Арка мие сизү һәм хәрәкәт диспетчеры буларак, йөкләмәләрне менә дигән итеп башкара. Әйтик, кайнар үтүккә кулны аз гына тидерсәң дә, кире тартып аласың, аннан соң гына авырту сизелә. Ә ныклап уйласаң, киресенчә, алдан авырту булырга тиеш кебек. Бу очракта аң анализ ясап өлгергәнче, саклану рефлексы үз эшен бик тиз башкара.

Арка мие
Сурәт
Анатомик структурасының үсеше развитие спинного мозга[d]
Нәрсәгә тоташа баш мие
NCI Thesaurus идентификаторы C12464
 Арка мие Викиҗыентыкта

Әгәр алга таба авырту импульслары агымы арта барса, кеше аларны бетерергә ашыкмый, чөнки арка мие курку сигналлары җибәрү каналын вакытлыча өзәргә мөмкин һәм газаплы сизү-тойгылар бетеп тора. Тик бераз торганнан соң, авырту тагын да көчлерәк булып сизелә. Кайбер авыруларның ялкынсыну процессы югары ноктасына менеп җиткәч (мәсәлән, аппендицит белән чирләп киткәндә), авырту басылган кебек була.

Бу очракта пациент үз вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсә, хирургик ярдәм соңарырга, төрле катлауланулар килеп чыгарга мөмкин.

Кеше үзенең кай җире авыртканын, кычытканын яки туңганын белә алсын өчен, табигать безнең гәүдәне сегмент принциплары нигезендә төзегән. Ул аны «тәгәрмәчләр»дән бер кендеккә җыеп, пирамида кебек тезгән, һәр

умырткага арка миенең бер сегменты туры килә һәм алар үз зоналарыннан килгән сигналларны кабул итәләр. Кеше гәүдәсендә барлыгы 31 дән 33 кә кадәр сегмент бар: 8 муен умырткасы, 12 күкрәк, 5 бил, 5 сигезкүз, 1-3 койрык умырткасы була.

Үзәк нерв системасына бара торган сигналлар сизү тамырчыклары аша бара, ә җавап боерыклары кире хәрәкәт тамырчыкларына кайта.

Арка мие умырткалыкның бил бүлегендә тәмамлана һәм ул умырткалыктан бераз кыскарак. Шуңа күрә нерв тамырчыклары умырткалыкның бил һәм сигезкүз өлешендә бергә җыелып сәер анатомик исем белән аталган «ат койрыгы»н барлыкка китерәләр.

Әгәр нәфис тамырчык травма яки авыру нәтиҗәсендә зарарланган умырткага кысылса, халык арасында киң таралган, газаплануларга дучар итә торган чир — радикулит авыруы барлыкка килә. Бу зонада тиренең авыртуы, оюы борчый.

Еш кына арка мускулларының умырткалык йөрешен тоткарлаучы спазмы барлыкка килүе күзәтелә. Бу вакытта аерым мускуллар группасы хәл­ сезләнә, кан белән тәэмин ителеш һәм эчке органнарның эшчәнлеге бозыла.

Арка мие умырткалыкта үзен яхшы «хис итсен» өчен, һәрвакыт туры йөрергә, парта, өстәл артында дөрес утырырга кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү