Күзәнәквируслардан башка бөтен тере организмнарның төзелешенең элементар берәмлеге. Структур яктан барлык күзәнәкләр охшаш, ә форма, төзелеш һәм вазифа ягыннан алар күптөрле.

Күзәнәк
Сурәт
Кем названо Роберт Гук[d]
Кайда өйрәнелә цитология[d] һәм күзәнәкбелем
Анатомик структурасының үсеше cell development[d]
Foundational Model of Anatomy коды 686465[1]
Нинди вики-проектка керә Википроект:Анатомия[d]
Commons-logo.svg Күзәнәк Викиҗыентыкта
Гадәти үсемлек күзәнәгенең төзелеше
Гадәти хайван күзәнәгенең төзелеше

Күзәнәкләрнең төзелеше, яшәү рәвеше һәм функцияләре цитология фәнендә өйрәнелә. Соңгы вакытта күзәнәкләр биологиясе төшенчәсе дә гамәлгә керә башлаган.

Күзәнәкнең мембранасы эчендә урнашкан протоплазма аксымнар һәм төш кислоталары кебек күп төрле биомолекулалардан тора.[2] Организмнар бер күзәнәкле (бер күзәнәктән торучылар; бактерияләрнең күбесе) яки күп күзәнәкле (үсемлекләр һәм хайваннар монда керә) була. Үсемлекләр һәм хайваннар күзәнәкләре саны биологик төрләр арасында аерылып тора, кешеләр тәннәре якынча 100 триллион (1014) күзәнәктән торуы билгеле.[3] Күпчелек үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең зурлыгы 1 белән 100 микрометр булу сәбәпле, микроскоп астында гына аерыла.[4]

Күзәнәкләрнең барлыгы 1665 елда Роберт Хук (ингл.) тарафыннан ачыла. 1839 елда Маттиас Якоб Шлейден (ингл.) һәм Теодор Шванн (ингл.) тарафыннан үстерелә башлаган күзәнәкләр теориясе буенча, бар организмнар бер яки күбрәк күзәнәктән тора, бар күзәнәкләр алдан килгән күзәнәкләрдән туып чыга, организмның бар әһәммиятле функцияләр күзәнәкләр эчендә урын ала, һәм бар күзәнәкләрдә үз функцияләрен оештыру һәм кирәкле мәгълүматны киләчәк буыннарга тапшыру өчен зарур булган генетик мирас мәгълүматы саклана.[5] Күзәнәкләрнең Җир йөзендә барлыкка килүгә иң әзеннән 3,5 миллиард ел.[6][7][8]

Күзәнәкләр ике зур төркемгә аерыла: төшсезләр һәм эукариотлар.

Узган гасырларда ук инде галимнәр бөтен җанлы нәрсәнең: кешенең, бодайның, бака һәм микробның күзәнәкләрдән торганлыгын ачыклаганнар.

Бары тик микроб кына бер күзәнәктән тора, ә алмагач яфрагы 50 миллион күзәнәктән гыйбарәт. Күзәнәкләрнең күбесен бары тик микроскоп аша гына күреп була. Балык уылдыгы белән тавык йомыркасы кебек гигант күзәнәкләр дә бар. Төрле хайван һәм үсемлек күзәнәкләре бер-берсеннән аерылып торсалар да, аларның гомуми яклары да күп.

Күзәнәктә гадәттә ярымсыек цитоплазма һәм аннан тыгызрак составлы түгәрәк яки озынча түгәрәк төш була, һәр күзәнәкне күрше күзәнәкләрдән һәм төшне цитоплазмадан сүрү аерып тора.

Галимнәр (бу инде хәзерге заманда) йөз мең тапкыр зурайта торган элек­ трон микроскоп аша күзәнәкләрне күзәткәч, шактый кызыклы нәрсәләр күрә. Төш сүрүендә тишекләр бар икән. Алар янында гадәттән тыш кечкенә шарчыклар — рибосомалар кайнаша. Күзәнәк эчендәге бу рибосомалар бик зур заводтагы цехлар кебек: алар күзәнәкләрнең үзен тәшкил иткән матдәне һәм, иң әһәмиятлесе, организмга аларны булдыру өчен күзәнәк үзе кирәк булган матдәләрне эшләп чыгара. Мәсәлән, ак кан шарчыкларының рибосомалары зарарлы микробларга һәм аларның агуларына каршы матдә җитештерә. Ә кызыл кан шарчыкларының рибосомалары гемоглобин ясый: ул безнең канны кызыл төскә кертә һәм бөтен гәүдәгә кислород тарата. һәр күзәнәкнең митохондрия дип атала торган үз «электр станциясе» бар. Ул рибосомалар өчен энергия эшләп чыгара.

Күзәнәкләр туктаусыз эшләп тора, шуңа күрә тузалар һәм һәлак булалар.

Яңа күзәнәкләр каян барлыкка килә соң? Алар бүленеп үрчергә сәләтле.

Бер күзәнәктән ике күзәнәк барлыкка килә. Бүленү процессын микроскоп аша да күзәтеп торырга була.

Катлаулы организмда, әйтик, кеше гәүдәсендә, күзәнәкләр бик күп төр­ ле. Аларның бер төрлеләре сөякләрне барлыкка китерә. Икенчеләре — мускулларны төзи: бу күзәнәкләр кыскара ала һәм шуның аркасында без дә хәрәкәтләнә алабыз. Канның кызыл күзәнәкләре кислород күчереп йөртә. Тире күзәнәкләре гәүдә өчен саклану катлавын барлыкка китерә.

Нерв күзәнәкләре авыртуны, җылылыкны, салкынлыкны кабул итәләр дә ярсынуны башка күзәнәкләргә — баш мие күзәнәкләренә тапшыралар, һәр күзәнәкне «тар белгеч» дияргә мөмкин. Бу исә аларның һәрберсенә бөтен организмга үзенчә тагын да яхшырак хезмәт итәргә булыша.

Күзәнәкләр күпме яши соң? Иң озын гомерлеләр дип нейроннар исәпләнә.

Яшәү дәвамлылыгы буенча икенче урында — мускул күзәнәкләре. Аларның

хезмәт чоры йөз елдан артыкка исәпләнгән. Йөрәкнең кечкенә генә участогындагы мускул күзәнәкләренең үлеме трагик нәтиҗәгә китерергә мөмкин... Бернинди башка төр күзәнәкләр аларның функциясен башкара алмаячак. Ә менә тире күзәнәкләре озак яшәми. Тире эпидермисе һәр 1-2 атна саен алышынып тора.

Эчәкнең өске катлау тукымасы барысыннан да азрак —1-2 көн генә яши.

Ләкин эчәклек беркайчан да эпителийсыз калмый, чөнки бер көн эчендә ан ың 70 млрд күзәнәге алышына. Әгәр исәпләсәң, безнең корсакта 3-4 көн саен яңа эчәклек барлыкка килә дип уйларга була.

Бавыр күзәнәкләре бер елдан артык яши һәм бик файдалы эшләр башкара. Ә менә эритроцитларның яшәү чоры шактый кыска. Алар сөяк миендә туып, талакта үлгәнче, 3 айга якын вакыт уза. Канның кайбер күзәнәкләре тагын да тизрәк үлә, мәсәлән, тромбоцитлар барлыгы 8-10 көн генә яшиләр.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Foundational Model of Anatomy
  2. Cell Movements and the Shaping of the Vertebrate Body in Chapter 21 of Molecular Biology of the Cell fourth edition, edited by Bruce Alberts (2002) published by Garland Science.
    The Alberts text discusses how the "cellular building blocks" move to shape developing embryos. It is also common to describe small molecules such as amino acids as "molecular building blocks".
  3. Lodish (2007). Molecular Cell Biology,6e. W.H.Freeman and Company. ISBN 0-7167-7601-4. 
  4. Campbell, Neil A.; Brad Williamson; Robin J. Heyden (2006). Biology: Exploring Life. Boston, Massachusetts: Pearson Prentice Hall. ISBN 0-13-250882-6. http://www.phschool.com/el_marketing.html. 
  5. Maton, Anthea; Hopkins, Jean Johnson, Susan LaHart, David Quon Warner, Maryanna Wright, Jill D (1997). Cells Building Blocks of Life. New Jersey: Prentice Hall. ISBN 0-13-423476-6. 
  6. Schopf, JW, Kudryavtsev, AB, Czaja, AD, and Tripathi, AB. (2007). Evidence of Archean life: Stromatolites and microfossils. Precambrian Research 158:141-155.
  7. Schopf, JW (2006). Fossil evidence of Archaean life. Philos Trans R Soc Lond B Biol Sci 29;361(1470):869-85.
  8. Peter Hamilton Raven; George Brooks Johnson (2002). Biology. McGraw-Hill Education. p. 68. ISBN 978-0-07-112261-0. http://books.google.com/books?id=GtlqPwAACAAJ. Retrieved 7 July 2013.