Төп менюны ачу

Амһара теле, амхар теле (үзатамалары አማርኛ «Amarəñña») — Афразия телләре(ингл.) макрогаиләсенең семит телләренә(ингл.) керүче тел. Амһара халкының туган теле. Хәбәшстанның дәүләт теле (Федераль Хөкүмәтнең эшче теле булып тора[2]). Көнкүрештә аралашу теле буларак, АКШта, Суданда, Сомалида, Эритреяда, Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда амһара диаспорасында кулланыла. Хәбәшстанда сөйләшүчеләр ~23—25 млн кеше (2003, бәяләмә).

Амһара теле
Үзисем:

አማርኛ /amarɨɲɲa/

Илләр:

ХәбәшстанFlag of Ethiopia.svg Хәбәшстан
АКШFlag of the United States.svg АКШ
Судан байрагы Судан
СомалиFlag of Somalia.svg Сомали
ЭритреяFlag of Eritrea.svg Эритрея
КанадаFlag of Canada.svg Канада
ШвецияFlag of Sweden.svg Швеция
ЙәмәнFlag of Yemen.svg Йәмән
АлманияFlag of Germany.svg Алмания
Джибути байрагы Джибути
НорвегияFlag of Norway.svg Норвегия
МисырFlag of Egypt.svg Мисыр

Рәсми халәт:

ХәбәшстанFlag of Ethiopia.svg Хәбәшстан

Күзәтүдә тора:

Imperial Academy (Ethiopia)

Сөйләшүчеләр саны:

~25 млн

 Классификация
Төркем:
Язу:

эфиопское письмо[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

амх 040

ISO 639-1:

am[1]

ISO 639-2:

amh[1]

ISO 639-3:

amh[1]

Афразия телләре. Семит телләре кишер сары төс белән бирелгән
Хәбәшстан гимны (1992) амһара телендә. Кулъязма
Fokker 50 очкычында амһара телендә የኢትዮጵያ «Эфиопия» дип язылган
Амhара телен заманча куллану: Coca-Cola шешәсенең этикеткасы: ኮካ-ኮላ (Кока-Кола)

ДиалектларыҮзгәртү

Амһара телендә шартлы рәвештә бер-берсеннән аз аерылып торучы 3 диалект күрсәтелә: Шоа, Гоҗам, Гондар диалектлары.

Тел үзенчәлекләреҮзгәртү

Амһара язуы
ä u i a e ə o
ɦ
l
ħ
m
ɬ
r
s
ʃ
b
t
ʧ
χ
n
ɲ
ʔ
k
x
w
ʢ
z
ʒ
j
d
ʤ
g
ʧʼ
ʦʼ
ƛʼ
ɸ
p

Амһара телендә 7 сузык һәм 28 тартык аваз бар[3]. Башка эфиосемит телләреннән, мәсәлән, Хәбәшстанның төньяк телләреннән, фонетикада ларингаль элементлар булмавы, лексикада кушит(ингл.) элементларының күплеге белән аерыла.

Исем сүзтезмә ясаганда кушымчалар (бигрәк тә, төркем кушымчалары) актив кулланыла. Кушма сүзләр күп ясала. Башка семит телләреннән, мәсәлән, гарәп теленнән, борынгы яһүд теленнән һ . б. аермалы буларак, амһара телендә зат, токым (рус. порода) рудиментлары гына калган. Алар урынына фигыльләрдә юнәлеш (рус. залог) системасы үсеш алган. Фигыльләрдә аналитик формалар актив кулланыла. Синтаксис калыплашкан җөмләләрдән гыйбарәт, җөмләнең хәбәре иң соңгы сүз булып килә.

Хәзерге амһара теле Шоа диалектыннан XIX гасыр ахырында үсеш алып, интенсив рәвештә үсә.

Амһара телендә сөйләшүчеләр үзенчәлекле амһара авазларын белдерү өчен өстәмә билгеләр кертелгән, иҗекле хәбәш язуын(ингл.) куллана. Язу сулдан уңга таба.

Амһара телендәге беренче язмалар («хәрби җырлар») XIV гасырдан билгеле.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Юшманов В. Н. Строй амхарского языка. Л., 1936.
  2. Титов Е. Г. Современный амхарский язык. М., 1971.
  3. Титов Е. Г. Грамматика амхарского языка. М.,1991.
  4. Ганкин Э. Б. Амхарско-русский словарь. М., 1969.
  5. Kane Th. L. Amharic-Enlish dictionary: In 2 vol. Wiesbaden, 1990.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү