Алтайла́р (алт. алтай кижи — Алтай кешеләре) — төрки халык. Нигездә Алтай Җөмһүриятендә яшиләр.

Алтайлар
Үз аталышы

Алтай-кижи

гомуми сан

78 125 (2021)[1]

яшәү җире

Рәсәй
67,2 мең (2002)

  • Алтай Җөмһүрияте
    62,2 мең
  • Алтай төбәге
    1,9 мең
  • Кемеров өлкәсе
    0,5 мең
  • Новосибир өлкәсе
    0,5 тыс.
Казакъстан
0,5 тыс.[2]
Теле

алтай

Дине

шаманлык (төбәк формасы), бурханизм, православие

Кардәш халыклары:

монгол һәм төрки халыклар

 Алтайлар Викиҗыентыкта

Атама үзгәртү

1917 елгы инкыйлабка кадәр руслар арасында «алтай татарлары» атамасы таралган була, аны «алтайлылар» белән бер үк дәрәҗәдә кулланганнар.

Сан үзгәртү

2002 елгы Рәсәй халык исәбе буенча, 67 239 кеше үзләрен алтайлар дигән: Алтай Җөмһүриятендә — 62 192 кеше,Алтай ягында — 1880 кеше. Кемерово өлкәсенең төп төрки халкы хәзер үзләрен телеутлар һәм шорлар дип атыйлар. 1989 елга Казакъстанда 689 алтай, Үзбәкстанда — 191 алтай яшәгән.

Этник һәм этнографик төркемнәр үзгәртү

Алтайларның ике этнографик төркеме аерылып йөртелә:

  • Көньяк алтайлар (алтай-кижи). Көньякалтай телендә (1948 елга чаклы ойрот теле дип аталган) сөйләшәләр. Көньяк алтайлар Катунь елгасы һәм аның кушылдыклары бассейнында яшиләр. Телеутлар, Теленгитлар аерылып торалар, аларны 2002 елгы халык исәбе буенча аерым халык итеп теркиләр.
  • Төньяк алтайлар. Төньякалтай телендә сөйләшәләр. Куманлылар (Бия елгасының урта агымы), челканнар (Аккош елгасының бассейны) һәм тубалар (Биянең сулъяк ярлары һәм Алтын күлнең төньяк-көнбатыш ярлары) аерылып йөртелә. Аларны 2002 елгы исәптә аерым халык итеп язалар.

Әдәби алтай теле көньякалтай теле нигезендә барлыкка килә, төньяк алтайлар өчен тубалар язуы төзелә.

Милли кием үзгәртү

 
Милли киемле ир-егет
 
Милли киемле хатын-кыз

Алтайлар киемендә гомумилекләр белән беррәттән төбәк аерымлыклары да бар. Көньяк алтайларда хатын-кыз һәм ир-ат киемнәре өчен озын җиңле һәм ачык якалы күлмәк һәм киң ыштаннар хас була, аларны, гадәттә, сатып алынган тукымадан теккәннәр, кайвакыт - тиредән. Өстеннән йоны эчкә караган иркен сарык туны киелгән. Тунны иркен каеш белән бәйләгәннәр, һәм аны җәен дә кигәннәр. Җәй көне, кайвакыт, аның урынына постау яки материяле төсле тукымадан киң якалы халат киелгән.

Милли тораклар үзгәртү

 
Юрта

Алтайлар бер-берсеннән ярыйсы ераклыкта урнашкан берничә йорттан торган авылларда яшәгәннәр. Мондый торак пунктлар, кагыйдә буларак, елга үзәннәрендә урнашкан була.

Төрле төркемнәргә төрле өйләр хас була. Йортларның төре халык яшәгән тирәнең табигый шартларына ярап ясалган һәм халыкның утраклыгына, гаиләнең матди хәленә бәйле булган. Көньяк алтайларда, чумны хәтерләтикән, агач кайрысы яки туз белән капланган, киез юрта - алан булган. Челканнарда һәм тулабарларда айлу (чайлу) - квадрат рәвешендәге, бүрәнәләрне, такталарны һәм колгаларны эчкә авыштырып ясалган торак була. Аны кайры белән каплаганнар. Аның үзәгендә,юртадагы кебек, учак була, төтене түбәдәге тишектән чыккан.

Шулай ук туз, кайры белән капланган, бүрәнәле күппочмаклы юрталар була, алар XIX йөзнең икенче яртысында таралыш алалар. XX гасыр башына бүрәнәле корылмалар тарала башлый, рус өйләренә охшаш, идәнле тәрәзәле һәм пичле йортлар күренә башлый. Хәллеләр терлек өчен абзарлар төзи башлыйлар. Байларда ике катлы буралы өйләр барлыкка килә.

Азык үзгәртү

Алтайлар өчен, тарлаган һәм электән килгән азык булып, ит һәм, әче һәм эремчекләнгән сөттән ясалган, сөт ризыклары торалар. Сөт азыкларын арпа талканы яки ярма һәм ашарга яраклы тамырлар белән кулланганнар. Сөт ризыкларының иң таралган төрләре булып сырлар торган: әче - курут һәм төче - пыштак һәм әчетелгән сөт - чеген (әйрән). Бия сөтеннән кымыз ясаганнар. Итне, нигездә пешерелгән килеш кулланганнар, ит шулпалары - күчо (төрле ярмалардан) ясаганнар. Сарык һәм атларның эчке әгъзаларын кулланганнар, алардан төрле ризыклар ясаганнар — дергом, казы, карта.

Иҗтимагый оешу үзгәртү

XX  йөз башында алтайларда сыйнфый аерымлану ачык күренгән. Формаль яктан, көтү һәм печән чабу җирләре күршеләр җәмгыяте (аил, олыс) кулында була, ләкин, аз күләмдәге терлеге булган, гади кешеләр аил җирләренең кечкенә һәм иң начар җирләренә генә ия булганнар. Ә зур һәм яхшы өлешләр эре терлекчеләр, патриархаль-феодаль аксөякләр (зәйсәннәр, башлыклар) һәм байлар тарафыннан алынган була. Күп кешеләрнең үзләренең терлекләре булмый, һәм алар байларда кол (айбачлар) хәлендә булалар.

Терлекләр хуҗасы аз маллы көтүчегә үзенең терлеген биреп торган, ә көтүче ул терлекнең сөтен кулланган һәм хуҗага кайтарып биргәндә түләргә тиеш булган. Моннан башка, ул, хуҗасының яшүе белән, печән чабарга, өй хуҗалыгында ярдәмгә килергә тиеш булган. Бу мөнәсәбәтләр булышу дип аталган. 19 нчы гасыр ахырында алтайларда яллы көтүчеләр, батраклар сыйныфы барлыкка килә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүче оешмалар барлыкка килә, аларда ялланган кешеләр эшләгән.

Патриархаль-феодаль һәм капиталистик мөнәсбәтләр архаик ыру бәйләнешләре белән бәйләнгән була. Бөтен кабилә һәм территориаль төркемнәр ыруларга - сөякләргә бүленгәннәр. Ыру эчендә туганлык ата ягы буенча аерылган һәм экзогамлы була. Ыру бәйләнешләре төньяк алтайларда аеруча сакаланган. Алтайларның бөтен төркемнәре өчен ыру ярдәмләшүе, культлар (тау, ут культлары) хас була. Шулай ук кәләш урлау, һәм соңыннан калым түләү горефе була.

 
Шаман

Рухи мәдәният һәм милли ышанулар үзгәртү

Рус православ чиркәве алтайларны православлар дип саный һәм үзенең йогынтысын арттыру өчен тырыша, ләкин борынгы ышанулар һәм йолалар бик акрын чигенәләр. Алтайлар дөнья, ике иләһкә - дөньяны яратучы яхшы Үлген һәм җир асты явыз башлыгы Эрлик - ибуйсынган бик күп төрле яхшы һәм начар ияләр тарафыннан идарә ителә дип санаганнар. Аларга, итләре мәҗлестәгеләр тарафыннан ашалган, ә тиреләре корбан китерү урынында калдырылган атларны корбан китергәннәр. Алтайлар гомуми табынуга зур үнәм биргәннәр. Алар күккә, тауларга, суга, изге агач - каенга табынганнар.

Алтайларда гаилә һәм ыру ярдәмчеләре культлары була. Аларның сурәтләренә табынганнар, һәм аларга ярар өчен, ашатуны иммитацияләгәннәр. Бик күп дини йолалар кам (шаман) ярдәмчелеге белән башкарылган.

XX йөз башында алтайлылар арасында бурханизм (монголлардан алынган «бурхан» — «будда» сүзеннән) — шаманлыкның нәсарилек һәм тибет буддизмы белән чуарланган төре тарала башлый.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү