Күрү нервы (лат. nervus opticus) — баш мие нервларының икенче пары, алар буенча челтәркатлауның сизгер күзәнәкләре аша кабул ителгән күрү ярсытулары баш миенә тапшырыла.

Күрү нервы
Сурәт
Нәрсәгә тоташа күз һәм баш мие
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/optic_nerve_2[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C12761
 Күрү нервы Викиҗыентыкта

Анатомия үзгәртү

Күрү нервы махсус сизгерлек нервдан гыйбарәт. Күрү нервы үсеше һәм төзелеше буенча гадәти нерв түгел, ә перифериягә чыгарылган һәм ара ми төшләре һәм алар аша зур ярымшарлар кабыклары белән бәйле минең ак матдәсе. Күрү нервы челтәркатлауның ганглиоз күзәнәкләреннән (өченче нерв күзәнәкләрдән) башлана. Бу күзәнәкләрнең үсентеләре күзнең арткы полюсыннан уртага 3 мм га якынрак күрү нервының дискында (яки имчәгендә) урнашкан. Алга таба нерв җепселләре бәйләме рәшәткәле пластинка өскәсендә күз агына үтеп кереп, җыйнак нерв кәүсәсе ясый һәм миненгеаль структуралар белән чолган алына. Нерв җепселләре бер-берсеннән миелин катламы белән аерылган.

Күрү нерв җепселләренең бәйләме арасында челтәркатлауның үзәк артериясе (үзәк ретиналь артерия) һәм исемдәш вена урнашкан. Артерия күзнең үзәк өлешендә барлыкка килә, ә аның капиллярлары челтәркатлауның барлык өслеген каплый. Күз артериясе белән күрү нервы баш сөяге куышлыгына чөйсыман сөякнең кечкенә канаты белән ясалган күрү каналы аша уза.

Күз чокырының май җисеме калынлыгыннан узып, күрү нервы уртак сеңер боҗрасына килә. Аның бу өлеше лат. pars orbitalis дип атала. Аннары ул күрү каналына керә (лат. canalis opticus) — бу өлеше лат. pars intracanalicularis исемен йөртә, ә күз чокырыннан баш сөяге куышлыгына лат. pars intracranialis чыга. Монда чөйсыман сөякнең (лат. os sphenoidale) алчат сыры өлкәсендә, күрү нерв җепселләренең өлешчә алмашуы башкарыла — лат. chiasma opticum.

Һәр күрү нерв җепселләренең латераль өлеше үз ягында алга таба юнәлә.

Медиаль өлеше каршы якка күчә, анда күрү нервның латераль өлешенең гомолоатераль (үз) ягы җепселләре белән кушылып, бергә күрү тракты лат. tractus opticus ясый.

Үзенең барышында күрү нервның кәүсәсе күрү нервның эчке җиңсәсе (лат. vagina interna n. optici) белән чолгап алынган, ул баш мие сүрүнең йомшак тышчасы үсентесеннән гыйбарәт. Эчке җиңсә ярыксыман җиңсәара аралык лат. spatia intervaginalis белән тышкы җиңсәдән (лат. vagina externa n.optici) аерыла, ул баш миенең пәрәвезсыман һәм каты тышчасы үсентесе булып тора.

Җиңсәара аралыгында лат. spatia intervaginalis артерияләр һәм веналар уза.

Һәр күрү тракты кырыйдан баш мие аякчыгын (лат. pedunculus cerebri) урап уза һәм беренчел аскабык күрү үзәкләрендә тәмамлана, алар һәр яктан латераль буынлы җисем, таламус мендәре һәм өске калку төшләреннән гыйбарәт, анда күрү мәгълүматының беренчел эшкәртелүе һәм бәбәк рефлекслары формалашу башкарыла.

Күрүнең аскабык үзәкләреннән нервлар җилпәзә сыман баш миенең чигә өлешенең ике ягы буенча тарала — үзәк күрү юлы (Грациоле күрү нурланышы) башлана. Аннары беренчел аскабык күрү үзәкләреннән мәгълүматны китергән җепселләр бергә җыелып, эчке капсула аша үтә. Күрү юлы баш миенең җилкә өлешенең кабыгында (күрү зонасында) тәмамлана.

Гомуми төзелеше үзгәртү

1. Афферент җепселләр. Күрү нервында челтәркатлауның ганглионар күзәнәкләреннән (ЧГК) киткән якынча 1,2 млн афферент җепселләр бар. Күбесе тышкы буынтыклы җисемдә синапслар ясый, ә кайберәүләре башка үзәкләргә кадәр җитә, күбесенчә урта минең претекталь төшләренә. Якынча 30% җепсел 5° чигендә үзәк күрү кырын тәэмин итә. Күрү нервында җепселләр якынча 600 бәйләмгә (һәрберсендә 2000 җепсел бар) йомшак ми тышчасыннан башланган фиброз бүлгеләр белән аерыла (рәс. 21.1).

2. Олигодендроцитлар аксоннарның миелинлашуын тәэмин итә. Челтәркатлауның нерв җепселләренең тумыштагы миелинлашуын бу күзәнәкләрнең аномаль интраокуляр урнашуы белән аңлатыла.

3. Микроглия — мөгаен ЧГК апоптозын көйләүче (күзәнәкләрнең «програмланган» үлемен) иммунокомпетент фагоцитар күзәнәкләр.

4. Астроцитлар аксоннар белән башка төзелешләр арасын җәеп чыга. Аксоннар үлү очрагында барлыкка килгән бушлыкны астроцитлар тутыра.

5. Тышчалар

а) йомшак тышча — кан тамырларыннан торган юка эчке тышча;

б) тышкы тышча пәрәвезсыман тышча һәм акка күчкән тыгыз каты тышчадан тора. Күрү нервының фенестрациясенә тышкы тышча киртләре керә, ул церебраль субарахноидаль аралыкка дәвам итә һәм анда арка мие сыекчасы (АМС) бар.

Анатомик бүленеше үзгәртү

Күрү нервы күз алмасыннан хиазмага кадәр 50 мм озынлыкта һәм аны анатомия ягыннан 4 бүлеккә аералар.

1. Интраокуляр бүлеге (башка атамалары — күрү нервы дискы, күрү нервы тәлинкәсе, нерв башы) иң кыска (1 мм озынлыкта һәм 1,5 мм диаметрда асма буенча). Бу бүлеккә кагылган неврологик зарарланулар — ялкынсыну (папиллит), шешү һәм патологик өстәүләр (друзалар).

2. Интраорбиталь бүлеге 25-30 мм озынлыгы белән күз алмасыннан башлана һәм күз чокыры очында күрү тишеге белән тәмамлана. Аның диаметры нерв җепселләренең өстәмә миелин катламнары өчен 3-4 мм тигез. Күз чокыры очында нерв тыгыз фиброз Цинн боҗрасы белән урап алынган, аннан дүрт туры мускул китә. Өске һәм эчке туры мускул өлешчә нерв тышчасыннан да башлана, шуңа ялкынсынулы оптик нейропатия (мәсәлән ретробульбар неврит) күзне йөрткәндә авырту белән бергә була ала. Нервның интраорбиталь бүлеге S-сыман формалы һәм тартылусыз урнаша, бу күзгә ирекле хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. NB S-сыман формасы өчен нерв проптоз шактый булганчыга кадәр артык сузылмый.

3. Интраканаликуляр бүлегенең озынлыгы 6 мм һәм ул каналдан уза. Интраорбиталь бүлегеннән аермалы буларак каты тышча өссөяк белән кушылганга бу бүлек канал тышчасына беркетелгән.

4. Интракраниаль бүлеге хиазмага күчә, озынлыгы буенча 5 алып 16 мм кадәр була (уртача 10 мм). Озын интракраниаль бүлеге яндаш әгъзаларда патология үсеш алганда еш зарарлана, мәсәлән гипофиз аденомасы һәм аневризмаларда.

Аксоплазматик транспорт үзгәртү

Аксоплазматик транспорт — нейрон эчендә күзәнәк гәүдәсе һәм терминаль синапс арасында цитоплазма органеллалары хәрәкәте (рәс. 21.2а, б). Ортоградлы транспорт — күзәнәк гәүдәсеннән синапска таба хәрәкәт, ә ретроградлы — киресенчә. Тиз аксоплазматик транспорт актив барыштан гыйбарәт, аны башкару өчен кислород һәм АӨФ кирәк. Төрле факторлар йогынтысында, шулардан гипоксия яки токсиннар - алар АӨФ эшләп чыгаруны киметә, аксоплазматик транспорт бозыла ала. Органеллалар туплану нәтиҗәсендә ЧГК һәм аларның терминаль синапслар арасында аксоплазматик транспорт туктаганга челтәркатлауда мамыксыман чыганаклар ясала. Рәшәткәле пластинка дәрәҗәсендә транспорт бозылу папилляр шешүгә китерә. (рәс. 21.2в).

Функциясе үзгәртү

Күрү импульсларның рецепторлары булып челтәркатлау тора. Ул баш миенең бүлтәюе буларак һәм асылда өч нейрон катламыннан тора.

Беренче нейроннар таякчыклар һәм колбачыклар дип атала. Яктылык күзгә җиткәч, бу кисәкләрдә барлыкка килгән фотохимик реакция күрү кабыгына тапшырылган импульсларга әйләнә.

Үзәк чокырчыкның сары тапыннан кала таякчыклар һәм колбачыклар челтәркатлауда катшан урнашкан; таякчыклар саны ун тапкырга колбачыклар санныннан күбрәк. Иң ачык күрү урынында, сары тап өлкәсендә, колбачыклар гына бар һәм һәр колбачык икенче нейрон булган бер биполяр күзәнәк белән генә ялганган.  Биполяр күзәнәкләр өченче нейронга челтәркатлауның эчке катламының ганглиоз күзәнәгенә импульсларны тапшыра. Ганглиоз күзәнәкләрнең аксоннары сары таптан медиальрәк урнашкан челтәркатлауның бер урынына радиаль кушылалар һәм анда күрү нервның дискын яки имчәген барлыкка китерә.

Күрү нервы, димәк, челтәркатлауның ганглиоз катламын ясаган күзәнәкләр тәненең аксоннарыннан тора. Күрү нервның сөяк каналыннан (лат. canalis opticus) күрү нервлар баш сөяге куышлыгына кереп, ми нигезенә бара һәм анда, төрек өяре (лат. sella turcica) алдында, яклары белән алмашып, күрү чаты (лат. chiasma opticum) барлыкка китерә. Алмашу өлешчә генә була, чөнки челтәркатлауның борын (эчке) яртысынан барган җепселләр генә алмаша, тышкы яки чигә яртысы җепселләре хиазманы ягын алмаштырмаяча уза. Хиазмадан соң күрү юллары күрү трактлары дип атала. Күрү трактларында аерым челтәркатлау кырларыннан җепселләр билгеле аркылы кисем өлкәсендә урнашкан. Шулай, челтәркатлауның өске кырларыннан җепселләр нерв һәм трактның өске бүлекләрендә бара; челтәркатлауның аскы кырларыннан җепселләр — аскы бүлекләрендә. Моның әһәмияте күрү трактлар яки нервларга таралган процессның (мәсәлән, шеш) "юлын" ачыклауда. Зарарланганда төшеп калган челтәркатлауның кырына һәрвакыт капма-каршы күрү кырлары төшеп калганын истә тотарга кирәк. Алмашу нәтиҗәсе үзенчәлекләре өчен күрү трактларында җепселләр күрү нервында кебек бер күздән генә түгел, ә ике күзнең исемдәш челтәркатлавының яртысыннан: мәсәлән, сул күрү трактында ике челтәркатлауларның  да сул яртысыннан. Шуны искәртергә кирәк, күзнең сындыру мохитләре челтәркатлауга күренгәннең кире сурәтен төшерә һәм, димәк, сул күрү тракты ярсытуны ике күздән дә уң күрү кырларыннан, ә уң күрү тракты сул күрү кырларыннан үткәрә.

Алга таба үзләренең юлында күрү трактлары нигездән өскә күтәрелеп, ми аякчыкларын тыштан урап уза һәм беренчел яки аскабык күрү үзәкләре дип аталган урынга керә, анда бу нейроннар җепселләре тәмамлана.

Күрү анализаторның аскабык бүлегенә таламус мендәре (лат. pulvinar), латераль буынлы җисем (лат. corpus geniculatum lateralis) һәм урта минең өске калку төшләре (лат. colliculi superiores) керә.

Кабыкка күрү ярсытуын үткәрүче түбәндәге нейроннар латераль буынлы җисемнән (лат. corpus geniculatum lateralis) генә башлана. Аның күзәнәкләреннән җепселләр эчке капсуладан уза, арткы ботның арткы өлешендә һәм Грациоле бәйләме эчендә, яки лат. radiatio optica, күрү өлкәсенең кабыгында тәмамлана. Аталган юллар җилкә өлешләренең эчке өслегенә, тибенке буразнасы (лат. fissura calcarinae) (чөй (лат. cuneus) һәм тел бормасы (лат. gyrus lingualis)) өлкәсенә, һәм шулай ук тибенке буразнасы тирәнлегенә туры килә — күрү анализаторының беренчел проекцион кыры. Барлык бу беренчел проекцион кырлар ике күз челтәркатлауның исемдәш яртысы (үз ягында), тик каршы яктагы, димәк, күрү кырларының яртысы белән бәйле.

Тибенке буразнасыннан югарырак урнашкан өлкәдә, ягъни лат. cuneus, шул ук якның челтәркатлауның өске квадранты; астарак урнашкан өлкәдә, ягъни лат. gyrus lingualis, — аскы квадранты булып карала.

Дүрткалкулыкның алгы калкулыгында күрү нервларның пупилляр дип аталган җепселләр тәмамлана, алар бәбәкнең яктылыкка реакциясенең рефлектор дугасының беренче буыны буларак карала. Алгы калкулыклардан түбәндәге нейроннар үз ягыннан һәм капма-каршы ягыннан Якубович төшенә (күз йөртүче нерв төше) бара, шулай итеп бер күзгә генә яктылык төшергәндә икенче бәбәкнең дә бердәмле яки мәрхәмәтле реакциясенә сәбәп була. Шулай ук өске калкулыклардан тектобульбар һәм тектоспиналь юллар аша баш һәм арка миенең башка төшләренә бара, шулай итеп кискен хәрәкәтләргә тиз җавапның сәбәбе (Дарвин тәҗрибәсе) булып тора. Күрү трактларның җепселләре күрү калкулыклар мендәрендә тәмалана, ахрысы, ара һәм урта ми белән рефлектор бәйләнешләр урнаштыра (соматик һәм висцераль рефлекслар).

Ассоциатив һәм коммиссураль җепселләр җилкә өлкәсеннән башка кабык үзәкләренә (югары фунцияләр белән бәйле, мәсәлән уку, сөйләм) һәм өске калкулыкларга узалар. Моның нәтиҗәсендә алар аша аккомодация һәм конвергенция булдырыла.

Клиника үзгәртү

Күрү начарлану үзгәртү

Күрү нервның үткәрүчәнлеге тулысынча тукталгач, бу күздә сукырлык (амавроз) белән бу бәбәкнең яктылыкка туры реакция югалуы барлыкка килә (сукыр күзнең бәбәге икенче сәламәт күзне яктыртканда гына бердәмле тарая). Күрү түбәнәю амблиопия дип атала. Күрү нерв җепселләренең өлеше генә зарарланганда күрү кырлары, анда секторлар яки өлешләр төшеп калып,  чикләшә башлый (скотомалар),.

Күрү кырлары төшеп калу үзгәртү

Хиазма тулысынча җимерелгәндә тулы ике яклы сукырлык барлыкка килә. Әмма кайбер процессларда күрү нервларның чаты заралануы чикләнгән була ала. Әйтик, гипофиз шешләрендә, лат. infundibulum киңәюендә, гидроцефалия һәм III карынчык тартылуы нәтиҗәсендә басым хиазма уртасына, ике күз челтәркатлауның эчке борын яртысыннан алмашучы аның җепселләренә генә тәэсир итә ала. Бу очракта сукыр булып өске яки чигә кырлары калачак, ягъни чигәле, яки битемпораль гемианопсия, дип аталаган, төрле исемле, гетероним булган (бер күздә уң, ә икенчесендә сул күрү кыры төшеп кала), сукырлык башланачак.  Хиазманың тышкы өлешләре генә зарарланганда (базаль ялкынсыну процесслары яки йокы артерияләрнең интракраниаль бүлекләрендә ике яклы аневризмалар) сукыр булып ике күз челтәркатлавының тышкы яки чигә ягы яртылары булачак һәм төрле исемле, ләкин инде ике яктагы эчке күрү кыры төшеп калып биназаль гемианопсия барлыкка килә.

Ешрак исемдәш яки гомоним гемианопсия дип аталганнары очрый, алар күрү юллары һәм лат. chiasma opticum нан арттарак үзәкләр, ягъни күрү тракталары, күрү калкулыгы, эчке капсуланың арткы өлеше һәм җилкә өлеше зараланганда барлыкка килә.

Күрү трактыннан башлап, юлларда һәм үзәкләрдә уң яктагы ярсыту — уң яртысыннан һәм сул яктагы  — ике күзнең дә сул яртысы челтәркатлавыннан үткәрелә һәм кабул ителә. Монда өзелгәндә капма-каршы күрү кырларының гомоним гемианопсия барлыкка килә; мәсәлән, сул якта зарарланса  — уң яклы исемдәш гемианопсия һәм киресенчә.

Күрү анализаторыннан алып, аскабык үзәкләре һәм капсула яки кабыкка кадәр юллар зарарланса, бертөрле сыман гемианопсияне аеру өчен кайбер таяныч нокталар бар. Бу гемианопсияләрне аеру өчен билгеләр түбәндә булачак.

трактуслы гемианопсия үзәк гемианопсия
Күрү нерв дискларының гади атрофиясе Күрү нерв дискларының атрофиясе юк
Сүнгән челтәркатлау яртысына яктыртканда бәбәкләрнең реакциясе булмау Челтәркатлауның ике яртысына да яктыртканда бәбәкләр яктылыкка җавап бирә
Күрү кырларының кимчелекләре ассимметриясе кискен чагыла Күрү кимчелекләре, кагыйдә буларак, симметрияле

Күрү өлкәсенең проекцион кабыгы яки аларга килүче күрү юллары өлешчә  зарарланса, квадрантлы гемианопсияләр генә барлыкка килә ала. Әйтик, сул як лат. cuneus җимерелсә, "сукыр" булып челтәркатлауның өске сул квадрантлары гына булачак һәм күрү кырларында, димәк, аскы уң квадрантлар гына төшеп калачак; чыганак уң як лат. gyrus lingualis өлкәсендә булса, күрү кырының өске сул квадрантлары төшеп калачак һәм б. ш.

Күрү саташулары үзгәртү

Тибенке буразнасы өлкәсен ярсытканда күрү кырының капма-каршы ягында гади фотом төрендә күрү саташулары барлыкка килә, гадәттә, ул аның артыннан кабык эпилепсия өянәге аурасы булып тора. Тибенке буразанасыннан тыш өлкәне, дөресрәге җилкә өлешләренең тышкы өслеген, ярсытканда (күрү анализаторы башка анализаторлар белән тоташкан урынга якынрак), күрү саташулары катлаулырак төрдә була: фигуралар, затлар, кинематографичек картиналар һәм б. ш.

Тикшерү ысуллары үзгәртү

Күрү халәте турында уйлашу өчен күрү үткенлеген, күрү кырын, төсле күрүне һәм күз төбен тикшерергә кирәк.

Күрү үткенлеген билгеләү үзгәртү

Күрү үткенлеген билгеләү махсус җәдвәлләр ярдәмендә башкарыла, аларда 10 хәреф яки башка билгеләр рәте зурлыгы кимү буенча урнашкан. Тикшеренүче җәдвәлдән 5 м га урнаштырыла һәм андагы билгеләрне иң зурларыннан алып бер-бер артлы кечкенәләргә күчеп атый. Һәр күзне аерым тикшерәләр. Күрү үткенлеге (лат. visus) 1,0 тигез, әгәр дә җәдвәлдә иң кечкенә хәрефләр (10 нчы рәт) танылса; иң зурлары (1 нче рәт) гына танылган очракта күрү үткенлеге 0,1 тәшкил итә һәм б. ш. Якында күрү гадәти текстлы җәдвәлләр яки карталар ярдәмендә билгеләнә. Бармак исәбе, бармак хәрәкәте, яктылык сизү күрү җитди бозылган авыруларда билгеләнә.

Төсле күрүне тикшерү үзгәртү

Өч кисәкле М. Ломоносовның төсле күрү теориясе буенча күрү анализаторында, төрле дулкын озынлыктагы яктылыкка җавап бирүче, өч төрле төс сизүче кисәк булу фаразлана.

Төс сизүче кисәкләрнең I төре озын (кызыл) яктылык дулкыннары белән көчлерәк, урта (яшел) белән түбәнрәк, кыска (зәңгәр) белән тагын да түбәнрәк ярсытыла. II һәм III төр кисәкләре шулай итеп урта һәм кыска дулкыннар белән аеруча көчле ярсытыла.

Барлык өч кисәк тә тигез ярсытылса, ак төс хисе ясала. Ярсыту булмау кара төс хисен бирә. Һәр өч кисәкнең ярсытылу дәрәҗәсенә карап, нәтиҗәсендә кеше күзе кабул иткән спектр чигендә төсләр һәм аларның төсмерләрнең барлык күп төрлелеге килеп чыга.

Төс сизү бозылу тумыштан һәм булдырылган була.

Төс сизү бозылу яки төсләрне аномаль кабул итү - төс аномалиясе яки аномаль трихромазия дип, ә өч кисәкнең берәрсе тулысынча төшеп калуы  — дихромазия дип беленә ала. Сирәк очракларда гына каралы-аклы кабул итү  — монохромазия күзәтелә.

Һәр өч төс рецепторларны спекторда урнашу тәртипләренә карап, грек тәртип саннары буенча билгеләү кабул ителгән: кызыл — беренче (протос), яшел — икенче (дейтерос) һәм зәңгәр — өченче (тритос). Шулай итеп, кызыл төсне аномаль үзләштерү протаномалия, яшел — дейтероаномалия, зәңгәр — тританомалия дип атала, ә шундый какшау белән кешеләрне, нигезләнеп, протаномаллар, дейтероаномаллар һәм тританомаллар дип атыйлар.

Дихромазия шулай ук өч формада күзәтелә: протанопия, дейтероанопия, тританопия. Бу патология белән затлар протаноплар, дейтероаноплар һәм тританоплар дип атала.

Төс сизүнең тумыштагы какшаулары һәрвакыт ике яклы була, башка күрү функцияләр какшаулары белән  бармый һәм махсус тикшеренүләр белән генә билгеләнә.

Төс сизүнең булдырылган какшаулары челтәркатлау, күрү нерв, ҮНС авыруларында очрый. Алар бер яки ике күздә була ала, барлык өч төсне дә үзләштерү бозылу белән беленә, гадәттә башка күрү функцияләре какшаулары белән бара һәм тумыштагы какшаулардан аерма буларак чир һәм аны дәвалаганда  үзгәрешләр кичерә ала.

Булдырылган төс сизү какшауларына әйберләрне берәр нинди бер төстә күрү дә керә. Төсмергә карап, эритропсия (кызыл), ксантопсия (сары), хлоропсия (яшел) һәм цианопсияне (зәңгәр) аералар. Эритропсия һәм цианопсия еш кына катаракта экстракциясеннән соң, ә ксантопсия һәм хлоропсия — агулану һәм интоксикацияләрдә күзәтелә.

Төсле күрүне тикшерү өчен ике төп ысулны кулланалар: махсус пигментлы җәдвәлләр һәм спектраль әсбаплар — аномалоскоплар. Пигментлы җәдвәлләрдән иң камил дип Рабкин җәдвәлләре танылган.

Күрү кырын тикшерү үзгәртү

Күрү кырын тикшерү аларның чиген билгеләүдә һәм аның эчендә күрү функциянең кимчелекләрен ачыклаудан гыйбарәт. Бу максатларда контроль һәм кораллы ысуллар кулланалар.

Тикшерүнең контроль ысулы гади. Контроль ысулның нигезе табибның күрү кыры белән чагыштыруда тора, шарты аның ул нормаль булырга тиеш. Пациентны аркасы белән яктылыкка урнаштырып, табиб аның каршында 1 м ераклыкта утыра. Тикшерелүченең бер күзен ябып, табиб пациентның ябык күзенә капма-каршы үзенең күзен яба. Тикшерелүче табибның күзенә карап тора һәм бармак яки башка объектны табиб салмак кына төрле яктан перифериядән үзәккә таба пациент һәм үзе арасында тигез аралыкта күчергәндә күренә башлавын билгели. Тикшерелүче күрсәткечләре белән үзенекен чагыштырып, табиб күрү кырының чикләре үзгәрүен һәм анда кимчелекләр булуын билгели ала.

Чагыштырмача тикшерү өчен пациентка бармак белән сөлге, бау яки папканың уртасын күрсәтергә кушалар. Әгәр күрү кырының бозылуы булмаса, пациент әйбер озынлыгын яртыга якынча дөрес бүлә. Күрү кырының чикләре булса, пациент әйбернең якынча ¾ яртыга бүлә, чөнки якынча ¼ аның озынлыгы күрү кырыннан төшеп кала.

Күз төбен тикшерү офтальмоскоп белән үткәрелә.

Ганглиоз күзәнәкләр аксоннары бару юлының берәр өлешендә (күрү нервы, хиазма, күрү тракты) зарарланса, вакыт узу белән күрү нерв дискның тукыма дегенерациясе — беренчел атрофия үсеш ала. Беренчел атрофиядә күрү нерв дискы үзенең үлчәмен һәм формасын саклый, ләкин аның төсе агара һәм көмештәй ак була ала.

Әгәр авыруның ми тартмасындагы басымы артса, күзнең челтәркатлавыннан веноз һәм лимфатик агымы бозыла һәм күрү нерв дискы шешенә. Нәтиҗәдә, оеган күрү нерв дискы дип аталган процесс үсеш ала. Ул үлчәмендә зурайган, чикләре билгеләнми, еш кына дискның шешкән тукымасы пыяласыман җисемгә чыгып тора. Артерияләр тарая, веналар шул ук вакытта киңәеп, боргаланалар. Кискен чагылган ою күренешләрендә диск тукымасына кан сава.

Оеган дисклар, әгәр вакытында сәбәбе хәл ителмәсә, атрофия халәтенә күчә ала. Ул очракта аларның үлчәме кими, ләкин гадәттә шулай да нормальдән бераз зуррак кала, чикләре төгәлрәк була, төсе агара, веналар тарая. Мондый очракларда күрү нерв дискларының икенчел атрофия үсеше турында әйтәләр. Күз төбендә күрү нерв невриты һәм оюның офтальмоскопик рәсемендә бик күп уртак нәрсәсе бар, ләкин невритта визус (күрү үткенлеге) авыру башыннан ук кискен кими һәм түбән була, ә оеганда визус озак вакыт ярыйсы саклана ала һәм аның кискен кимүе оеган диск атрофиялегә күчкәндә генә булачак.

Фостер-Кеннеди синдромы — озак вакыт ми нигезендә берәр күрү нервын кысучы шеш булса, күрү нерв дискының зарарланган ягында беренчел атрофия, ә каршы якта ми тартмасындагы гипертензия өчен икенчел артофия барлыкка килә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.

Әдәбият үзгәртү

  • Bing Robert Компендіумъ топической діагностики головного и спинного мозга. Краткое руководство для клинической локализации заболеваній и пораженій нервныхъ центровъ Переводъ съ второго изданія — Типографія П. П. Сойкина — 1912
  • Глазные болезни: Учебник/А. А. Бочкарёва, Т. И. Ерошевский, А. П. Нестеров и др.; Под ред. А. А. Бочкарёвой. 3-е изд. — М.:Медицина, 1989Глазные болезни: Учебник/А. А. Бочкарёва, Т. И. Ерошевский, А. П. Нестеров и др.; Под ред. А. А. Бочкарёвой. 3-е изд. — М.:Медицина, 1989
  • Гусев Е. И., Коновалов А. Н., Бурд Г. С. Неврология и нейрохирургия: Учебник. — М.: Медицина, 2000
  • Дуус П. Топический диагноз в неврологии Анатомия. Физиология. Клиника — М. ИПЦ «Вазар-Ферро», 1995
  • Нервові хвороби/ С. М.Віничук, Є.Г.Дубенко, Є.Л.Мачерет та ін.; За ред. С. М.Віничука, Є.Г.Дубенка — К.: Здоров’я, 2001
  • Привес М. Г., Лысенков Н. К. Анатомия человека. — 11-е переработанное и дополненное. — Гиппократ. — 704 с. — 5000 экз. ISBN 5-8232-0192-3.
  • Пулатов А. М., Никифоров А. С. Пропедевтика нервніх болезней: Учебник для студентов медицинских институтов — 2-е изд. — Т.: Медицина, 1979
  • Синельников Р. Д., Синельников Я. Р. Атлас анатомии человека: Учеб. Пособие. — 2-е изд., стереотипное — В 4 томах. Т.4. — М.: Медицина, 1996
  • Триумфов А. В. топическая диагностика заболеваний нервной системы М.: ООО «МЕДпресс». 1998