Сүз төркемнәре

(Сүз төркеме битеннән юнәлтелде)

Сүз төркемнәре — уртак семантик һәм грамматик үзенчәлекләре буенча тупланган сүзләр класслары.

Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык һәм аваз ияртемнәре чынбарлыктагы предмет һәм эш-хәлләрне, аларның билгеләрен, санын белдерәләр. Бу сүзләрне үзара бәйләүдән сөйләм туа. Сөйләм оештырудагы рольләреннән чыгып, аларны мөстәкыйль мәгънәле сүзләр яки мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атап йөртәләр. Бу сүзләр аерым сорау­га җавап бирәләр һәм җөмлә кисәге булып киләләр.

Җир, су, кеше сүзләре — исемнәр. Алар предмет һәм затларны белдерәләр, килеш, тартым белән төрләнәләр, берлектә я күплектә киләләр.

Баралар, чәчәк ата, елмайдың сүзләре — фигыльләр. Болары эш-хәл, хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр, хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда киләләр.

Ак, кызыл, сары — сыйфатлар. Бу сүзләр предмет һәм затның билгесен белдерәләр, гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендә килә алалар.

Бүген, озак, әкрен — рәвеш (сүз төркеме). Алар эш-хәлнең билгесен белдерәләр.

Бер, икенче, кырыклап — сан (сүз төркеме). Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр.

Бәйлек һәм теркәгечләр мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларны бәйләгеч сүзләр яки бәйләгеч сүз төркем­нәре дип атыйлар. Хәбәрлек сүз, ымлык һәм кисәкчәләр сөйләүче­нең чынбарлыкка мөнәсәбәтен — модальлек бел­дерәләр һәм модаль мәгънәле сүзләр яки модаль сүз төркемнәре дип аталалар.

Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын алмашлык (мин, син, кем? нәрсә?), аваз ияртемнәре (чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), бәйлек (кебек, белән, аша), теркәгеч (һәм, ләкин, чөнки), хәбәрлек сүз (юк, кирәк, тиеш), кисәкчә (гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм ымлык (уф, эх, и) керә.

Татар телендә барлыгы 12 сүз төркеме бар.

Чыганаклар

үзгәртү