«Казань» (тат. Казан) — 1993 елдан Казанда рус телендә нәшер ителүче киң профильле (иҗтимагый-сәяси, тарихи-публицистик, әдәби-нәфис) айлык басма (журнал). Чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») булып чыга.
Гамәлгә куючы — «Татмедиа» АҖ.
Нәшер итүче — «Татмедиа» АҖ.
Баш мөхәррире:
19932020Юрий Балашов, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
2020 елданАльбина Әпсәләмова[1]
Җаваплы сәркатип — Светлана Жеймова.
Баш рәссам — Григорий Эйдинов, РФ атказанган рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент.

«Казань»
«Казан—Казань»
Tөр

иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис басма

Формат

60х90 1/8 офсет


Гамәлгә куючы

Әүвәл: Татарстанның Югары шурасы;
редакциянең хезмәт коллективы;
хәзер: «Татмедиа» АҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Нигезләнде

1993

Тел

рус

Бәясе

ирекле

Төп офис

420066 РФ, ТР, Казан, Декабристлар урамы, 2, 10нчы кат.

Тиражы

3 188 (2014)
2 870 ↓ (ноябрь, 2018)
2 450 ↓ (июль, 2022)

ISSN

0869-6616


язылу индексы

П2353 (ярты елга язылу, ТР)
П8043 (еллык язылу, ТР)
П7078 (РФ)

Веб-сайт: kazan-journal.ru
Журналның 2019 ел, гыйнвар санында Венера Ганиева

Тарих үзгәртү

1993 елда журналны Татарстанның Югары шурасы һәм редакциянең хезмәт коллективы гамәлгә куя. Баш мөхәррир итеп «Агитатор сүзе» (рус. Слово агитатора) һәм «Манзара» (рус. Панорама) журналларының баш мөхәррире булып эшләгән Юрий Анатолий улы Балашов (1951 елда туган) билгеләнә[2].

Беренче сан Татарстан Югары шурасы (1998 елдан Татарстан Дәүләт шурасы) рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзе белән ачыла. Шулай ук Татарстан Югары шурасы рәисе урынбасары Александр Лозовой белән интервью да урнаштырыла[3].

1993 елда чыга башлаганда татар һәм рус телләрендә ике аерым журнал («Казан», «Казань») нәшер ителә. 1998 елның гыйнварыннан журнал редакциясе матди кыенлыклар кичерү сәбәпле, татар телендәге басма «вакытлыча» чыгудан туктый, шуннан бирле журнал рус телендә генә нәшер ителә. «Казан» сүзе журнал тышлыгында һәм ММЧ сайты (http://kazan-journal.ru) исемендә генә сакланып калган.

Авторларга гонорар түләнми.

Рубрикалар үзгәртү

Казан һәм казанлылар Сәнгатьтә кеше Вакыт машинасы Ачылган җирләр Спорт Уку залы Афиша Авторлар колонкасы

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Внимание: идёт подписка на журнал "Казань" на 2021 год! kazan-journal.ru, 23.12.2020
  2. Юрий Балашовның Вконтактедагы сәхифәсе(рус.)
  3. Любовь Агеева. Возьмемся за руки, друзья... «Казань», 2018 ел, ноябрь, 5-12 битләр(рус.)