Йолдыз Исәнбәт, Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт (русча документларында: Исанбет Юлдуз Накиевна, 1936 елның 30 мае, СССР, РСФСР, ТАССР,Казан2021 елның 4 мае, РФ, ТР, Казан) — музыка белгече, педагог. РФ һәм РТ композиторлар берлеге әгъзасы. РФ (1997) һәм Татарстан АССРның (1987) атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты (1970).

Йолдыз Исәнбәт
Туган телдә исем Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт
Туган 30 май 1936(1936-05-30)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 4 май 2021(2021-05-04) (84 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Академик Кирпичников урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре сәнгать белгече
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 30 маенда Казанда күренекле язучы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туган. Әнисе Гөлсем (1900-1967). Олы абыйсы Булат[2], бертуган абыйлары Арлат (1926-1995), Празат (1927-2001), Үзбәк (1933)[3]. Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиторлык факультетын тәмамлаган (1962). «Муса Җәлил һәм татар музыкасы»[4] темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1970).

1962-1994 елларда Казан дәүләт консерваториясендә: музыка тарихы буенча дәресләр бирә, «музыка белгече» белгечлегенә укучы студентларның диплом эшләре белән җитәкчелек итә, 1976-1978, 1989-1994 елларда музыка теориясе һәм татар музыкасы кафедралары белән җитәкчелек итә.

1993-1996 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты өлкән гыйльми хезмәткәре.

2021 елның 4 маенда 85нче яшендә вафат. Казанның Иске бистә зиратында җирләнә[5].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы (фольклор нигезләреннән башлап, 1939 елда театр ачылуга кадәр) мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.

Татар энциклопедия сүзлеге өчен 100дән артык мәкалә яза.

«Татар композиторларының Казан сәхнәсендә куелган музыкаль-сәхнә әсәсрләренең сүзлеге»н төзи.

Кызыклы факт үзгәртү

Әтисе, күренекле язучы — энциклопедист Нәкый Исәнбәтнең намуслы исемен яклап, чыгыш ясарга туры килә:

  • Н. Исәнбәтне телгә алмыйча, «Идегәй» дастанын ТКН да һәм Казан утларында бастырганнан соң, Н. Исәнбәт бер төркем татар галимнәрен-язучыларын судка биргәч;
  • «1937 елда, Мәскәүгә әләк язып, Н. Исәнбәт Татарстан язучылар берлеген утыртты» дип белдергән Рафаэль Мостафинга («Татарстан», 2008, № 2-3) каршы[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1987 Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1997 РФ атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКН, 1986.
  3. Рустем Яхин. Материалы, воспоминания, документы (төзүчеләре Йолдыз Исәнбәт, Клара Таҗиева). Казан: ТКН, 2002.(тат.)(рус.)ISBN 5-298-01130-6
  4. Исанбет Ю. Лишь только труд дает пустыням воды. «Казань», № 5, 2011.
  5. Исанбет Ю. Автопортрет на фоне музыки. «Казань», № 4, 2007.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү