Нәҗип Хәтмулла улы Вәлитов — дөньякүләм танылган химия галиме. Химик-технолог, химия фәннәре докторы (1978 ел), профессор (1985 ел), Нью-Йорк Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы (1995 ел). СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате отличнигы (1981 ел), СССРның атказанган уйлап табучысы (1985 ел).

Нәҗип Вәлитов
Туган телдә исем Нәҗип Хәтмулла улы Вәлитов
Туган 15 февраль 1936(1936-02-15)
Карача-Елга авылы, Кушнаренко районы, Башкортстан
Үлгән 3 октябрь 2008(2008-10-03) (72 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Инкыйлаби урам[d], Уфа[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе СССР, Россия байрагы Россия
Һөнәре химик
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Нәҗип Вәлитов 1939 елда Башкортстанның Кушнаренко районы Карача-Елга авылында туган. Уфа нефть институтын тәмамлаган (1959 ел). 1959-62 елларда “Башнефтепроект” институтының Салават филиалында инженер, 1962-74 елларда — өлкән инженер, тикшеренү цехы начальнигы урынбасары, “Салаватнефтеоргсинтез” тәҗрибә-тикшеренү заводы директоры, 1974-87 елларда “Башнефтехим” территориаль берләшмәсе директоры урынбасары, баш инженеры. 1987 елдан алып Башкортстан дәүләт университеты профессоры. Төп гыйльми хезмәтләре сәнәгать катализаторларының физик-химик үзенчәлекләрен тикшерүгә, гетероген-каталитик реакцияләр кинетикасын һәм механизмын өйрәнү белән бәйле. Нәҗип Вәлитов тарафыннан производствога бутил һәм май спиртлары, метилэтилкетон, нефть ягулыгы, пластификаторлар, аммиак, техник су тудыргыч алу буенча яңа ысуллар кертелә. Каты һәм сыек матдәләрнең өске йөзендә күзәтелгән изотермик десорбацияләнүче формаларның хемосорбацияләнү барышы ачыклана, аларның гетероген һәм ферментатив катализында төп роле күрсәтелә. 1976-85 елларда Нәҗип Вәлитов җитәкләгән “Башнефтехим” заводында нефтьне тирәнтен эшкәртүнең яңа технологиясе үзләштерелә. Галим 140тан артык гыйльми хезмәт авторы, патентлары, уйлап табуга авторлык танытмалары бар. Хезмәт Кызыл Байрагы (1976 ел), Халыклар дуслыгы (1986 ел) орденнары белән бүләкләнгән”.

Нәҗип Вәлитов — 140тан артык гыйльми хезмәт, 32 фәнни ачыш, 14 патент авторы.

Чыганаклар үзгәртү

"Кызыл Таң", №3-4, 16.1.2008. Даһи безнең арада

Искәрмәләр үзгәртү