Алтай Республикасы

Алта́й Республикасы́ (Таулы Алтай, алт. Алтай Республика, рус. Республика Алтай) — Россия Федерациясенең эчендәге республика (дәүләт)[2] , Алтай таулары эчендә урнашкан Россия Федерациясенең субъекты, Себер федераль округына керә.

Алтай Республикасы
Flag of Altai Republic.svg
Байрак
Coat of Arms of Altai Republic.svg
Герб
Башкала Таулы Алтай
Халык исәбе 220 934 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 8 февраль 1992
Вакыт зонасы Омск вакыты, Красноярск вакыты, UTC+07:00
География
Lleoliad Алтай, Западная Сибирь Edit this on Wikidata
Мәйдан 92,903 км²
Координатлар 50.92°N 86.92°E Edit this on Wikidata
RU-AL Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Олег Хорохордин
Карта


Башкаласы — Таулы Алтай шәһәре.

ТарихҮзгәртү

1922 елда Ойрот автономияле өлкәсе буларак оеша. 1948 елда Таулы Алтай өлкәсе исемен ала. 1990 елдан Таулы Алтай АССР. 1991 елдан Таулы Алтай Республикасы. 1992 елдан Алтай Республикасы.

Географик мәгълүматҮзгәртү

Республика Алтай таулары эчендә, нык ерылган тау сыртларында урнашкан.

Алтай Республикасы алтын, мәрмәр, тау бәллүре, төрле сирәк металларга бай.

Климаты урта континенталь. Кыш озын һәм суык. Гыйнварның уртача температурасы -15тән алып, тауларда -32гә кадәр. Июлнең уртача температурасы +19, +22, тауларда исә +14, +16 гына.

Явым-төшем 1200 ммдан алып, көньякта 200 мм гына.

Административ-территориаль бүленешҮзгәртү

 
Алтай Республикасының районнары
Район Административ үзәк
1 Кош-Агач районы Кош-Агач
2 Майма районы Майма
3 Онгуда районы Онгудай
4 Турочак районы Турочак
5 Улаганский районы Улаган
6 Усть-Кан районы Усть-Кан
7 Усть-Кокса районы Усть-Кокса
8 Чемал районы Чемал
9 Чоя районы Чоя
10 Шебалино районы Шебалино

ИкътисадҮзгәртү

Хуҗалыкның төп юнәлеше - терлекчелек, пантлы боланчылык, дөячелек, аучылык.

Биредә агач эшкәртү, җиңел, күн сәнәгате үсеш алган. Төзелеш материаллары җитештерелә. Алтын табыла ( Веселый руднигы һәм Майск, Талон поселоклары). Чемал ГЭСы бар. Телецкое (Алтынкүл, алт. Алтын Кӧл) күлендә туризм җәелгән.

Республиканың төп магистрале - Чуйск тракты (Бийсктан алып Монголияга чаклы бара).

Татарлар һәм алтайлыларҮзгәртү

"Алтай таулары төрки халыкларның алтын бишеге" дигән әһәмиятле сүзләр Казакъстанда[3] да, Төркиядә дә, Татарстанда[4] да, һ.б. өлкәләрдә дә еш кына яңгырый. Бу әйтем Алтай тауларының төрки халыкларының тарихында һәм мәдәниятендә җитди урын алып торуыннан гыйбәрәт.

"Алтай – төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп булыр, дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар", — Фәрит Уразаев, "Бөтендөнья татар конгрессы", июнь 2012[5].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. (рус.) Алтай Республикасының "Телләр турында" кануны, 1 бүлек, 4 мәкалә
  2. Конституция_Российской_Федерации#.D0.A1.D1.82.D0.B0.D1.82.D1.8C.D1.8F_5 Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
  3. https://yvision.kz/post/372230
  4. https://www.azatliq.org/a/747675.html
  5. “Сабантуй хәрәкәте Алтай татарларын көчәйтте”

СылтамаларҮзгәртү