Дөячелек
Дөячелек — терлекчелекнең дөяләр үрчетү белән шөгелләнүче өлкәсе. Аеручы чүлләр, далалар өстенлек иткән илләргә хас хуҗалык төре. Дөячелек продуктлары булып сөт, ит, йон тора. Дөя, шулай ук, транспорт һәм йөк ташучы ролләрен дә үти.
1997 елда җирдә 19,63 млн дөя исәпләнгән. Шул исәптән, Сомалида 6,1 млн, Суданда 3,1 млн баш. Миллиоонан артык дөя тагы Һиндстанда, Мавританияда, Пакистанда, Эфиопиядә саналган.
Урта Азия һәм Казакъстан, Россия далаларында 3 токымлы ике өркәчле:
- калмык,
- казакъ,
- монгол
һәм бер өркәчле арван токымлы дөяләр үрчетәләр.