Алтай теле
Көньяк алтай теле бите монда юнәлтә. Бәлки, сез төньяк алтай теле турында мәкаләсен эзлисездер.
Алтай теле | |
алт. алтайдыҥ тил алт. алтай тил | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Барлыкка килү урыны | Алтай таулары |
Тел диалекты | алтай теле |
Язу | алтай язуы[d] һәм кирилл язуы |
Сөйләшүчеләр саны | 55 720 кеше кеше[2] |
Телнең ЮНЕСКО статусы | начар хәлдә[d][3] |
Ethnologue каталогында телнең статусы | 2 Provincial[d][4] |
Викимедиа проектларында тел коды | alt |
Моның каршысы | төньяк алтай теле |
Алтай теле (яки көньяк алтай теле) — ике тау-алтай теленең берсе, алтайлыларның төп теле, Алтай җөмһүриятенең рәсми теле. 1948 елгача ойрот теле дип аталган.
Тасвирлама
үзгәртүЭлекке заманнарда көньяк һәм төньяк алтай телләре бер тел — алтай теле дип саналган. Ләкин, хәзерге заман төрки телләр квалификациясе буенча, алар ике аерым тел булып санала. Көньяк һәм төньяк сөйләмнәрен рәсми рәвештә Россиянең азсанлы халыкларының (кумандиннарның, челканнарның һәм тубаларның) аерым телләре итеп тану хәлне катлауландыра.
Бөтенроссия 2002 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россиядә 65 534 кеше алтай телен белүләрен таныган[5]. Бәяләүләр буенча, аларның ун меңе төньяк-алтай сөйләмнәрендә, ә калганы көньяк-алтайныкында сөйләшә, шул ук вакытта аларның күбесе алтай-кижи сөйләмен дә белә. Кайбер мәгълүматлар буенча, алтайлыларның 2 проценты гына алтай телендә ирекле сөйләшә.[6].
Көньяк алтай телендә 4 сөйләм бар:
- алтай-кижи — хәзерге алтай әдәби теленең нигезе;
- телеут сөйләме — XIX гасыр уртасыннан 1923 елгача әдәби тел;
- теленгит сөйләме — теленгитлар теле;
- тубалар сөйләме (туба, дьиш/йыш) — төньяк-алтай теле белән арадаш.
Һәрбер сөйләмне ничә кеше белүе турында төгәл мәгълүмат юк. Якынча бәяләүләр буенча, соңгы өч сөйләмнең һәркайсысында 3 мең тирәсе кеше сөйләшә. Башкалар төп алтай телендә сөйләшә.
Кытайда Канас күле янында теленгитлар һәм синцзян кыргызларына максималь якын булган көньяк-алтай теленә якын диалектлар очрый.
«-z-» урынына интервокаль «-j-» булуы сәбәпле, көньяк-алтай теленең хакас телләренә керүе шикле, ул кыргыз-кыпчак теле дип саналырга тиеш.
хәрефләре белән кириллица нигезендә. 1840 еллардан кириллица нигезендәге имля үсеш ала, ә 1928-1938 елларда латин имлясы кулланыла, ә аннан соң яңадан кириллица.
XIX гасырның язма һәйкәлләре — алтай-ойротларны христианлаштыру вакытында булдырылган инҗил текстларының, изгеләр кыйссалары, догалыкларның тәрҗемәләре. 1869 елда Казанда алтай теленең төгәл грамматикасы; 1884 елда — сүзлеге[6] басыла. Әдәби тел үсешендә язучы-мәгърифәтче М. В. Чевалков[7] иҗаты зур роль уйный.
Әдәби тел алтай диалектына нигезләнә. Октябрь инкыйлабына кадәр әдәби тел хәзерге вакытта региональ әдәби тел функциясен башкаручы телеут диалекты үзенчәлекләренә нигезләнгән булган.
Алтай телендә «Алтайдыҥ чолмоны» газетасы чыгарыла.
Кызык фактлар
үзгәртү- "Qaynar" Казан музыкаль төркеме татар һәм алтай телләрендә җырлар яза һәм башкара.
Сылтамалар
үзгәртү- Школьный алтайско-русский словарик/ Мәктәп алтай теле — рус теле сүзлеге
- Кафедра алтайского языка и литературы Горно-Алтайского государственного университета/ Таулы Алтай Дәүләт университетының алтай теле һәм әдәбияты кафедрасы
- Алтайский язык в проекте ETHEO (коротко о грамматике и фонетике, этнические группы)/ ЕТНЕО проектында алтай теле (кыскача грамматикасы һәм фонетикасы турында, этник төркемнәр)
- Страница Ethnologue для южного алтайского/ Көньяк алтай теле өчен Ethnologue бите
- Информация о телеутах на сайте Совета Федерации/ Федерация Шурасы сайтында телеутлар турында мәгълүмат
- Телеутский язык/ Телеут теле
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ScriptSource - Russian Federation
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/per-itog/tab6.xls
- ↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
- ↑ Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 1951. — ISSN 1946-9675
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том 13. «Коренные малочисленные народы Российской Федерации», archived from the original on 2012-02-20, retrieved 2010-09-18
- ↑ 6,0 6,1 Энциклопедия «Кругосвет»
- ↑ Проект ETHEO
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|