Баскетбол
Баскетбо́л (ингл. basket — кәрзин, ball — туп) баскетбол тубы белән такымлы спорт уен төре. Баскетболны биш кешедән торган ике төркем уйный. Һәрбер такым уенчыларының максаты – ятьмәле боҗрага тупны кертү һәм көндәш уенчыларга тупны үз кулларына күчерүләренә һәм үз боҗраларына тупны кертүләренә комачаулау. Боҗра җирдән 3,05 метр (10 фут) биеклектә урнашкан. Якын һәм урта ераклыктан кертелгән туп өчен ике, ерактан (3 очко сызыгыннан арырак ноктадан) кертелгән туп өчен өч очко бирелә. Штраф ыргытуы өчен 1 очко бирелә.
Баскетбол | |
---|---|
1988 ел Олимпия уеннарында ярымфиналда ССРБ АКШ такымын туктата | |
Халыкара федерация | FIBA, фр. Fédération Internationale de Basketball |
Беренче тапкыр искә алына | 1891 ел |
Теркәлгән уенчылар | 5 |
Сыйфатламасы | |
Категория | такымлы туплы уен |
Үткәрелү урыны | баскетбол мәйданчыгы 15Х28 |
Уйналу вакыты | чиста вакыт белән 40 яки 48 минут |
Олимпия уеннарында | 1936 |
Баскетбол тарихы 1891 елда башлана. Уенны Спрингфилд көллияте мөгаллиме, профессор Джеймс Нейсмит уйлап чыгара.
Олимпия уеннары программасына баскетбол 1936 елда Берлинда узган Олимпия уеннары вакытында кертелә (Уенны уйлап табучы Джеймс Нейсмит кунак буларак чакырыла). Джеймс Нейсмит заманыннан бирле баскетбол бик күп үзгәрешләр кичерә. Бүген бу уен дөньяда иң популярларның берсе булып тора.
ГалереяҮзгәртү
Баскетболчы Майкл Джордан слэм-данк һөҗүм алымын кулланып туп кертә
Шулай ук карагызҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Баскетбол 2012 елның 20 июль көнендә архивланган.