Күрү нервның дискы яки күрү нервның башы күздән китүче ганглионар күзәнәкләрнең аксоннары чыгып китү урыны булып тора. Күрү нерв дискын каплаучы таякчыклар һәм колбачыклар булмаганлыктан, һәр күздә зур булмаган физиологик сукыр тап хасил була.

Ганглионар күзәнәкләрнең аксоннары күздән чыгып киткәч, күрү нервын ясый. Күрү нерв дискы күрү нервның башын һәм челтәркатлауның ганглионар күзәнәкләрнең аксоннары җыелган урынны тәшкил итә. Күрү нерв дискы шулай ук челтәркатлауны тукландырган зур кан тамырлары кергән урыны булып тора.[1]  Сәламәт кеше күзендә күрү нерв дискында, күздән баш миенә сигнал алып баручы,  1 алып 1,2 млн кадәр нейрон бар.

Анатомия үзгәртү

Күрү нерв дискы чокырчыкның борын өлешеннән 3 х 4 мм да урнашкан. Ул вертикаль оваль, горизонталь буенча уртача зурлыгы 1.76 мм һәм вертикаль буенча 1.92 мм.[2] Аның үзгәрүчән зурлыктагы күз касәсе дип аталган үзәк батынкылыгы бар.

Нормада күрү нервы башы үзгәртү

Нейроретиналь билбау үзгәртү

Нейроретиналь билбау (НРБ) дип экскавациянең тышкы чиге һәм диск кырые арасындагы тукыманы атыйлар. Нормада НРБ кызгылт яки алсу төстә һәм үзенчәлекле күренешле була. Билбауның аскы өлеше иң киң, аннары өске, борын һәм чигә өлешләре бара (АӨБЧ кагыйдәсе). Зур физиологик экскавацияне склераль канал зурлыгы һәм анда узучы нерв җепселләренең саны туры килмәгәндә күзәтәләр, аларның саны нормада даими кала. Патологик экскавация нерв җепселләре, глиаль күзәнәкләр һәм кан тамырлары саны кайтмас кимүе белән бәйле.

НРБ һәм диск мәйданының чагыштырмасы үзгәртү

НРБ һәм диск мәйданының чагыштырмасы диск диаметрыннан унарлы вакланмада чагылган дүрт квадрантта билбау калынлыгын күрсәтә. Күрсәткеч глаукоматоз зарарлану көчәешен теркәгәндә зур әһәмияткә ия.

Экскавация үзгәртү

Экскавация (физиологик) өч төрле була.

• Кечкенә чокырсыман үзәктәге экскавация (рәс. 13.5а).

• Киңәйгән тирән үзәктәге экскавация (рәс. 13.5б).

• Сөзәк чигә кырые белән экскавация (рәс. 13.5в).

Экскавация һәм диск диаметры чагыштырмасы үзгәртү

Экскавация һәм диск диаметры чагыштырмасы диск диаметрыннан унарлы вакланмада чагыла, аны асма һәм ятма меридианнарда үлчәргә кирәк

(рәс. 13.6). Күрсәткеч генетик яктан билгеләнгән һәм шулай ук диск мәйданына бәйле. Нейроретиналь билбау якынча бер үк мәйданны ала; димәк, зур дисклар зуррак экскавация белән диск һәм экскавация диаметрларның югары чагыштырмасына ия (рәс. 13.7). Нормада күбесенчә экскавациянең диск диаметрына чагыштырмасы асма буенча 0,3 һәм кимрәк тәшкил итә; 2% очракта гына бу күрсәткеч 0,7 арта. Икенче күздә экскавация һәм диск мәйданы буенча чагыштырмада 0,2 һәм күбрәк санда асимметрия булу глаукома диагнозы төшеп калганчы шикләтергә тиеш.

Кан тамырлары үзгәртү

Күрү нервыннан кан тамырлары дискның үзәк өлешендә чыга һәм аннары экскавация кырые буенча бөгелеп назаль күчә. Челтәркатлауның үзәк артериясе гадәттә венадан назаль урнаша.

Клиник тикшерү үзгәртү

Күз - оптик кисәкләре үтә күренмәле булганлыктан уникаль булып тора. Күзнең барлык диярлек структуралары тиешле оптик җиһаз һәм линзалар ярдәмендә карала ала. Хәзерге туры офтальмоскопны файдалану, яктылык чагылу принципын кулланып, күрү нервның диск күренешен бирә. Ярашлы оптик көчле (+ 66D, 78D + яки + 90D) асферик линза белән биомикроскопик ярыклы лампы ярдәмендә экспертиза күрү нерв дискын һәм күзнең эчке структураларын җентекләп стереоскопик күзәтү өчен кирәк булачак.

Биомикроскопик экспертиза күрү нервның сәламәтлек дәрәҗәсе турында мәгълүматны бирә ала. Аерым алганда, табиб дискның төсен, зурлыгын, кырыйлар кискенлеген, шешенү, кан саву, күрү нерв дискында сырлар һәм башка гади булмаган төрле аномалияләрне билгели. Бу глаукома һәм башка оптик нейропатияләр, күрү нерв невриты, алгы ишемик оптик нейропатия яки күрү нерв дискының шешенүе ( ягъни ми тартмасындагы басым арту өчен күрү нерв дискының шешүе) һәм күрү нерв дискы друзлары диагнозын раслаучы дәлилләрне эзләү өчен файдалы.

Йөклелекнең алга киткән стадиясендә преэклампсия белән хатыннар ми тартмасындагы басымның башлангыч үсеш билгеләре булуына офтальмоскопик экспертиза ярдәмендә тикшерү узарга тиеш.

 
Аскы өлешендә оптик диск яки сукыр тап белән кеше күзенең схематик диаграммасы.

Тонык диск үзгәртү

Нормаль күрү нерв дискының төсе кызгылт сарыдан алып ал төскә кадәр була. Тонык диск — төсе кызгылт сарыдан яки тонык алдан алып акка кадәр үзгәргән күрү нерв дискы. Тонык диск авыру халәте күрсәткече булып тора.

Күрү нерв дискы визуализациясе үзгәртү

Төсле камерадан традицион сурәтләр визуализация өлкәсендә эталон буларак санала, күрү нерв дискының стандартлы рәсемен алу өчен тәҗрибәле офтальмологик фотографлар, офтальмологик техниклар, оптометристлар яки офтальмологлар таләп итә. Тәҗрибәле оптометрист яки офтальмолог кулында стереоскопик сурәтләр шикләнгән үзгәрешләр артыннан бер-бер артлы күзәтү өчен яхшы тикшеренү коралы булып тора.

 
Кан тамырлары җыелган урын, күрү нерв дискын уң якта ачык өлкә буларак күрсәтүче челтәркатлау фотосурәте.

Нәтиҗәлерәк һәм кыйбат булмаган сурәтләрне алу максаты белән автоматлаштырылган ысуллар эшләнелде. Хейделберг челтәркатлау томографиясе (ингл. Heidelberg Retinal Tomography) (HRT-II), GDX-VCC һәм оптик когерент томография (Stratus-Oct 3) — күзнең төрле төзелешен, шул исәптән күрү нерв дискын чагылдыру өчен булган хәзерге вакыт компьютер технологияләре. Алар дискның нерв җепселләре һәм тирә-яктагы челтәркатлау катламнарын квантлый һәм сәламәт халыктан алдан җыелган мәгълүмат нигезе белән нәтиҗәләргә статистик корреляция уздыра. Алар күрү нерв дискы морфологиясенең кечкенә үзгәрешләрен күзәтү нәтиҗәсендә нигезле һәм алга таба серияле эшчәнлек өчен файдалы. Сурәтләр клиник диагностика өчен ышандырырлык дәлил булмаячак, әмма аларның дәлиле функциональ үзгәрешләрнең серияле физиологик сынауны китереп чыгарырга тиеш. Мондый сынаулар кырның визуаль графигын һәм табиб ярдәмендә күзнең тулысынча тикшеренүнең тәмам клиник интерпретациясен кертә ала. Офтальмологлар һәм оптометристлар бу хезмәтне күрсәтә ала.

Искәртүләр үзгәртү

  1. blind spot. (2011).
  2. Duane's Ophthalmology (2006).

Сылтамалар үзгәртү