Баш мие — ул организмның өске (алгы) очында нерв тукымасы массасы. Ми сизем мәгълүматын туплый һәм хәрәкәт реакцияләрен юнәлтә, ә югары сыртлыларда ул шулай ук өйрәнү үзәге функциясен үти.

Баш мие
Сурәт
Кайда өйрәнелә нейрофән[d]
Телгә алынган хезмәтләр Reflections[d][1]
Нинди таксонда бар икеяксимметриялеләр[d]
Анатомик урнашуы головная полость[d]
Нәрсәгә тоташа арка мие, күрү нервы һәм черепная коробка[d]
Значок
Полнокруговая панорама zygotebody.com/#nav=1.46,112.52,99.98,0,0,0,0&sel=p:;h:;s:1754;c:-0.6;o:-0.75&layers=0,1,1250 һәм openanatomy.org/atlases/nac/brain-2017-01/viewer/#!/state/0c6fccc7-a7fc-4bc5-a6e5-648173430547
NCI Thesaurus идентификаторы C12439
Commons-logo.svg Баш мие Викиҗыентыкта
Кешенең баш мие

Түбән сыртлыларның мие трубкасыман һәм югары сыртлылар мие үсешенең башлангыч стадиясенә охшый. Ул өч өлештән тора: арткы ми, урта ми һәм алгы ми. Югары сыртлыларның мие яралгы үсеше вакытында шактый үзгәрешләр кичерсә дә, бу өч өлешне һаман күреп була.

Арткы ми озынча ми һәм күпердән тора. Ми арка мие һәм баш миенең югары бүлекләре арасында сигналларны тапшыра һәм йөрәк тибү һәм сулау кебек вегетатив фунцияләр белән идарә итә.

Урта ми балыкларда һәм җир-су хайваннарында төп сизем интеграциясе үзәге булып тора. Ул шулай ук рептилияләрдә һәм кошларда интеграциядә катнаша. Имезүчеләрдә шактый кими, һәм күбесенчә алгы ми белән арткы ми белән арасында бәйләнеш челтәре өлеше булып тора.

Кечкенә ми координация һәм туры тоту өчен җаваплы. Ул мышцаларның шома, координацияләнгән хәрәкәтен үти.

Алгы ми ярым миләрне һәм минең кәүсәсен (ствол) эченә ала. Соңгысы эчендә таламус һәм гипоталамус бар. Таламус ми һәм баш мие арасында реле булып тора. Гипоталамус җенси теләк, рәхәт, авырту, ач булу, сусау, кан басымы, тән температурасы һәм башка висцераль функцияләрне идарә итә. Гипоталамус гипофизның алгы өлеше секрециясен контроль итүче гормоннарны эшләп чыгара һәм шулай ук окситоцин һәм антидиуретик гормонны эшләп чыгара.

Элегрәк иснәү бүлекләренең өлеше буларак функция итүче баш мие, кеше миенең катлаулырак функцияләрендә катнаша. Кеше һәм хәзерге сыртлыларда, баш мие минең башка өлеше белән чагыштырганда катлаулы (җыерчыклы) соры катлам тәшкил итеп үскән. Төргәнлек дәрәҗәсе өлешчә гәүдә зурлыгына бәйле. Вак имезүчеләрнең (мәсәлән, кырмыска ашаучының, мартышкаларның) кагыйдә буларак мие шома, ә зур имезүчеләрнең (мәсәлән, кит, фил, дельфинның) кагыйдә буларак шактый катлаулы.

Ярым миләрне радиаль, буйдан-буйга үтүче ярык бүлә. Аның нигезендә ("мозолистое тело" дип аталган) нерв җепселләренең төере ята. Ул ярым миләр арасындагы бәйләнеш каналын тәэмин итә. Минең, яки сирәгрәк, арка миенең нерв җепселләренең киселеше сәбәпле сул ярым ми гәүдәнең уң ягы белән идарә итә (һәм киресенчә). Күп мөнәсәбәтләрдә сул һәм уң ярым ми бер-берсенең көзге чагылышы булса да, аларным мөһим функциональ аермалары бар. Күпчелек кешенең, мәсәлән, сөйләшүне контроль итүче бүлекләр сул ярым миендә урнашкан, ә пространство фикерләү бүлекләре уң ярым миендә урнашкан.

Ике эре буразна - үзәк буразна һәм ян буразна - ярым миләрне дүрт бүлеккә бүлә:

  • маңгай (рус. лобная),
  • баш өсте (рус. теменная),
  • чигә (рус. височная)
  • баш арты (рус. затылочная).

Үзәк буразна (ул шулай ук Роландо ярыгы дип атала) шулай ук кабык моторик өлешне (ярык алдында) кабык сенсор өлештән (ул ярык артында) бүлә. Зур ярым миләрнең башка функциональ өлешләре табылган, шул рәттән, баш арты өлешенең (рус. затылочная доля) күрү өлешендә һәм чигә өлешенең (рус. височная доля) ишетү өлешендә. Әмма ләкин, кабыкның күп өлеше моторик һәм сенсор функцияләргә түгел, ә ассоциатив кабыкка карый (бу кабык югары психик эшчәнлегендә катнаша дип фараз ителә).

Бу бик кирәкле орган бүген дә үзенең серләрен ачып бетерергә ашыкмый.

Аны өйрәнүгә юнәлгән фәннәрнең ачышлары олы табышмакның «пәрдә»сен күтәрергә ярдәм итте. Галимнәребез минең иң мөһим, идарә итә торган орган — кичерешләрне хәтердә тотарга мөмкинлек бирә торган зур һәм бик катлаулы «аппарат» икәнлеген белделәр. Ул безнең сөйләмебез, фикерләребез белән идарә итә. Табигать баш миенә нәрсәне ышанып тапшырган сон?

*Безнең тойгылар — күрү сәләте, ишетү, тәм тою, сизү, тигезлекне тою; хәрәкәтләр — ирекле, аларны без үз теләгебез белән башкарабыз (чәй­ нәү, йоту, сөйләшү, мимика, физик активлыкның бар төрләре) һәм ирек­ сезләре (йөрәк тибү, сулыш алу, күз йому, эчәклек перистальтикасы (эчәк стенкасының дулкынсыман кыскаруы), күз бәбәгенең яктыга кысылуы һәм караңгыда киңәюе); эчке органнар эшчәнлеге; нәселне дәвам итү, аерып әйткәндә репродуктив системага бәйле гормоннар системасының тәртипле эшләвен контрольдә тоту (ми спер- матозоидларның һәм күкәй күзәнәкләренең җитлегүен, йөклелекнең һәм бала тудыруның барышын күзәтү астында тота); яңа яшәү шартларына яраклашу да югары нерв эшчәнлегенең төп бурычы булып тора.

Безнең тирә-якта кешелек дөньясы даими рәвештә үзгәреп тора, шуның өчен кешеләр аңа яраклашырга тиеш. Моны кешеләр төрле ысуллар белән башкара. Барлык яраклашу реакцияләре — яхшылары да, начарлары да — югары нерв эшчәнлеге нәтиҗәсе. Болардан кала баш мие «түбән» хезмәт эшчәнлеге дә алып бара әле. Ул кешегә тышкы дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итә. Тәмәке төтененнән һавасы начарланган торакка кергәч, кеше теләмәсә дә йөткерә башлый, аның тамак төбе кытыклана, сулышы кысыла. Бинадан чыгып киткәч кенә, хәл үзгәрә, бу нерв системасының баш миенә сигнал бирүеннән килә.

Кешенең мие бихисап күп нерв күзәнәкләреннән тора. Мине урап алган соры матдә катламында гына да 14 миллиард шундый күзәнәк бар. һәр нерв күзәнәге кешегә килеп җиткән сигналларны кабул итә. Күзә­ нәкләрнең берәүләре күрү сигналларын, икенчеләре — тавыш, өченчеләре гирегә кагылу сигналларын кабул итү белән шөгыльләнә. Аяк һәм кул хәрәкәтләре белән «идарә» итүче махсус күзәнәкләр бар. Алар ми кабыгының алгы өлешләренә урнашкан.

Минең төп ярдәмчеләре — сизү органнары. Дөньяда ниләр булып тора, анда нинди әйберләр бар, алар кая таба хәрәкәт итә, аларның төсе нинди, исе бармы, алар кайнармы яки салкынмы, шомамы яисә кытыршымы, нинди тавышлар чыгара — сизү органнары баш миенә шулар турында :өйли. Сизү органнарыннан — разведчиклардан тыш та организм эчендә сизгер күзәнәкләр бар. Алар, мәсәлән, кулларның нинди хәлдә торышын, йөрәкнең тиз яисә әкрен тибешен, мимика мускулларының йөзгә кирәкле кыяфәтне бирү-бирмәвен хәбәр итәләр. Әгәр органнарда җитешсезлекләр килеп чыкса, хәбәрче-күзәнәкләр шунда ук бу турыда баш миенә җиткерә.

Баш миенә барысын да күзәтү кыенга туры килә. Аңа арка мие ярдәм итә. Кул, аяк, гәүдә мускуллары, эчке органнар аның боерыгын үтәп, организмның җайлашып эшләвен тәэмин итәләр.

Нерв күзәнәкләренең кечкенә чыгынтылары була, алардан пәрәвез җеп­ ләре кебек нечкә җепселләр тарала. Кайбер җепселләр нерв күзәнәкләренә күздән, колак, аяк, кулдан хәбәр китерә. Башкалары ми боерыкларын мускулларга җиткерә.

Барлык нерв күзәнәкләре үзара тыгыз бәйләнгән, бер күзәнәктә туган ярсу

баш каларына күчә. Бу күчү иң нечкә «приборчыклар»—синапслар ярдәмеңдә тормышка ашырыла. Мондый «приборчыклар»ның һәркайсы — ярсынуны бер нерв күзәнәгеннән икенчесенә җиткерергә мөмкинлек бирә торган махсус химик матдәләр бүлеп чыгаручы катлаулы «фабрика» булып санала.

Кеше миендә тәннең төрле органнарыннан сигналлар кабул итә һәм аларның хәрәкәтен тәэмин итә торган нерв күзәнәкләре генә түгел, бәлки бер күзәнәкне башкалары белән бәйләүчеләре дә бар. Алар мидә аеруча күп һәм кечкенә йолдызчыкларны хәтерләтәләр: бу күзәнәкләр минең бербөтен булып ярашып эшләвен тәэмин итә. Шулар аркасында кеше фикер йөртә һәм сизә ала.

Минең барлык күзәнәкләре бик төгәл тәртиптә урнашкан. Безнең сизү органнарыбызның ярсуларын кабул итә торган күзәнәкләр өстендә, бу хәбәрләрне эшкәртә, аларны берләштерә, катлаулы картиналар итеп урнаштыра торган башка күзәнәкләр төзелгән.

Ми тирәнлегендә күзәнәкләрнең туплануын ми баганасы дип атыйлар. Бу күзәнәкләр мигә энергия бирәләр, аның яхшы хәлдә булуын тәэмин итәләр.

Минең бу бүлекләре эшләүдән туктаса, кеше йокыга тала. Минең арткы — баш чүмече, чигә, баш түбәсе бүлекләре — катлаулы «приборлар». Алар ярдәмендә кеше тышкы тирәлектән сигналлар ала, бу сигналларны эшкәртә һәм аларның эзен саклый. Минең алгы бүлекләре (маңгай өлеше) кешенең барлык хәрәкәтен һәм эшен оештыра, үзенең теләкләрен үтәргә, игътибарны икенче нәрсәгә юнәлтмәскә, эштә игътибарлы булырга ярдәм итә.

Кешенең мие ике зур өлешкә — сул һәм уң ярымшарларга бүленгән.

Карап торуга алар икесе дә бертөсле, әмма төрле эш башкаралар. Күпчелек кешеләрдә сул ярымшар мөһимрәк, әгәр сул ярымшар сафтан чыкса, кеше сөйләшә һәм башка кеше сүзен аңлый алмый.

Кеше мие — дөньядагы барлык аппаратлардан иң катлаулысы һәм иң камиле.

ЧыганакларҮзгәртү



  1. References // Reflections (episode) | Memory Alpha | Fandom