Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  

«Төрки марафон — 2021» — 2021 елгы июль аеның 31 көне дәвамында (1 - 31 июль) арасында узучы Turkic Marathon 2021 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар телле өлеше.

Катнашам!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/3Wie

Проектның максаты һәм мәгънәсе — төрки телле Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, төрки илләр һәм мәдәниятләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен төрки дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, һәр катнашучы бүлек оештыручылары башкаларга үз мәдәниятләре өчен мөһим мәкаләләр исемлеген тәкъдим итә.

Нәрсә турында язарга

Исемлекләр фәкать үрнәк өчен ясалган. Гомуми принцип — марафон вакытында кардәш төрки халыклар мәдәниятен һәм бүгенге чынбарлыкларын үз телебездә тасвирлау.

Тәкъдим ителгән мәкаләләр үзгәртү

Алтай Азәрбайҗан Башкортстан Гагаузлар Казакъстан Каракалпакстан Карачай-балкарлар Комыклар Кыргызстан Кырым татарлары Ногайлар Саха Татарстан Төрекмәнстан Төркия Тыва Уйгырлар Үзбәкстан Хакасия Чуашстан


Бүләкләр

  • Бар зачётлы кертем ясаганнары өчен катнашу сертификатлары, 5 һәм күбрәк мәкаләне булдырган яки баетканнары өчен финалист дипломнары әзерләнә (үрнәкләр).
  • Иң күп илләр һәм төрки халыклар буенча кимендә бер мәкалә язган 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә төрки дөнья илчесе 2021» (ингл. Turkic World Ambassador in Tatar Wikipedia 2021) дәрәҗәсенә лаек була.
  • Квалификацион мәкаләләр китергән баллар буенча алдынгы катнашучылар 4000-1000 сумлык OZON.ru сертификатлары белән бүләкләнә. Призлар фонды 18 000 сум: 1 урын - 1*4000 (30 һәм + мәкалә), 2 урын - 2*3500 (20 һәм + мәкалә), 3 урын - 2*3000 (10 һәм + мәкалә) һәм 4*1000, болар булмаса - алдынгылар арасында 2000-1000 сум буларак таратыла.

Катнашу тәртибе

  1. Бәйгедә вики-идентификатор булганнары катнаша.
  2. Зачётка төрки халыклар темасына керүче яңа булдырылган һәм тулыландырылган мәкаләләр кабул ителә. Минималь күләм: бәйге вакытында мәкаләгә кимендә 3000 байт өстәлгән.
  3. Өстәлгән материал гамәлдәге Википедия тәртипләрен бозмый (мәсь. Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика, Википедия:Авторлык хокуклары, Википедия:Татар Википедиясе теле һ.б.).
  4. Мәкаләне бәйгегә кертү өчен, бәхәс битенә бәйгенең {{Төрки марафон 2021 мәкаләсе}} калыбын урнаштырасыз һәм тутырасыз:

Мәсәлән: Алтайлар битенә үзгәртүләр кертелгәндә, Бәхәс:Алтайлар битенә
{{Төрки марафон 2021 мәкаләсе |кулланучы= Frhdkazan |ил= Россия |халык= алтайлар}} урнаштырыла

Нигезләр

Шулай ук карагыз