Хәбәшстан

Көнчыгыш Африкада, Һинд океаны диңгезләре белән юылган Африка борынындагы ил
(Эфиопия битеннән юнәлтелде)

Хәбәшстан[37] (рус. Эфиопия, тар. Абиссиния; амх. ኢትዮጵያ) — Африканың көнчыгышында урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Рәсми исеме — Хәбәшстан Федератив Демократик Җөмһүрияте (የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ).

Хәбәшстан
амх. የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ
оромо Federaalawaa Dimokraatawaa Repabliikii Itoophiyaa
тигринья ናይኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዴሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 21 август 1995
Сурәт
Рәсми исем la République démocratique fédérale d’Éthiopie[1]
Кыскача исем 🇪🇹
ХФӘ билгесе ɛtɪˈuːpɪɑ
Гомер озынлыгы 65,475 ел[2]
Демоним Ethiopian, etióp, etiopier, Etiopiano, Lätiopänan, إثيوبي, إثيوبية, إثيوبيون, эфиопы, אתיופי, אתיופית, etiopieni, etiopian, etiopiană, ইথিওপিয়, Éthiopien[1], Éthiopienne[1], etiope, etiopi, itiopian, эфиоп, эфиопка, эфиопки, etíope, Éthiopique[1], Äthiopianerin, Äthiopianer, etìopa, etìopi, etìopo, etìope, etiopo, etíop, etíops, إتيوپي, إتيوپية, إتيوپيين, إتيوپيات һәм Aetópach[3]
Рәсми тел амһара теле[4]
Гимн Хәбәшстан гимны
Мәдәният Хәбәшстан мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Land of origins һәм Gwlad y tarddu
Дөнья кисәге Африка[5][6]
Дәүләт  Хәбәшстан
Башкала Аддис-Абеба
Сәгать поясы UTC+03:00, EAT[d] һәм Африка/Асмэра[d][7]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көнчыгыш Африка
Иң көнчыгыш ноктасы 8°00′04″ т. к. 48°00′03″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 14°53′ т. к. 37°54′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 3°24′14″ т. к. 39°33′09″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 7°56′41″ т. к. 32°59′53″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Ethiopia.map
Иң югары ноктасы Рас-Дашэн[d]
Иң түбән ноктасы Данакиль[d]
Идарә итү формасы федератив республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Хәбәшстан президенты[d]
Ил башлыгы Taye Atske Selassie[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Хәбәшстан премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Абий Әхмәт Али
Башкарма хакимият Хәбәшстән хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Хәбәшстан парламенты[d]
Үзәк банкы Хәбәшстан милли банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Канада, Германия, Җибути, Исраил, Америка Кушма Штатлары, Кения, Украина, Сомали, Дания, Мисыр, Ирландия, Финляндия, Швеция, Италия, Төркия, Малайзия, Кытай Җөмһүрияте, Мексика, Сербия, Россия, Япония, Греция, Һиндстан, Гөрҗистан, Замбия, Маҗарстан, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[8], Кытай, Австралия һәм Польша
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, АБ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Африка үсеш банкы[d], ЮНАМИД[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Интерпол[9][10], ХКТО[d][11][12], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[13], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[14][15], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][16], Углерод нейтральлеге коалициясе[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[17], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[18] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][19]
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 104 957 438 (2017)[20]
Ир-ат халкы 57 375 433[21], 58 906 550[21], 60 443 404[21] һәм 61 980 175[21]
Хатын-кыз халкы 56 745 161[21], 58 284 361[21], 59 839 622[21] һәм 61 399 749[21]
Административ бүленеше Аддис-Абеба, Афар[d], Амхара төбәге[d], Бенишангул-Гумуз[d], Дыре-Дауа[d], Гамбела[d], Харари[d], Оромия[d], Сомали[d], Көньяк милләтләре, этнослары һәм халыклары төбәге[d] һәм Тыграй[d]
Акча берәмлеге Хәбәшстан быры[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 111 261 882 913 $[22] һәм 126 783 472 501 $[22]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,498[23]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,363[24]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 7,2[25]
Эшсезлек дәрәҗәсе 5 ± 1 процент[26]
Нәрсә белән чиктәш Судан, Көньяк Судан, Кения, Сомали, Җибути, Эритрея, Гарәп Лигасы һәм Сомалиленд
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][27]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Электр аергычы төре Europlug[d][28], Schuko[d][28], D төре[d], SN 441011[d], L төре[d][28] һәм CEE 7/5[d][28]
Кулланылган тел Zayse-Zergulla[d], мале теле[d], Seze[d], мекан теле[d], Tsamai[d], гумуз теле[d], Karo[d], квама теле[d], мескан теле[d], мело теле[d], себат-бет гураге теле[d], Chara[d], Хәбәшстан ишарә теле[d], ойда теле[d], Mesmes[d], Borana[d], Eastern Oromo[d], сури теле[d], Baleesi[d], Gayil[d], але теле[d], Hozo[d], Sheko[d], Nayi[d], Weyto[d], Kachama-Ganjule[d], Nyangatom[d], кооре теле[d], опуо теле[d], бусса теле[d], бенч теле[d], дими теле[d], дизи теле[d], баскето теле[d], бамбеши теле[d], хамтанга теле[d], инглиз теле, ануак теле[d], комо теле[d], Kwegu[d], дасанеч теле[d], гедео теле[d], алаба-кабеена теле[d], маҗаң теле[d], консо теле[d], хадия теле[d], байсо теле[d], арборе теле[d], каффа теле[d], дираша теле[d], Shakacho[d], аари теле[d], камбата теле[d], Qimant[d], Inor[d], либидо теле[d], геэз теле[d], Хамер-банна[d], Мурси[d], Daats’íin[d], сахо теле[d], онгота[d], шабо[d], Yem[d], Воламо[d], зай[d], Dorze[d], Soddo[d], сомали теле, Боро (язык)[d], афар теле[d], амһара теле, берта теле[d], Аргобба[d], Харари теле, нуэр теле[d], оромо теле, Сидамо[d], тигринья теле, West Central Oromo[d], Gofa[d], Wolane[d], Dawro[d], Rer Bare[d], Gamo[d], Авнги[d], Anfillo[d] һәм бурджи[d]
Мәйдан 1 104 300 км²
Һәштәге Ethiopia
Югары дәрәҗәле Интернет домены .et
Харита сурәте
Панорамный вид
Тематик география география Эфиопии[d]
Яклаучы изге Изге Георгий[d]
Феноменның икътисады экономика Эфиопии[d]
Феноменның демографиясе Население Эфиопии[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 10 092 202[29]
Джини коэффициенты 35[30]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 15 процент
Тулаем туулар коэффициенты 4,395[31]
Шәһәр халкы 24 222 096[21], 25 424 568[21], 26 671 558[21] һәм 27 959 125[21]
Авыл халкы 89 898 498[21], 91 766 343[21], 93 611 468[21] һәм 95 420 799[21]
Демократия индексы 3,38[32]
BTI Governance Index 4,11[33], 4,21[33], 4,16[33], 3,47[33], 4,19[33], 3,49[33], 3,65[33], 4,96[33] һәм 4,26[34]
BTI Status Index 4,19[33], 3,96[33], 3,82[33], 3,72[33], 3,55[33], 3,33[33] һәм 3,57[34]
Туым күрсәткече 33,123[21], 32,78[21], 32,383[21] һәм 31,835[21]
Үлем күрсәткече 6,439[21], 6,616[21], 6,776[21] һәм 6,497[21]
Happy Planet Index score 41,7[35]
Илнең мобиль коды 636
Илнең телефон коды +251
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 9-1-1[d], 907[d][36], 939[d][36] һәм 991[d][36]
Номер тамгасы коды ETH
Диңгездәге идентификацияләү номеры 624
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Карта
 Хәбәшстан Викиҗыентыкта

Халык саны буенча Африканың өченче дәүләте. Төньякта Эритрея, төньяк-көнчыгышта Җибути, көнчыгышта Сомали, көньякта Кения һәм көнбатышта Судан белән чиктәш.

Хәбәшстан — Африкадагы бик борынгы нәсарилар дәүләте. 19361941 елларда Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенең бер өлеше булып тора.

Төп мәкалә: Хәбәшстан тарихы

Борынгы тарих

үзгәртү
 
Йехеда дини бинаның җимерекләре
  • Хәбәшстан калкулыгы борынгыдан кешеләрнең яшәү урыны булып тора. Бу урында борынгы игенчелек, кушит телләре барлыкка килгән дип уйланыла.
  • Б.э.к. VI–V гасырларда Тигре платосына Көньяк Гарәбстаннан чыгучылар килеп урнаша. Алар үзләре белән язу, семит теле, диннәрен, төзелеш ысулларын алып киләләр. Биредәге халык белән кушылу нәтиҗәсендә, борынгы хәбәш этносы формалаша.
  • Б.э.к. V гасырда Тигреда, б.э.к. IV гасырда таркалган мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә.
  • IV гасырда Аксумда монофизит нәсари дине урнаша.

Урта гасырлар

үзгәртү
  • IX гасырдан Хәбәш калкулыгының төньягында ислам тарала башлый. Анда мөселман кенәзлекләре барлыкка килә.
  • XI гасырның беренче яртысында Аксум патшалыгы таркала. Хәзерге Хәбәшстан җирләрендә мөселман, нәсари, яһүд, потка табынучылар кенәзлекләре хасил була.
  • XVI гасыр урталарында, Гэлаудеуос (Клавдиус[2]) (1540–1559) хакимлеге вакытында, илнең хәле начарая. 15421548 елларда, Әхмәт имам ибн Ибраһим җитәкчелегендә, Адал баш күтәрә. Шул ук вакытта көньякта оромо кабиләләре һөҗүм итә башлый. 1557 елда төрекләр Массауаны һәм башка диңгез портларын басып алалар.
  • Император Бөек Иясу (1682–1706) кенәзләрне буйсындырып, чиннар иерархиясен булдыра, салымнар һәм түләүләр системасын җайга сала.

XIX гасыр

үзгәртү
  • XIX гасыр уртасында Куарадан феодал Каса Хәбәшстанны берләштерү эше белән шөгыльләнә башлый. Вак феодалларга таянып, ул 1853 елда үзәк өлешләр хакиме — рас Алигә җиңелү китерә, ә аннары зур сугышлар белән Тигре өлкәсе башлыгы Уыб расны җиңә.
  • 1855 елда Каса үзен Теодрос II император дип игълан итә.
  • Хәбәшиләр һәм инглизләр арасында бердәнбер бәрелеш 1868 елның 10 апрель көнендә була: 2 меңлек инглизләр 5 мең хәбәшиләрне, кораллану һәм тәртипнең югары булуы аркасында, җиңәләр.
  • 1888 елда Йоханныс IV император Суданга килешергә тәкъдим итә. ләкин судан хәлфәсе Абдаллах императорның ислам кабул итү шартын куя. 1889 елда император Суданга каршы 150-меңлек гаскәр белән үзе чыга, һәм шул елның мартындагы сугышта үлә.
  • Яңа император Менелик II (1889–1913) Годжама һәм Тигредагы азатлык күтәрелүләрен бастыра, хәбәш дәүләтен торгыза. 1889 елда Италия һәм Хәбәшстан арасында Уччиаль солыхы төзелә, аның буенча яр буйлары Италиягә күчә.
  • 1890 елда Италия үзенең Кызыл диңгез янындагы биләмәләрен Эритрия колониясенә берләштерә, һәм 1889 елгы килешү буенча Хәбәшстан үз өстееннән Италия протекторатын кабул итте дип игълан итә. Шуның аркасында 1894 елда ике ил арасында янәдән сугыш башлана.
  • 1893–1894 елларда Менелик II Аддис-Абебадан көньяктагы һәм көньяк-көнбатыштагы Уоламо, Сидамо, Кафа, Гимира һ.б. өлкәләрне басып ала. Ул, сугыш әсирләрен генә кол итүгә һәм колларны җиде елдан артык тотмаска дигән карар чыгара. Менелик юллар, телеграф һәм телефон чыбыклары төзелешен активлаштыра, эчке һәм тышкы сәүдәне үстерә. Менелик идарәсе вакытында Хәбәшстанда беренче гәҗит чыгарыла башлый, беренче хастаханә ачыла.

XX йөзнең беренче яртысы

үзгәртү
  • 1913 елда Менелик үлеменнән соң, император булып аның 17 яшьлек оныгы — Лидж Иясу V кала. Хәбәшстан Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмый, ләкин император, инглизләргә, французларга һәм италиялеләргә каршы берләшү теләге белән, Германия белән якынаю сәясәте калып бара.
  • 1916 елның сентябрь аенда иясуны бәреп төшерәләр. Император итеп Менелик Заудитуның (төшерелгән императорның апасы) 40 яшьлек кызы, ә регент итеп, ягъни фактик башлык итеп, ә регент 24 яшьлек Тэфэри Мэконнын игълан ителә.

1930 елның ноябрендә Заудиту үлгәннән соң, рас Тэфэри Хайле Селассие (1930–1974) итеп коронацияләнә.

1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче конституция игълан ителә. Императорның әпсәлүт хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10–20 елда коллыкны бетерелә.

19341935 елларда Хәбәшстан белән Италия биләмәләре чикләрендә бәрелешләр була. 1935 елның октябрендә италия гаскәрләре Хәбәшстан җирләренә бәреп керәләр. Берничә ай буе хәбәшиләр каты каршы торалар, кайвакытта аерым җиңүләргә дә ирешәләр, әмма 1936 елның 31 мартында хәбәшиләрнең төп гаскәрләре Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. 1936 елның 5 маенда маршал Бадольо җитәкчелегендәге италия гаскәрләре Хәбәшстан башкаласы — Аддис-Абебаны алалар, ә 1 июньдә Италия Хәбәшстанның Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен (Эритрея һәм Сомали белән бергә) игълан итә.

Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.

XX йөзнең икенче яртысы

үзгәртү

Сугыштан соң Хайле Селассие император әпсәлүт монарх буларак идарә итүне дәвам итә. 1951 елда Хәбәшстанда коллк бетерелә, нигездә, халыкара җәмгыять басымы астында. Фиркаләр тыела, бастыру монарх күзәтчелегендә була.

1953 елда Хәбәшстан АКШ белән дуслык һәм икътисади ярдәм итешү турында килешү төзи. Киләсе 20 елда АКШ Хәбәшстанга яртымиллиард доллар күләмендәге финанс субсидияләре һәм түләүсез 140 млн долларлык хәрби кораллар бирә.

70 еллар башына режим бөтенләй одиозга әйләнә: император сәяси киңлекнең бөтен якларыннан тәнкыйтькә тартыла, һәм алдагы вакыгйгаларның катализаторы булып, бик күп кеше үлеменә китергән, 1972–1974 елгы ачлык тора.

Дәүләт төзелеше

үзгәртү

Федератив җөмһүрият, этник бүленеш буенча төзелгән 9 килилдан (штаттан) һәм ике үзидарәле шәһәрдән (Аддис-Абеба һәм Дыре-Дауа) тора.

Дәүләт башлыгы — президент. Мәҗлес (халык вәкилләре палатасы) тарафыннан 6-еллык вакытка (яңадан сайлану хокукы белән) сайлана

Хөкүмәт башлыгы, мәҗлес сайлауларында җиңгән, фиркадән билгеләнән.

Канун чыгару хөкүмәте — икепалаталы мәҗлес: федерация палатасы (5-еллык вакытка штат ассамблеялары тарафынан сайланучы 108 әгъза), конституцион һәм федераль-төбәк мәсьәләләрен чишә, һәм халык вәкилләре палатасы (5 елга халык тарафыннан сайланучы 547 әгъза)

Мәлестә урыны булган сәяси фиркаләр (2005 елның маендагы сайлаулар буенча):

  • Хәбәш Халык Инкыйлабый Демократик Фронты — 327 урын;
  • Бердәмлек һәм Демократия өчен коалиция — 109 урын (хәзерге вакытта таралган);
  • Берләшкән Хәбәш Демократик Көчләре — 52 урын;
  • Сомали Халык Демократик фиркасе — 23 урын;
  • Оромо Федералист Демократик Хәрәкәте — 11 урын;
  • Бенишангуль-гумуз Халык Демократик Бедәм Фронты — 8 урын;
  • Афар Милли-демократик фиркасе — 8 урын.
Төп мәкалә: Хәбәшстан халкы

Хәбәшстан халкы 1983 елдагы 33,5 миллионнан 2006 елга 75,1 миллионгача арта. Хәбәшстан халкы милли һәм дини бүленеш буенча бик чуар. Күпчелек халык семит телләрендә сөйләшәләр. Амхара, оромо һәм тигре халыклары Хәбәшстан халкының 70% тан артыгын алып торалар. Илдә 80 тирәсе төрле этник төркемнәр бар, аларның кайсыберләре 10 000 кешедән азрак.

1994 елгы хәбәш милли халык исәбе буенча, оромо иң зур этник төркем булып тора һәм бөтен халыкның 32,1 % тәшкил итә, амхара — 30,2 %, тигре — 6,2 %. Башка халыклар түбәндәгечә:

Әлеге вакытта АКШ та 1,2 млн хәбәшиләр яши.Калып:Нет АИ

2007 елда Хәбәшстан күрше дәүләтләрдән 201 700 тирәсе качаклар кабул итә. Бу халыкның төп өлеше Сомалидан (111 600 тирәсе), Суданнан (55 400 кеше) һәм Эритреядан (23 900) килә. Бөтен иммигрантлар диярлек качак лагерьләрендә яшиләр.

География

үзгәртү
''

Рельеф

үзгәртү

Хәбәшстан — Африканың иң биектаулы иле. Аның ярыйсы өлешен, төньяктан көньякка сузылучы, Хәбәш таулыгы алып тора. Таулыкның иң биек өлеше — төньягы. Монда илнең иң биек нокталары — Рас-Дашен (4620 м) һәм Тало (4413 м) — урнашкан. Көнчыгышта таулык бик тиз Африканың иң түбәән нокталарыннан берсе — Афар иңкүлегенә күчә.

Хәбәш таулыгының көнбатыш өлеше сөзәгрәк рельефка ия һәм судан чигенә зур бклмаган баскычлар белән төшә.

Тигезлекләр дә Хәбәшстанның күп өлешен алып торалар. Иң зур тигезлек илнең көнчыгышында урнашкан. Урыны белән ул 100 м дан артык биеклекле платога күчә. Монда Хәбәшстанның иң коры урыннарының берсе.

Климат

үзгәртү


Идарә-җир төзелеше

үзгәртү
 
Хәбәшстан харитасы

Административ яктан Хәбәшстан 9 төбәккә һәм 2 шәһәргә бүленә:

  1. Аддис-Абеба
  2. Афар
  3. Амхара
  4. Бенишангул-Гумуз
  5. Дыре-Дауа
  6. Гамбела
  7. Харари
  8. Оромия
  9. Сомали
  10. Көньяк халыклар регионы
  11. Тыграй.

Икътисад

үзгәртү

Хәбәшстан икътисадының нигезе — азкеремле авыл хуҗалыгы. 70нче елларда икътисади үсешг 5% тан артмый. Ә инкыйлабый үзгәрешләр ТМП тагын да тешүенә китерә. Икътисади хәлне Кызыл диңгез буендагы портларны югалту да катлауландыра. Зур корылык һәм уңыш уңмау үткән гасыр ахырында бик зур гуманитар катастрофага китерә. Ләкин бераздан икътисади хәл җайлана башлый. ТМП үсеше 8% тәшкил итә башлый. Таможняга салымнарны киметү чит ил инвестицмяләре артуга китерә. икътисади үсешнең нигезе булып чит ил акчалары һәм гуманитар ярдәм тора.

Авыл хуҗалыгы культуралары арасында бөртеклеләр төп урынны алып тора. Бакчаларда цитрус үсемлекләре, анар, банан, ә яшелчә бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр, алар кайбер районнарда ел буе үстерелә. Илдә каһвә җитештерү, бигрәк тә кыргый агачлардан каһвә җыю, зур урын алып тора.

Игенчелек белән беррәттән, көтүлекләрдә йөртеп, терлек асрау яхшы куелган. Крестьяннар эре терлекне күп асрыйлар, кош-корт, дуңгыз, кәҗә үрчетәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы бик еш кабатлана торган көчле корылыклардан зыян күрә, андый вакытларда чәчүлекләр, терлек һәлак була, ачлык башлана.

Мәдәният

үзгәртү

Диннәр

үзгәртү

1994 елның җанисәбе буенча: христианнар — 60,8 % (монофизитлар — 50,6 %, протестантлар — 10,2 %), мөселманнар — 32,8 %, африка культлары — 4,6 %, башкалар — 1,8 %.

Бәйрәмнәр

үзгәртү
Дата Татар исеме Хәбәш исеме
6 яки 7 гыйнвар Раштуа Gänna/Ledät (ገናልደት)
19 гыйнвар Чукындыру Temqät (ጥምቀት)
2 март Адуа янында Җиңү
Апрель яки май Пасха Fasika (ፋሲካ)
1 май Хезмәт көне
5 май Азатлык көне Omédla del (ኦሜድላ ድል)
11 сентябрь Яңа ел Enqutatash (እንቁጣጣሽ)
27 яки 28 сентябрь Мескель Тәресе көне Mäsqäl (መስቀል)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. 5 // Constitution of Ethiopia
  5. Эфиопия // Малая советская энциклопедия / мөхәррир Н. Л. Мещеряков — 2 — Советская энциклопедия, 1936.
  6. https://www.workwithdata.com/place/ethiopia
  7. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2020f/africa
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  10. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/ETHIOPIA
  11. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  12. https://www.opcw.org/about-us/member-states/ethiopia
  13. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  14. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  15. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=115
  16. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  17. https://public.wmo.int/en/members/ethiopia
  18. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  19. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  20. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  21. 21,00 21,01 21,02 21,03 21,04 21,05 21,06 21,07 21,08 21,09 21,10 21,11 21,12 21,13 21,14 21,15 21,16 21,17 21,18 21,19 21,20 21,21 21,22 21,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  22. 22,0 22,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  23. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  24. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  25. https://apps.who.int/gho/athena/data/xmart.csv?target=GHO/SDGSUICIDE,SDG_SH_STA_SCIDEN&profile=crosstable&filter=COUNTRY:*;REGION:*;AGEGROUP:-&x-sideaxis=COUNTRY;SEX&x-topaxis=GHO;YEAR
  26. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  27. http://chartsbin.com/view/edr
  28. 28,0 28,1 28,2 28,3 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  29. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  30. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  31. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  32. 2020 Democracy Index
  33. 33,00 33,01 33,02 33,03 33,04 33,05 33,06 33,07 33,08 33,09 33,10 33,11 33,12 33,13 https://www.bti-project.org
  34. 34,0 34,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/ETH
  35. https://happyplanetindex.org/countries/?c=ETH
  36. 36,0 36,1 36,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  37. Хәбәш (гарәп. حبش‎) — Хәбәшстан (Абиссиния, Эфиопия). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 670.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү