәндәге 10 катламнан тора[1] :

  • пигментлы,
  • фотосенсорлы,
  • тышкы чик мембранасы,
  • тышкы төш катламы,
  • тышкы тоташтыргыч катлам,
  • эчке төш катламы,
  • эчке тоташтыргыч катлам,
  • ганглионар күзәнәкләр,
  • күрү нервның җепселләр катламы,
  • эчке чик мембранасы.

Кеше челтәркатлавының төзелеше үзгәртү

Бәлигъ кешенең челтәркатлау зурлыгы 22 мм һәм күз алмасының эчке өслеген якынча  72 % мәйданын каплый[2].

Челтәркатлауның пигментлы катламы (иң тышкы тышчасы) күзнең тамырлы катлавы белән башка челтәркатлау өлешләренә караганда тыгызрак тоташкан.

Челтәркатлауның арткы өслегенең үзәге янында (борынга якынрак) күрү нервның дискы урнашкан, аны бу өлештә фоторецепторлар булмаганлыкка "сыкыр тап" дип атыйлар. Ул аксыл ал төстәге оваль формадагы якынча 3 мм2 кабарынкы зона. Монда челтәркатлауның ганглионар нейроцитларның аксоннарыннан  күрү нервы ясала. Дискның үзәк өлешендә батынкы бар, аның аша челтәркатлауны кан белән тәэмин итүче тамырлар уза.

Күрү нервдан кырыйдарак якынча 3,5 мм тап (macula) урнашкан, аның үзәгендә батынкы бар, үзәк чокырчык (fovea), ул челтәркатлауның яктылыкка иң сизгер урыны һәм ачык үзәк күрү өчен (сары тап) җавап бирә. Челтәркатлауның бу өлкәсендә (fovea) колбачыклар гына урнашкан. Кеше һәм башка приматларда һәр күздә бер үзәк чокырчык бар, ә кайбер кош төрләрендә, мәсәлән  карчыгаларда алар ике, шулай ук этләр һәм мәчеләрдә чокырчык урынына челтәркатлауның үзәк өлешендә күрү буе дип аталган буй күренә. Челтәркатлауның үзәк өлеше чокырчык һәм анан 6 мм радиусындагы өлкә белән санала, аннан соң периферия өлеше бара, анда алга таба барган саен таякчыклар һәм колбачыклар саны кими. Эчке катлам тешле кырый белән тәмамлана, анда фотосизгер элементлар юк.

Үзенең дәвамында челтәркатлау калынлыгы бертөрле түгел һәм иң калын өлешендә, күрү нервның дискы кырыенда 0,5 мм артмый; минималь калынлыгы сары тап чокырчыгында билгеләнә.

Микроскопик төзелеше үзгәртү

 
Челтәркатлау нейроннары урнашуының гадиләштерелгән схемасы. Челтәркатлау берничә нейрон катламнарыннан тора. Яктылык сулдан төшә һәм барлык катламнардан узып, фоторецепторларга (уң яктагы катлам) җитә. Фоторецепторлардан сигнал биполяр һәм горизонталь күзәнәкләргә (урта катлам, сары төс белән билгеләнгән) тапшырыла. Аннары сигнал амакрин һәм ганглионар күзәнәкләргә (сул яктагы катлам) тапшырыла. Бу нейроннар күрү нервдан баш миенә тапшырылган гамәл потенциалларын эшләтеп чыгара. Сантьяго Рамон--Кахальның үзгәртелгән рәсеменнән
Кара. Челтәркатлауның пигментлы эпителие

Челтәркатлауда өч радиаль урнашкан нерв күзәнәкләре һәм ике синапс катламы бар.

Ганглионар нейроннар челтәркатлауның иң тирән җирендә урнашкан, шул ук вакытта фотосизгерле күзәнәкләр (таякчыклар һәм колбачыклар) үзәктән ераклаштырылган, ягъни күз челтәркатлавы  инверцияләнгән әгъза булып карала. Мондый урнашу нәтиҗәсендә яктылык яктылыксизгер элементларга төшеп һәм физиологик фототрансдукция процессын китереп чыгарганчы, челтәркатлауның барлык катламнарыннан үтәргә тиеш. Әмма ул пигментлы эпителий яки хориоидея  аша, алар ачык булмаганлыкка, үтә алмый.

Фоторецепторлар алдында урнашкан капиллярлардан узучы лейкоцитлар зәңгәр яктылыкка караганда кечкенә якты хәрәкәтләнүчән нокталар булып кабул ителә ала. Бу күренеш, зәңгәр кырның энтопия феномены (яки Ширер феномены) дип билгеле

Фоторецепторлы һәм ганглионар нейроннардан тыш челтәркатлауда  биполяр нерв күзәнәкләре, беренчесе һәм икенчесе арасында урнашып, алар арасында элемтә башкаралар; тагын горизонталь һәм амакрин күзәнәкләр бар, алар челтәркатлауда горизонталь элемтә башкаралар.

Ганглионар күзәнәкләр һәм таякчыклар белән колбачыклар катлавы арасында күп санлы синаптик элемтә белән нерв җепселләренең ике катламы урнашкан. Бу тышкы тоташтыргыч катлау һәм эчке тоташтыргыч катлау. Беренчесендә таякчыклар һәм колбачыклар белән вертикаль юнәлгән биполяр күзәнәкләр арасында элемтә башкарыла, икенчесендә — сигнал биполяр күзәнәкләдән ганглионар нейроннарга һәм шулай ук амакрин күзәнәкләргә вертикаль һәм горизонталь юнәлештә күчерелә.

Шулай итеп, челтәркатлауның тышкы нуклеар (төшле)  катламында фотосизгер күзәнәкләрнең тәннәре, эчке нуклеар катламда биполяр, горизонталь һәм амакрин күзәнәкләрнең тәннәре, ә ганглионар катламда ганглионар күзәнәкләр һәм шулай ук берникадәр күченгән амакрин күзәнәкләр бар. Челтәркатлауның барлык катламнары радиаль глиаль Мюллер күзәнәкләре белән тезелгән.

Тышкы чик мембранасы фоторецепторлы һәм тышкы ганглионар катламнар арасында урнашкан синаптик комплекслардан ясалган. Нервның җепселләр катлавы ганглионар күзәнәкләрнең аксоннарыннан оешкан. Эчке чик мембранасы мюллер күзәнәкләренең базаль мембраналары һәм шулай ук аларның үсентеләре ахырларыннан оешкан. Шванн тышчасы булмаган ганглионар күзәнәкләрнең аксоннары челтәркатлауның эчке чигенә җитеп, туры почмакта борылалар һәм күрү нервы формалашкан урынга юнәләләр.

Кешедә һәр челтәркатлауда якынча 6-7 млн колбачык һәм 110-125 млн таякчык бар. Бу яктылык сизгер күзәнәкләр тигез  таралмаган. Челтәркатлауның үзәк өлешендә колбачыклар күбрәк, периферия өлешендә таякчыклар күбрәк. Тапның үзәк өлешендә чокырчык өлкәсендә колбачыкларның үлчәме минималь һәм алар мозаика кебек алты чикле җыйнак төзелеш сыман урнашкан.

Челтәркатлау перифериясе үзгәртү

Экватордан тешле сырга кадәр челтәркатлау перифериясе дип санала. Анатомия ягыннан күз алмасы экваторы якынча ике диск диаметры аралыгында вортикоз веналар чыгу урыннан алда уза. Челтәркатлауның перифериясендә түбәндәге патологик әһәмияте булмаган үзгәрешләрне күзәтеп була.

1. Микрокистоз дегенерация чикләре төгәл булмаган соргылт-ак күренештәге күпсанлы вак куыклардан гыйбарәт, шунлыктан челтәркатлау калынайган һәм ачыклыгы кимегән кебек күренә (рәс. 19.3а). Дегенерация тешле сыр кырыеннан башланып артка таба һәм әйләнмә тарала. Тешле сыр барлык бәлигъ кешеләрдә диярлек бар һәм яшь белән күбрәк чагыла. Микрокистоз дегенерация челтәркатлау кубарылуы куркынычлыгы белән бәйле түгел, әмма ретиношизис үсешенә китерә ала.

2. «Түшәлгән күпер» төрендәге дегенерация саргылт-ак төстәге аерым хориоретиналь атрофия чыганагы булу белән сыйфатлана. Бу төрдәге дегенерация теге яки бу дәрәҗәдә 25% кешедә табыла (рәс. 19.б).

3. Ретикуляр дегенерация («кәрәзсыман» дегенерация) — периферик челтәркатлауның периваскуляр пигментациясенең кечкенә күзәнәкле челтәрсыман яшькә бәйле үзгәрүе, ул экватордан артка тарала ала (рәс. 19.3в).

4. Друзалар — күпсанлы зур булмаган төссез чыганаклар, кайчакта кырые буенча гиперпигментацияләнгән (рәс. 19.3г). Алар күзнең арткы котыбындагы друзаларга тиңдәш һәм гадәттә өлкән яшьтә очрый.

ЧЕЛТӘРКАТЛАУНЫҢ КАН ӘЙЛӘНЕШЕ үзгәртү

Артериаль система үзгәртү

1.   Челтәркатлауның үзәк артериясе (ЧҮА) оч тибындагы артерияләргә карый һәм күз алмасының арткы котыбыннан якынча 1 см аралыкта КН-а керә. Башка артерияләрдә кебек гистология ягыннан анда түбәндәге катламнарны аералар:

а)  интима — коллагенлы аслыкта урнашкан нигез мембранасында бер кат эндотелиаль күзәнәкләрдән торган иң эчке катлам;

б)  эчке сыгылмалы мембрана, интиманы медиадан аера;

в)  медиа, башлыча шома мускуллы күзәнәкләрдән тора;

г)  адвентиция — йомшак тоташтыргыч тукымадан торган иң өске катлам.

2.    Челтәркатлау артериолалары ЧҮА башлана. Аларның тышчасында шома мускуллы күзәнәкләр бар, әмма артерияләрдән аермалы буларак аларның эчке сыгылмалы мембранасы бердәм катлам тәшкил итми.

Капиллярлар үзгәртү

Ретиналь капиллярлар челтәркатлауның эчке катламының 2/3 калынлыгын кан белән тәэмин итә, тышкы катламнары хориокапиллярлардан тәэмин ителә. Эчке капилляр челтәр ганглиоз күзәнәкләр катламында, тышкы һәм эчке төш катламнарында урнаша. Капиллярлардан ирекле өлкәләр артериолалар (периартериоляр өлкә — рәс.16.1а) һәм фовеа (фовеаль аваскуляр өлкә) тирәли урнаша Капиллярлар тышчасында шома мускуллы күзәнәкләр һәм сыгылмалы җепселләр юк. Аларның тышчасы түбәндәге төзелешле (рәс. 16.1б).

1. Эндотелиаль күзәнәкләр нигез мембранасында бер кат итеп урнаша һәм үзара тыгыз ялгану белән бәйләнгән, алардан эчке гематоретиналь киртә ясала.

2. Перицитлар эндотелиаль күзәнәкләр алдында урнаша һәм аларның капиллярларны урап алучы күпсанлы псевдоподии-үсентеләре бар. Перицитлар кыскара ала, шулай итеп алар микроциркулятор юлның кан агышы ауторегуляциясендә катнаша.

Веноз система үзгәртү

Ретиналь венулалар һәм веналар капилляр юлдан канны алып китә.

1.   Вак калибрдагы венулалар капиллярлардан эрерәк, әмма төзелешләре бер үк.

2.    Эре калибрдагы венулалар эчендә шома мускуллы күзәнәкләр бар һәм әкренләп веналарга күчә.

3.    Веналар эчендә бераз шома мускуллы күзәнәкләр һәм тышча төзелешендә сыгылмалы җепселләр бар һәм алар сузылмалы. Челтәркатлауның үзәк венасына (ЧҮВ) таба аларның диаметры әкренләп арта.

Чирләр үзгәртү

Челтәркатлауны зарарлаучы бик күп нәселдән килгән һәм булдырылган авырулар һәм какшаулар бар. Кайберләре саналып кителгән:

Әдәбият үзгәртү

  • Савельева-Новоселова. Н. А, Савельев А. В. Принциплары офтальмонейрокибернетики // җыентыкта "Ясалма интеллект. Интеллектуаль системалары". — Донецк-Таганрог-Минск, 2009. — С. 117-120.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.

Сылтамалар үзгәртү