Оптик нейропатия

Күрү нерв нейропатиясе, күрү нерв атрофиясе — берәр нинди сәбәптән күрү нервы зарарлануы

Оптик нейропатия
Зыян китерә күрү нервы
Саклык белгечлеге офтальмология
Анатомик урнашуы күрү нервы[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C79698[1]
 Оптик нейропатия Викиҗыентыкта
Оптик нейропатия
МКБ-10 H4646.
MedlinePlus 001622 001622

Күрү нервның беренчел атрофиясе үзгәртү

Күрү нервның беренчел атрофиясе моңа кадәр күрү нервның башчыгы шешүсез үсеш ала. Ул  нервның ретроламинар бүлегеннән алып тышкы буынтыклы өлешенә кадәр күрү юллары зарарланганда барлыкка килә ала. Хиазмага кадәр зарарлану булганда бер яклы нерв атрофиясе, ә хиазма һәм күрү юллары зарарланса — ике яклы атрофия үсеш ала.

1.             Билгеләре

•               Төгәл чикләр белән агарган яссы диск, аның өстендә кечкенә тамырлар саны кимү (Кестенбаум симптомы), перипапилляр кан тамырлары тараю һәм челтәркатлауның нерв җепселләре катламы юкару (рәс. 21.3а).

•               Сәбәбе һәм зарарлану урынына карап атрофия таралган һәм сектораль була ала.

•               Чигә ягыннан агарганлык күрү нервның башчыгына чигә ягыннан кергән макулопапилляр бәйләмнең җепселләре атрофиясе турында аңлата ала.

•               Сызык сыман атрофия хиазма яки тракт зарарланганда барлыкка килә, ул очракта күрү нерв дискына чигә һәм борын ягыннан керүче җепселләр зарарлана, ә өске һәм аскы бәйләмнәр зарарланусыз кала.

2.             Сәбәпләре

•               Ретробульбар неврит нәтиҗәләре.

•               Шеш яки аневризма белән кысылу.

•               Нәселле оптик нейропатия.

•               Токсик һәм алиментар оптик нейропатия

NB Кайбер нәселле макуляр дистрофияләр шулай ук үзәк скотома, төсне тою начараю һәм диск агарганлыгы белән ачыклана ала.

Җәдвәл 21.1 Оптик нейропатияләрдә күрү кырының урынлы кимчелекләре

1.     Үзәк скотома

•     демиелинизация

•     токсик һәм алиментар

•     Лебер чире

•     кысылу

2.     Зурайган сукыр тап

•     оеган диск

•     тумыштагы аномалияләр

3.     Ятма меридиан буенча үзгәрешләр

•     алгы ишемияле оптик нейропатия

•     глаукома

•     диск друзалары

Күрү нервның икенчел атрофиясе үзгәртү

Күрү нервның икенчел атрофиясе алдыннан аның башчыгы шешүе була.

1.             Билгеләре бик төрле һәм сәбәпләргә бәйле. Төп билгеләре (рәс. 21.3б):

•               Ак яки тонык соры диск, бераз калкулы һәм глиоз өчен төгәлсез чикләр белән.

•               Диск өстендә кечкенә кан тамырлары саны кимү.

2.             Сәбәпләре. Хроник папилляр шешү, алгы ишемик оптик нейропатия һәм папиллит.

Күрү нерв дисфункциясе билгеләре үзгәртү

1.             Еракка һәм якын аралыкта башка бозылулар белән күрү үткенлеге начараю.

2.             Афферентлы бәбәк бозылулары (алга таба кара).

3.             Дисхроматопсия (төсне тою бозылу) күбесенчә кызыл һәм яшел төскә кагыла. Монокуляр кимчелекне иң җиңел ачыклау ысулы — пациентка һәр күз белән аерым кызыл әйберне чагыштырып карарга кушу, мәсәлән, мидриацил шешәсенең капкачы (төгәлрәк тикшеренүләрне 1 нче бүлектәкара).

4.             Яктылык сизгерлеге кимү күрү үткенлеге кире кайткач та саклана ала, бу моңа кадәр күрү нерв невриты һөҗүмнәреннән соң очрый (1 нче бүлекне кара).

5.             Контрастлык сизгерлеге кимүен әкренләп, билгеле аралыкта кимүче контраст белән битлек күрсәтеп ачыклыйлар (Арден җәдвәлләре). Бу сынау минималь күрү мөмкинлекләре начарлануга сизгер, әмма күрү нерв зарарлануга үзенчәлекле түгел (1 нче бүлекне кара).

6.             Күрү кыры кимчелеге аны китереп чыгарган патологияләргә карап шактый төрле була һәм аңа үзәк күрү кырының таралган депрессиясе, үзәк һәм үзәк цекаль скотомалар, нерв җепселләре бәйләменең кимчелеге һәм альтитудиналь кимчелекләр керә (җәд. 21.1).

Күрү нервының икенчел атрофиясе үзгәртү

Күрү нервының икенчел атрофиясе алдыннан аның башы шешүе була.

1. Билгеләре бик төрле һәм сәбәпләргә бәйле. Төп билгеләре (рәс. 21.3б):

• Ак яки тонык соры диск, бераз калкулы һәм глиоз өчен төгәлсез чикләр белән.

• Диск өстендә кечкенә кан тамырлары саны кимү.

2. Сәбәпләре. Хроник папилляр шешү, алгы ишемияле оптик нейропатия һәм папиллит.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.