Исем (сүз төркеме)

Исемпредмет һәм затларнбелдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.

Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Башка сүзләргә исем килеш, тартым кушымча­лары һәм төрле бәйләгечләр ярдәмендә бәйләнә.

Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.

Килешләр

үзгәртү

Исемнең 6 килеше бар. Беренче — баш килеш­нең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Алар — исемнәрнең берлек һәм күплек саннары өчен уртак кушымчалар. Килеш кушымчалары сөй­ләмдә исемнәрне башка сүзләргә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип ата­лалар. Исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр. Бер­лек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны -лар, -ләр кушымчасы ялганып ясала. Борын тарты­гына беткән исемнәр -нар, -нәр кушымчасы алалар.

Татар телендә килешләр системасы
Килешләр Килешнең мәгънәсе Сораулар Берлек сан Күплек сан Кушымчалар
Баш килеш Сүзнең башлангыч формасы Кем? Нәрсә? китап, күл китап-лар, күл-ләр Б.с. - юк, К.с. - лар/ләр/нар/нәр
Иялек Килеш Предметның (затның) башка бер предметка (затка) ия булуын, гомумән, предметлар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә Кемнең? Нәрсәнең? китап-ның, күл-нең китап-лар-ның, күл-ләр-нең Б.с. - ның/нең, К.с. - лар-ның/ләр-нең
Юнәлеш килеш Предмека(затка) карата булган, аңа юнәлгән предметлар арасында мөнәсәбәт Кемгә? Нәрсәгә? китап-ка, күл-гә китап-лар-га, күл-ләр-гә Б.с. - га/гә/ка/кә, К.с. - лар-га/ләр-гә
Төшем килеш Предматка төшә торган эшне белдерә. Туры объект мәгънәсендә Кемне? Нәрсәне? китап-ны, күл-не китап-лар-ны, күл-ләр-не Б.с. - ны/не, К.с. - лар-ны/ләр-не
Чыгыш килеш Чыгу мзгънәсен, урынны белдерә Кемнән? Нәрсәдән? китап-тан, күл-дән китап-лар-дан, күл-ләр-дән Б.с. - дан/дән/тан/тән/нан/нән, К.с. - лар-дан/ләр-дән
Урын-вакыт килеше Эшнең үтәлү урынын һәм үтәлү вакытын белдерә Кемдә? Нәрсәдә? китап-та, күл-дә китап-лар-да, күл-ләр-дә Б.с. - да/дә/та/тә, К.с. - лар-да/дәр-дә

Тартым

үзгәртү

Тартым предметның, беренче чиратта, затка караганлыгын, нинди дә булса затныкы икәнлеген белдергәнгә күрә, аның өч зат һәм берлек/күплек формалары була:

Татар телендә тартым системасы
Зат Берлек сан Күплек сан
I кул-ым кул-ыбыз
II кул-ың кул-ыгыз
III кул-ы кул-(лар)ы

Тартым килеш категориясе белән тыгыз бәйләнештә: тартым белән төрләнгән исем, еш кына, билгеле бер килештәге зат алмашлыгы яки исем белән ачыкланып килә. Зат алмашлыклары иялек килешендә, тартымлы исемне ачыклап килгән икенче бер исем исә иялек килешендә дә, баш килештә дә кулланыла: Минем йортым, синең курчагың, аларның фатиры.

Кушымча ялгану
Зат формасы Сузыкка беткән исемнәргә ялгана Тартым һәм -у/-үгә беткән исемнәргә ялгана
I зат Б.с. - -м, К.с. - -быз/-без Б.с. -ым/ем, К.с. - ыбыз/ебез
II зат Б.с. - ң, К.с.-гыз/гез Б.с. - ың/ең, К.с. - ыгыз/егез
III зат Б.с.-сы/се, К.с. - сы/се, (лар-ы/ләр-е) Б.с. - ы/е, К.с. - лар-ы/ләр-е/нар-ы/нәр-е


Тартымнарның килеш белән төрләнеше
Килешләр I зат II зат III зат
Баш килеш тәрәзәм тәрәзәң тәрәзәсе
Иялек килеш тәрәзәмнең тәрәзәңнең тәрәзәсенең
Юнәлеш килеш тәрәзәмгә тәрәзәңә тәрәзәсенә
Төшем килеше тәрәзәмне тәрәзәңне тәрәзәсен
Чыгыш килеш тәрәзәмнән тәрәзәңнән тәрәзәсеннән
Урын-вакыт килеше тәрәзәмдә тәрәзәңдә тәрәзәсендә

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

үзгәртү

Бер төрдән булган предметларның, затларның ба­рысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, журнал, кеше һ. б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.

Бер төрдән булган предметлар һәм затларның бер­сенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.

Исемнәрнең ясалышы

үзгәртү

Исемнәр 6 төрле ысул белән ясала алалар:

  1. Тамыр исемнәр: агач, китап
  2. Ясалма (тамыр исемнәргә ясагыч кушымча кушыла): уку-чы, авыл-даш
  3. Кушма (ике тамыр сүз кушылалар): ак-кош, төн-боек
  4. Тезмә (ике яки берничә сүз кушылалар): үги ана яфрагы
  5. Парлы (ике сүз кушыла, сызыкча аша языла): әти-әни, дус-иш
  6. Кыскартылма (аббревиатура): нарком, драмтүгәрәк, рабфак

Исемнәрнең синтаксик вазыйфалары

үзгәртү

Баш килештәге исемнәр:

  1. Ия булып килә: Сандугачлар сайрый.
  2. Объект (тәмамлык) булып килә: Мин китап укыйм. (Китап - тәмамлык, баш килешендә)
  3. Аергыч - аерылмыш: татар кызы, ефәк күлмәк, балта остасы
  4. Хәбәр: Бу- безнең бөек елгабыз Идел
  5. Эндәш сүз: Әни, кил инде монда тизрәк!
  6. Күләм-чама хәле: Ул көн дә килеп йөри иде

Иялек килешендәге исемнәр:

  1. Аергыч: Кызның курчагы

Юнәлеш килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: Елгага төшеп, су алдым
  2. Вакыт хәле: Кичкә караңгы төште
  3. Тәмамлык: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Төшем килешендәге исемнәр:

  1. Туры тәмамлык булалар: Бүлмәләрне җилләттек
  2. Вакыт хәле: Шул көнне без кайтып киттек.

Чыгыш килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: мәктәптән кайту
  2. Вакыт хәле: бер елдан соң очрашу
  3. Сәбәп хәле: куркудан елау
  4. Күләм хәле: су тездән булды
  5. Тәмамлык: Туганнардан хәбәр алу

Урын-вакыт килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: йорт урманда урнашкан
  2. Вакыт хәле: Ул кичке 5тә килде
  3. Тәмамлык: Аның җырында кешелеккә сөю хисе бар иде.
  4. Хәбәр: Игътибар китапта иде.

Чыганаклар

үзгәртү