Күз чокыры, оя  (орбита) — баш сөягендәге парлы, симметрияле батынкылык, эчендә күз алмасы һәм аның  өстәлмәләре бар.

Күз чокыры
Сурәт
3D-модель
NCI Thesaurus идентификаторы C12347
 Күз чокыры Викиҗыентыкта

Бәлигъ кешенең орбита күләме уртача 30 мл тәшкил итә, шулардан 6,5 мл күз алмасы ала[1].

Анатомия үзгәртү

Орбиталар — пирамидальсыман, нигезе, очы һәм дүрт дивары булган батынкылыклар. Баш сөягенең тышына караган, нигезендә  дүрт кырые бар; өске кырые маңгай сөяге, аскысы — өске казналык һәм яңак сөяге, медиаль (эчке) — маңгай, яшь сөякләре һәм өске казналык, латераль (тышкы) — яңак һәм маңгай сөякләреннән ясалган.

Орбита очы өске күз чокыры ярыгының медиаль кырые янында урнашкан һәм күрү нервның каналына күчә.

Күз чокырының түбәсе (өске дивары) маңгай сөягенең күз өлеше һәм чөйсыман сөякнең кечкенә канатыннан ясалган; төбе (аскы дивары) — өске казналык сөягенең күз өслеге, яңак сөяге һәм аңкай сөягенең үр пластинкасының күз үсентесеннән; латераль дивар (иң калын һәм нык) — чөйсыман сөякнең зур канатының күз өслекләре, яңак сөягенең маңгай үсентесе һәм маңгай сөягенең яңак үсентесе өлешеннән; медиаль — рәшәткәле сөякнең күз пластинкасы, өске казналыкның маңгай үсентесе, яшь сөяге чөйсыман сөякнең тәне һәм (өлешчә) маңгай сөягеннән.

Орбита - армут формасындагы куышлык, ә ботагы КН юлыннан гыйбарәт (рәс. 6.1). КН интраорбиталь өлеше күзнең арткы котыбыннан күрү нервы юлына чаклы озынлык белән (18 мм) чагыштырганда озынрак (25 мм). Бу күзгә күрү нервын артык сузмыйча шактый алга (экзофтальм) күчәргә мөмкинлек бирә.

1. Орбитаның өске дивары (гөмбәз) ике сөяктән тора: чөйсыман сөякнең кече канаты һәм маңгай сөягенең орбиталь табасы. Ул алгы баш чокыры һәм маңгай куышлыгыннан астарак урнашкан.

Орбитаның өске дивары кимчелеге арка мие сыекчасы тибеше күчү нәтиҗәсендә тибешле экзофтальмга китерә ала.

2. Орбитаның тышкы дивары ике сөяктән тора: чөйсыман сөякнең зур канаты һәм яңак сөяге. Күзнең алгы яртысы ян ягыннан җәрәхәтләнергә мөмкин, чөнки ул орбитаның ян ягыннан чыгып тора.

3. Орбитаның аскы дивары өч сөяктән тора: яңак, өске казналык һәм аңкау сөяге. Өске казналык сөягенең арткы эчке өлеше чагыштырмача нәзек һәм «шартлаучы» сынуга дучар була ала. Орбитаның аскы дивары өске казналык куышлыгының гөмбәзен тәшкил итә, шуңа өске казналык куышлыгыннан орбитага үскән карцинома күзне өскә күчерә ала.

4. Орбитаның эчке дивары дүрт сөяктән тора: өске казналык, яшь, рәшәткәле һәм чөйсыман. Урта диварның бер өлешен тәшкил иткән тәлинкә кәгазь бите калынлыгында һәм нервлар белән кан тамырлары өчен күп тишекләнгән, шуңа орбита целлюлиты еш этмоидиттан икенчел үсә.

5. Өске орбиталь ярык чөйсыман сөякнең зур һәм кече канатлар арасындагы тар аралыктан гыйбарәт, аның аша мөһим төзелешләр баш куышлыгыннан орбитага үтә.

• Өске өлешеннән яшь, маңгай һәм чыгыр нервлары һәм өске орбиталь вена урнаша.

• Аскы өлешендә күз йөртүче һәм читкә каратучы нервларның өске һәм аскы тармаклары борын-керфексыман һәм симпатик җепселләре уза.

NB Өске орбиталь ярык өлкәсе һәм орбитаның очындагы ялкынсыну төрле симптомнар белән билгеләнә ала, шул исәптән офтальмоплегия һәм веноз китүнең бозылуы.

Баш сөяге белән тоташу үзгәртү

Орбита очы өлкәсендә күрү тишеге (баш сөяге куышлыгына китерүче күрү каналының башы) урнашкан, аның аша күрү нервы һәм күз артериясе уза.

Медиаль диварның алгы бүлекләрендә яшь капчыгы чокырчыгы урнашкан, ул аска таба борын куышлыгына баручы яшь-борын каналы белән дәвам итә.

Урта баш сөяге чокырчыгына алып барган өске күз чокыры ярыгы аша күз йөртүче (лат. n. oculomotorius), читкә каратучы (лат. n. abducens) һәм чыгырсыман (лат. n. trochlearis) нервлар, шулай ук өч тармаклы нервның беренче тармагы (лат. r. ophthalmicus n. trigemini) уза. Монда ук күз чокырының төп веноз коллекторы булган өске күз чокыры венасы уза.

Аскы күз чокыры ярыгы орбитаның латераль һәм аскы дивар арасында урнашкан һәм канатсыман-аңкау һәм асчигә чокырчыгына алып бара. Орбитадан аның аша, канатсыман венозлы үрелмә белән тоташучы, аксы күз чокыры венасының ике тармагының берсесе чыга (икенчесе өске күз чокыры венасына кушыла), шулай ук аңа аскы күз чокыры нервы һәм артериясе, яңак нервы һәм канат-аңкау төененең күз чокыры тармаклары керә[2].

Орбитаның анатомик төзелеше үзгәртү

Орбита эчендә күз алмасы белән аның тышчалары, бәйләвеч аппараты, кан тамырлары, нервлар, мускуллар, яшь бизе һәм аларны каплап алган май клетчаткасы бар. Алдан (кабаклар йомылганда) орбита кабаклар кимерчәгенә кушылып үрелүче һәм орбита кырые буенча сөяк тышчасына кушылып үсүче тарзоорбиталь фасция белән чикләнә. Яшь капчыгы тарзоорбиталь фасция алдында урнашып, күз чокыры куышлыгыннан тыш урнашкан.

Йомшак тукымаларның зарарлануы үзгәртү

1. Билгеләре. Кабаклар шешү, периорбиталь шешү, птоз, хемоз (конъюнктива һәм карункуланың яшь ите шешүе) һәм эпибульбар инъекция (рәс. 6.2а).

2. Сәбәпләре. Эндокрин офтальмопатия, орбитаның ялкынсынулы чирләре һәм веноз китүнең бозылуы.

Сурәтләр үзгәртү

Искәртүләр үзгәртү

  1. Duane’s Ophthalmology, Chapter 32 Embryology and Anatomy of the Orbit and Lacrimal System . (eds Tasman W, Jaeger EA) Lippincott/Williams & Wilkins, 2007 (ингл.)(англ.
  2. Сапин М. Р., Брыксина З. Г. — Анатомия человека //Просвещение, 1995 г.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.