Килеш - сүз категорияләренең берсе. Татар телендә исемнәр, алмашлыклар, исем мәгънәсендә торган сыйфат, исем фигыйль һәм сыйфат фигыйль белән кулланыла. Җөмләдә сүзләр бәйләнүен күрсәтә. Килеш кушымчалары формаяасагыч кушымчалар төркеменә керә, димәк, сүз нигезенә керми. Хәзерге татар традицион грамматикасы буенча, татар телендә 6 килеш бар: баш килеш (номинатив), иялек килеше (посессив), юнәлеш килеше (датив), төшем килеше (аккузатив), чыгыш килеше (аблатив) һәм урын-вакыт килеше (локатив).

‎Татар теле турында мәкаләләр

Кушымчасыз килеш - махсус күрсәткече булмаган килеш (баш килеш). Кыек килешләр - кушымчалы килешләр. Килеш кушымчалары сөй­ләмдә исемнәрне башка сүзләргә бәйләү өчен хезмәт итәләр. Алар — исемнәрнең берлек һәм күплек саннары өчен уртак кушымчалар.

Килешләр

үзгәртү
Килеш исеме Латин исеме Мәгънәсе Сораулары Калын кушымчасы Нечкә кушымчасы Үрнәк
Баш килеш Номинатив Сүзнең башлангыч формасы Кем? Нәрсә? - - эт; каз
Иялек килеше Посессив Тартым Кемнең? Нәрсәнең? -ның -нең этнең, казның
Юнәлеш килеше Датив Юнәлеш Кемгә? Нәрсәгә? Кая? -га, -ка -гә, -кә эткә, казга
Төшем килеше Аккузатив Туры тәмамлык килеше Кемне? Нәрсәне? -ны -не этне, казны
Чыгыш килеше Аблатив Предметның кайдан чыгуын белдерә Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан? -дан, -тан, -нан -дән, -тән, -нән эттән, каздан
Урын-вакыт килеше Локатив Предметның кайдалыгын белдерә Кемдә? Нәрсәдә? Кайда? -да, -та -дә, -тә эттә, казда

Баш килеш

үзгәртү

Җөмләдә хәбәр, ия яки аныклагыч булып килә: Кошлар көньякка очып китә. Айсылу - сатучы. Без, татарлар, туган телебезне белергә тиеш.

Иялек килеше

үзгәртү

Бу килешнең берничә якын мәгънәләре бар:

  • нисбәт: кондуктор урыны;
  • эш башкаручысы: Албертның казуы;
  • бөтеннең өлеше: укучыларның алдынгылары;
  • кемдер яки нәрсәдер белән бәйләнгән зат яки әйбер: Вәлинең дусты, татар теленең хәрефләре;
  • әйбер сыйфатының иң биек дәрәҗәсе: гәүһәрләрнең гәүһәре, тауларның иң биеге;
  • сыйфатның, билгенең иясе: Әлфиянең яхшылыгы.

Юнәлеш килеше

үзгәртү
  • эш-хәрәкәтнең юнәлешен: урамга чыгу, җиргә сикерү;
  • эш-хәрәкәтнең максатын: суга барырга, бәрәнгегә бару;
  • эш-хәрәкәтнең багышланган объект: дуска сөйләү;
  • әйбернең бәясен: алмалар илле сумга сатып алу;
  • эш-хәрәкәтнең вакыт, срок ягыннан чиген: биш көнгә бирү;
  • берәр нәрсәнең сәбәбен: бала елмаюына шатлану;
  • эш-хәрәкәтнең, хәлнең кыек объектын: фикергә кушылырга;
  • эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсен: тузанга әйләндерергә белдерә.

Бу килеш формасы шулай ук таба, кадәр, чаклы, хәтле, тикле, каршы һ.б. бәйлекләр белән дә килә: әнигә каршы, урманга кадәр.

Төшем килеше

үзгәртү

Татар телендә аның ике төре бар: билгесез төшем килеше һәм билгеле төшем килеше. Беренчесе кушымчасыз кулланыла. Ул гадәттә билгесез объектны белдерә: "Нурия дәфтәр ача" (нинди дәфтәр ача төгәл белмибез). Икенчесе -ны, -не кушымчалары белән кулланыла һәм билгеле объектны белдерә: "Нурия теге дәфтәрне ача". Бу килеш түбәндәге мәгънәләргә ия:

  • күчемле фигыльләр янында килеп, туры аергычны белдерә: газета(ны) уку;
  • берәр әйбернең яки затның нинди дә булса яктан микъдарын тәгъбир итә: бер чакрым барырга, йөз сум тотарга;
  • эш-хәрәкәтнең вакытын белдерә: шул төнне без разведкага киттек.

Чыгыш килеше

үзгәртү
  • эш-хәрәкәтнең чыгу ноктасын: авылдан чыгу;
  • эш-хәрәкәтнең башлану вакытын: яздан кыр эшенә йөрергә;
  • эш-хәрәкәтнең берәр объект буйлап, объект аша башкарылуын: урманнан бару, күпердән чыгу;
  • берәр нәрсәдән аерылуны, азат булуны: эштән чыгарга, хәвефтән коткарыну;
  • нинди дә булса эш-хәрәкәткә дучар булган әйберне: башыннан сыйпарга, аягыннан эләктерергә;
  • чагыштыру өчен нигез булып торган әйберне: балдан татлырак, үлемнән куркынычрак;
  • әйбер материалын: мәрмәрдән һәйкәл;
  • эш-хәрәкәт үтәүчене: укучыдан ятлатырга.

Ч.к. белән элек, башта, соң, бирле, башлап, тыш һ.б. бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән кулланырга мөмкин: иртәдән башлап, әйтүдән башка, планнан тыш.

Урын-вакыт килеше

үзгәртү
  • эш-хәрәкәтнең, процессның яки хәлнең урынын: калада торырга, заводта эшләргә;
  • эш-хәрәкәтнең, процессның яки хәлнең вакытын: үткән елда укыган;
  • бер урыннан икенче урынга күчү чарасын: арбада бару;
  • берәр нәрсә булган яки булмаган әйберне: класста утыз укучы, гаиләдә биш кеше.

Килешләргә охшаш кушымчалар

үзгәртү

-лы, -ле, -сыз, -сез, -дагы, -дәге, -дай, -дәй, -тай, -тәй кебек кушымчалар килеш кушымчаларына охшаш.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Төрекчә-татарча сүзлек/турецко-татарский словарь/ - М.: ИНСАН, 1998. -560 с.
  • Рус Википедиясе (килешләрнең латин исемнәре алынган)