1936 ел
(1936 битеннән юнәлтелде)
1936 (бер мең тугыз йөз утыз алтынчы) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1936 елы, II меңьеллыкның 936 елы, XX гасырның 36 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 6 елы, 1930 елларның 7 елы. 1936 елдан бирле 88 ел үтте.
Еллар |
---|
1932 · 1933 · 1934 · 1935 — 1936 — 1937 · 1938 · 1939 · 1940 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 9 май — Муссолини Эфиопиянең Италиягә кушылуы турында игълан итә.
- 10 июнь — ССРБ-да «Союзмультфильм» киностудиясе ачыла.
- 15 июнь — Минзәләдә медицина уку йорты нигезләнә.
- 3 июль — ССРБ-да Дәүләт автоинспекциясе барлыкка килә.
- 1 август — Берлинда Җәйге Олимпия уеннары ачыла.
- 14 август — Олимпия уеннарында беренче тапкыр баскетбол уйнала.
- 25 ноябрь — Алмания белән Япония Комминтернга каршы пакт имзалыйлар.
- 5 декабрь — Мари автономияле өлкәсе Мари АССР-ы статусын ала.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1936 елда туганнар
- 13 гыйнвар — Наил Әюпов, татар актеры, танылгын сәхнә остасы.
- 10 февраль — Айрат Ибраһимов, татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист.
- 11 февраль — Флорид Әгъзамов, КДУ журналистика факультетының беренче деканы.
- 15 февраль — Нәҗип Вәлитов, дөньякүләм танылган химия галиме.
- 2 март — Әсгать Галимҗанов, Казан фермеры, хәйрияче.
- 25 март — Әхмәт Рәшит, татар шагыйре, журналист.
- 24 май — Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан ФА академигы, сәясәтче.
- 30 май — Йолдыз Исәнбәт, музыка белгече.
- 7 июль — Игорь Губерман, совет һәм Исраил язучысы, шагыйрь.
- 24 июль — Гали Ильясов (Әхмәтгали), җырчы, РСФСР атказанган артисты.
- 17 август — Фәндәс Сафиуллин, Татарстан һәм Русия сәясәтчесе.
- 3 сентябрь — Илдар Низамов, журналист, филология фәннәре докторы, профессор.
- 3 сентябрь — Зин әл-Габидин бин Гали, Тунис президенты (1987-2011).
- 21 сентябрь — Айрат Гафаров, татар галиме.
- 26 сентябрь — Мидхәт Миншин, татар журналисты, язучы.
- 5 октябрь — Вацлав Һавел, чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.
- 11 октябрь — Закир Батраев, нәкышче рәссам.
- 19 октябрь — Рөстәм Вәлиев, язучы.
- 29 октябрь — Билсур Габделхаев, татар галиме.
- 3 ноябрь — Кев Салихов, татар физика галиме.
- 11 ноябрь — Рөстәм Кутуй, татар язучысы.
- 17 декабрь — Гайнулла Шәйхиев, ультра-тавыш физикасы белгече, сөйләм авазлары мәгънәсе өлкәсендә тикшеренүче.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1936 елда вафатлар
- 27 февраль — Иван Павлов, рус физиологы, физиология һәм медицина буенча 1904 елның Нобель премиясе лауреаты.
- 12 апрель — Ризаэтдин Фәхретдин, тарихчы, педагог, әдип.
- 12 июнь — Карл Краус (Karl Kraus), австрияле язучы.
- 18 июнь — Максим Горький, рус язучысы.
- 12 декабрь — Михаил Худяков, күренекле рус тарихчысы, археолог, этнограф, фольклорчы.