Амһара теле
Амһара теле, амхар теле (үзатамалары አማርኛ «Amarəñña») — Афразия телләре макрогаиләсенең семит телләренә керүче тел. Амһара халкының туган теле. Хәбәшстанның дәүләт теле (Федераль Хөкүмәтнең эшче теле булып тора[2]). Көнкүрештә аралашу теле буларак, АКШта, Суданда, Сомалида, Эритреяда, Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда амһара диаспорасында кулланыла. Хәбәшстанда сөйләшүчеләр ~23—25 млн кеше (2003, бәяләмә).
Амһара теле | |
Үзисем: |
አማርኛ /amarɨɲɲa/ |
---|---|
Илләр: |
Хәбәшстан |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
Imperial Academy (Ethiopia) |
Сөйләшүчеләр саны: |
~25 млн |
Классификация | |
Төркем: | |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
амх 040 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Диалектлары
үзгәртүАмһара телендә шартлы рәвештә бер-берсеннән аз аерылып торучы 3 диалект күрсәтелә: Шоа, Гоҗам, Гондар диалектлары.
Тел үзенчәлекләре
үзгәртүä | u | i | a | e | ə | o | |
---|---|---|---|---|---|---|---|
ɦ | ሀ | ሁ | ሂ | ሃ | ሄ | ህ | ሆ |
l | ለ | ሉ | ሊ | ላ | ሌ | ል | ሎ |
ħ | ሐ | ሑ | ሒ | ሓ | ሔ | ሕ | ሖ |
m | መ | ሙ | ሚ | ማ | ሜ | ም | ሞ |
ɬ | ሠ | ሡ | ሢ | ሣ | ሤ | ሥ | ሦ |
r | ረ | ሩ | ሪ | ራ | ሬ | ር | ሮ |
s | ሰ | ሱ | ሲ | ሳ | ሴ | ስ | ሶ |
ʃ | ሸ | ሹ | ሺ | ሻ | ሼ | ሽ | ሾ |
qʼ | ቀ | ቁ | ቂ | ቃ | ቄ | ቅ | ቆ |
b | በ | ቡ | ቢ | ባ | ቤ | ብ | ቦ |
t | ተ | ቱ | ቲ | ታ | ቴ | ት | ቶ |
ʧ | ቸ | ቹ | ቺ | ቻ | ቼ | ች | ቾ |
χ | ኀ | ኁ | ኂ | ኃ | ኄ | ኅ | ኆ |
n | ነ | ኑ | ኒ | ና | ኔ | ን | ኖ |
ɲ | ኘ | ኙ | ኚ | ኛ | ኜ | ኝ | ኞ |
ʔ | አ | ኡ | ኢ | ኣ | ኤ | እ | ኦ |
k | ከ | ኩ | ኪ | ካ | ኬ | ክ | ኮ |
x | ኸ | ኹ | ኺ | ኻ | ኼ | ኽ | ኾ |
w | ወ | ዉ | ዊ | ዋ | ዌ | ው | ዎ |
ʢ | ዐ | ዑ | ዒ | ዓ | ዔ | ዕ | ዖ |
z | ዘ | ዙ | ዚ | ዛ | ዜ | ዝ | ዞ |
ʒ | ዠ | ዡ | ዢ | ዣ | ዤ | ዥ | ዦ |
j | የ | ዩ | ዪ | ያ | ዬ | ይ | ዮ |
d | ደ | ዱ | ዲ | ዳ | ዴ | ድ | ዶ |
ʤ | ጀ | ጁ | ጂ | ጃ | ጄ | ጅ | ጆ |
g | ገ | ጉ | ጊ | ጋ | ጌ | ግ | ጎ |
tʼ | ጠ | ጡ | ጢ | ጣ | ጤ | ጥ | ጦ |
ʧʼ | ጨ | ጩ | ጪ | ጫ | ጬ | ጭ | ጮ |
pʼ | ጰ | ጱ | ጲ | ጳ | ጴ | ጵ | ጶ |
ʦʼ | ጸ | ጹ | ጺ | ጻ | ጼ | ጽ | ጾ |
ƛʼ | ፀ | ፁ | ፂ | ፃ | ፄ | ፅ | ፆ |
ɸ | ፈ | ፉ | ፊ | ፋ | ፌ | ፍ | ፎ |
p | ፐ | ፑ | ፒ | ፓ | ፔ | ፕ | ፖ |
Амһара телендә 7 сузык һәм 28 тартык аваз бар[3]. Башка эфиосемит телләреннән, мәсәлән, Хәбәшстанның төньяк телләреннән, фонетикада ларингаль элементлар булмавы, лексикада кушит элементларының күплеге белән аерыла.
Исем сүзтезмә ясаганда кушымчалар (бигрәк тә, төркем кушымчалары) актив кулланыла. Кушма сүзләр күп ясала. Башка семит телләреннән, мәсәлән, гарәп теленнән, борынгы яһүд теленнән һ . б. аермалы буларак, амһара телендә зат, токым (рус. порода) рудиментлары гына калган. Алар урынына фигыльләрдә юнәлеш (рус. залог) системасы үсеш алган. Фигыльләрдә аналитик формалар актив кулланыла. Синтаксис калыплашкан җөмләләрдән гыйбарәт, җөмләнең хәбәре иң соңгы сүз булып килә.
Хәзерге амһара теле Шоа диалектыннан XIX гасыр ахырында үсеш алып, интенсив рәвештә үсә.
Амһара теленең җиде сузык авазын белдерү өчен, иҗекле хәбәш язуында 28 тартык аваз белгертүче хәрефкә өстәмә билгеләр ялгана яисә бу хәрефләр үзгәртебрәк языла. Язу сулдан уңга таба.
Амһара телендәге беренче язмалар («хәрби җырлар») XIV гасырдан билгеле.
Чыганаклар
үзгәртү- Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X
Әдәбият
үзгәртү- Юшманов В. Н. Строй амхарского языка. Л., 1936.
- Титов Е. Г. Современный амхарский язык. М., 1971.
- Титов Е. Г. Грамматика амхарского языка. М.,1991.
- Ганкин Э. Б. Амхарско-русский словарь. М., 1969.
- Kane Th. L. Amharic-Enlish dictionary: In 2 vol. Wiesbaden, 1990.