Википедия:Бәйгеләр/ФГОС.wiki/2021
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Бәйгенең максаты — бар Россия халыклары телләрендәге Википедия бүлекләрендә ФГОС РФ каплаган темалар буенча
- Белем һәм академик дисциплиналар турында гамәлдәге материалны яхшырту яки энциклопедик кыйммәтендәге яңа контентны булдыру,
- Викимәгълүмат белем базасы элементлары тамгаларын тәрҗемә итү аркылы дөньяның бар эзләгечләр һәм ясалма интеллект системаларына телләрне өйрәтү.
- Россия һәм кече туган як тарихы, мәдәнияте һәм географиясе темаларына бәйле белемне Татарча Википедия мәкаләләре һәм күптелле машина укырлык семантик Викимәгълүмат элементларының бәйлелеген үстерү аркылы дөньяга танытуга өлеш кертү
Материалны табу яки булдыру өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.
Тәртип
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Мәкалә белем һәм академик дисциплиналар өлкәсенә карый.
- Бәйге вакытында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләрне бот ярдәмендә кою түгел.
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- Матди призлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла:
- Призлар фонды катнашучы туплаган сыйфат баллары нигезендә бүленә. Катнашучы җыйган баллар аның бәйге өлешеннән очраклы рәвештә сайланган берничә мәкаләне бәяләү, боларның уртача баллны мәкаләләр санына тапкырлап билгеләнә.
- Финалист буларак кимендә 500 сум алуга хокук алган катнашучылар таныла. Болар өчен шулай ук [дипломнар] әзерләнә.
- Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә ФГОС илчесе» (ингл. Wikipedia State Education Standard Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.
Нигезләр
- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, ЮНЕСКО һәм бәйле оешмалары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Призлар фонды шәхси спонсорлар ярдәмендә тәкъдим ителә.
- Процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган техник төркем оештыра, жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыятенең волонтёрлары башкара.
- Бәйге оештыручылары һәм җюри әгъзаларына сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары (админнарга личкага язу).
Шулай ук карагыз
- Проектның Викимедиа РУ сайтындагы нигезнәмәсе: татарча • русча • инглизчә
- Татар теленең цифрлы мохит тотрыклылыгын көчәйтүгә юнәлгән Викимедиа РУ эшчәнлеге: татарча • русча • инглизчә
- Тат.Википедиядә быел башкарылган аерым бәйгеләре: Минем Татарстан • Татар 4.0 • Төрки марафон • Татарларның галәме җәмгыяте