Тәмамлык ― җөмлә кисәге.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Җөмләнең процесс белдерүче сүз белән бирелгән теләсә кайсы кисәгенә ияреп, процессның (яки билгенең) объектын, үтәүчене яки нинди дә булса бер хәл кичерүче әйберне (затны) һ. б. мәгънәләрне белдерүче иярчен кисәк тәмамлык була.

Тәмамлык — җөмләнең процесс белдерүче сүз белән бирелгән теләсә кайсы кисәгенә иярә ала, мәсәлән:

  • 1) хәбәргә иярә: Мин бу китапны укыйм;
  • 2) иягә, иярә: Сезгә баруым минем өчен бик зур шатлык булды;
  • 3) хәл кисәгенә иярә: китапны укымыйча гына сөйлисең;
  • 4) аергычка иярә: Бу йортны төзегән эшчеләр башка объектта эшлиләр;
  • 5) тәмамлыкка иярә: хәзер без илебезне индустрияләштерүдә зур уңышларга ирештек.

Тәмамлыклар туры тәмамлык һәм кыек тәмамлык дигән көрләргә бүленәләр. Әгәр дә тәмамлык процесс турыдан-туры тагыла торган әйберне, төшенчәне белдерсә, андый тәмамлык туры тәмамлык дип йөртелә.

Туры тәмамлыклар үзгәртү

Ияртүче кисәккә төшем килеше формасы аша бәйләнгән туры тәмамлыклар. үзгәртү

Түбәндәге шартларда туры тәмамлыклар ияртүче кисәккә төшем килеше формасы аша бәйләнәләр.

1. Туры тәмамлыкка аерым басым ясап әйтелсә яки тәмамлык сөйләүче өчен дә, тыңлаучы өчен дә алдан билгеле булган предметны (төшенчәне) белдерсә, ул төшем килеше формасын ала. Мондый тәмамлыкларны күбрәк күрсәтү, зат алмашлыклары һәм ялгызлык исемнәр ачыклап киләләр яки алар I, II зат тартым кушымчасын алган булалар. Мисаллар: Әнә теге гармоньны, ди, зинһар китереп бирегез, — ди. (Ф. К.) Син минем. китапны укып чыктыңмы? Казан урамнарын ташлап китәм. (һ. Т.) Пальтоңны бик ошаттым.

2. Ялгызлык исемнәр, кешене белдерүче сүзләр (апа, абый, кодагый, әни һ. б. ш.) белән бирелгән туры тәмамлыклар һәрвакыт төшем килешендә булалар. Мәсәлән: Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. (Ә. Ф.) Мин әниемне бик сагындым.

3. Алмашлыклар белән бирелгән туры тәмамлыклар һәрвакытта да төшем килеше формасында булалар. Мәсәлән: Сине көтеп, бик күп вакытыбыз үтте.

4. Үзе ияргән кисәктән башка сүзләр белән аерылып торган туры тәмамлык та, кагыйдә буларак, төшем килеше формасын ала. Мәсәлән: Бар җырымны илгә багышладым. (М. Җ.)

5. Саналмышлары урынында килгән саннар белән бирелгән туры тәмамлыклар да һәрвакыт төшем килеше Формасын ала. Мәсәлән: Сәгать суга сигезне, чыгып киттек диңгезне... (Җ.) Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар. (М.)

6. Туры тәмамчыкны башка кисәк белән бутау куркынычы булганда, ул һәрвакытта да төшем килеше формасын ала. Мәсәлән: Солдатлар алып кайткан вагон төзәтелеп ята җөмләсендә солдатлар кисәген ия дип тә, тәмамлык дип тә карап була, әгәр солдатлар сүзе тәмамлык булса, аныклык өчен, аны төшем килешендә әйтергә кирәк була: Солдатларны алып кайткан вагон төзәтелеп ята.

7. Ияртүче кисәккә янәшә тору чарасы аша бәйләнгән туры тәмамлыклар. Мондый тәмамлыклар, аерым форма алмау аркасында, ияртүче кисәккә, кагыйдә буларак, янәшә тору аркылы гына буйсына алалар. Мәсәлән, Мин картина карадым дип булса да, Картина мин карадым дип булмый.

1. Туры тәмамлык, тыңлаучы өчен алдан таныш булмаган объектны белдергәндә, билгесез килештәге сүз белән бирелә. Мәсәлән: Әйтерсең учитель китап тоттырмады, канат тагып җибәрде аңарга. (Ә. Ф.)

2. Билгесезлекне белдерүче бер сүзе белән килгән туры тәмамлык та билгесез килештәге сүз белән бирелә. Мәсәлән: Тукта, мин сиңа бер китап күрсәтим әле. (Ә. Ф.)

3. Инфинитив белән бирелгән туры тәмамлыклар да ияртүче кисәккә билгесез килеш формасы аша, ягъни бары янәшә тору юлы белән генә бәйләнәләр. Бу вакытта туры тәмамлык предметны түгел, бәлки процесс төшенчәсен бирә, ә ияртүче кисәк уйлауга, боеруга бәйләнешле фигыльләр белән бирелә. Мәсәлән: һәрбер мещан төтен җибәрергә, мактанырга ярата. (К. Т.) Ул үзенең рухын тутырган куәтле ялкынны аңа белдерергә теләмәде. (Г. И.) Ул кайтып китәргә уйлаган иде. (Г. И.) Укытучы керергә кушты, җырларга өйрәтәм, диде.

Ияртүче кисәккә чыгыш килеше һәм кайбер бәйлекләр аша бәйләнгән туры тәмамлыклар. үзгәртү

Мондый тәмамлыклар бик аз кулланылалар. Кулланылганда да, андагы чыгыш килеше формасын төшем килеше формасы белән бик Җиңел алмаштырырга мөмкин була. Мәсәлән: Ул аның якасыннан Эләктерде. Беренче пуля аның башыннан яралады. Тотып кулымнан, гомерем юлыннан минем белән бергә килдең син. Я, рәхим итегез, Гали абзый, үзегез яраткан коймактан авыз итегез. (Г. Ә.) Кырмыска аучының ботыннан бик каты тешләде. (Г. Т.)

Чыгыш килеше кушымчасы туры тәмамлыкның ныклы формасы була алмый, чөнки чыгыш килешендәге кисәк бик жиңел урын хәленә әйләнә ала. Мәсәлән: Ул аның кулыннан тотты. Ул аны якасыннан тотты җөмләләрендә аны сүзе — тәмамлык, кулыннан, якасыннан — урын хәле.

Туры объект кадәр, чаклы бәйлекләре янындагы туры тәмамлык белән дә бирелергә мөмкин. Мәсәлән: Деникинны җиңде, Врангельне җиңде, актык чиктә Махносына кадәр бетереп кайтты. (Г. Б.) Гаризасына кадәр язып китерделәр.

Кыек тәмамлыклар үзгәртү

Үзенә процесс турыдан-туры кагылмаган объектны белдерүче кыек тәмамлыклар. үзгәртү

Болар түбәндәге формаларны алган сүзләр белән биреләләр.

1) Юнәлеш килеше формасын алган сүз белән; бу вакытта ул фигыльләр, сыйфатлар, саннар, алмашлыклар, рәвешләр һәм 74 кайбер модаль сүзләр белән бирелгән кисәкләргә иярә. Мәсәлән: Шул чибәрләр хөрмәтенә кычкырып җырлап җибәр. (Җ.) Бу — бик кадерле бүләк, безнең үзебезгә дә алтау гына. Синең бу эшең мактауга лаек. Сиңа монда ни бар? Миңа монда ни булмас. Бу класс белән эшләү яшь кешегә бик авыр. Алар сөйләгәнгә каршы килеп булмас. Эндәшә батыр утынчы:—Сиңа миннән ни кирәк? (Г. Т.) Кешеләргә ничек соң ул, ягымлымы?

2. Чыгыш килеше формасын алган сүзләр белән. Мәсәлән: Сездән тиз генә китәргә у кы ту чы д а н оялам. Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый. (Г. Т.) Бакчаны таштан арындырды. (И. Г.)

3. Урын-вакыт килешендәге сүзләр белән. Мәсәлән: Илебезне индустрияләштерүдә зур уңышларга ирештек. Иске тормышны җим е рү д ә җаны, каны белән катнашасы килә. (Г. И.)

4) Белән бәйлеге янында килгән сүзләр белән. Мәсәлән: Бер мари егете белән, яраланып, имгәнеп, Россиягә кайтып егыла. (Г. И.) Тиле белән тапма да, югалтма да. (М.)

5. Өчен бәйлеге янындагы сүз белән. Мәсәлән: Болары инде саф күңелле Газинур өчен аерата газаплый кебек тоелды. (Г. Ә.) Беләсезме, аның өчен бу ни тора? (Г. И.) Газизә ире өчен үлеп торды. (Ә. Ф.) Бүген аның өчен Петров кул куйды. (Г. И.)

6) Аша, аркылы, ярдәмлекләре янындагы сүзләр белән. Мәсәлән: Бодайның бер ишесен триер аркылы уздырырга кушты. (Г. Б.) Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы (Г. Т.)

7) Саен янындагы сүз белән, мәсәлән: Укучы саен икешәр дәфтәр өләшенде.

8) Каршы сүзе белән. Мәсәлән: Ул минем сүзләремә каршы бер нәрсә дә әйтә алмады. (М. Г.)

9) Турында, хакта ярдәмлек сүзләре янында килгән исемнәр, алмашлыклар белән. Мәсәлән: Ул синең хакта гына уйлый. Мин сезгә тургай хакында сөйлим. (М. Г.)

10) Башка, тыш ярдәмлекләре янындагы сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Бөтен ныгышларыннан тыш сигез сум саф файда калды. (Г. И.)

Үтәүчене яки нинди дә булса хәлне кичерүче затны (әйберне) белдерә торган кыек тәмамлыклар. үзгәртү

Мондый мәгънәдәге кыек тәмамлыклар җөмләнең фигыльләр, һәм сыйфатлар белән бирелгән кисәкләренә иярәләр. Иярү төрле формалар аша булырга мөмкин, ягъни бу мәгънәдәге кыек тәмамлык төрле формаларда килә ала.

1. Юнәлеш килеше кушымчасын алган сүзләр белән бирелә. Бу очракта җөмлә бер составлы була. Мәсәлән: Миңа монда озак торырга туры килмәде. Сиңа бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Аңа иртәгә эшкә чыгасы түгел. Уртаклык юнәлешендәге фигыль белән бирелгән кисәккә ияргән кыек тәмамлык та, юнәлеш килеше формасында булып, төп үтәүчене белдерә: Гали Вәлигә утын ташышты. Мин сиңа хат языштым.

2) Иялек килеше формасын алган сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Галинең безгә киләсе бар әле.

3) Эш башкаручыны белдерә торган кыек тәмамлык кадәр, чаклы, тикле бәйлекләре һәм юнәлеш килеш кушымчасын алган сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Казларга кадәр каңгылдашалар. (И. Г.) 4) Чыгыш килешендәге сүзләр белән бирелергә мөмкин. Бу вакытта ияртүче кисәк йөкләтү юнәлешендәге фигыль белән бирелә. Мәсәлән: Гөләнвәр аңардан... хат яздырды; (Ә. Ф.)

5) Тарафыннан сүзе янында килгән исемнәр һәм алмашлыклар белән бирелә. Ияртүче кисәк төшем юнәлешендәге фигыль була. Мәсәлән: Бу бина безнең эшчеләр тарафыннан салынган.

6) Белән бәйлеге янында килгән сүз белән бирелә. Мондый кыек тәмамлык ике эш башкаручының берсен белдерә. Мәсәлән: Әти белән килдем. Бабай, белән дә сөйләштек.

Чыганак үзгәртү

Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984, — 256 бит.

Сылтамалар үзгәртү

  • ?