Төп менюны ачу
Д.Сираҗиев.jpg

Дамир Сираҗиев премиясе — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1989), татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр[1] Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә.

Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

 
Диплом. Энҗе Шиһаповага бирелгән (2012)

СтатутҮзгәртү

  • Театр тормышына, аның үсешенә үзеннән өлеш керткән төрле профессия вәкилләренә (режиссерлар, актерлар, драматурглар, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар һ.б.) бирелеп бара.
  • Кагыйдә буларак, татар театрының туган көнендә - 22 декабрьдә[2] бүләкләү тантанасы уза.[3]
  • Лауреатларга диплом һәм акчалата бүләк тапшырыла.
  • Акчалата бүләк 10 мең сум тәшкил итә (2010).[4]

Д. Сираҗиев премиясе лауреатларыҮзгәртү

Ел Бүләкләнүче Вазыйфасы, бүләкләү сәбәбе
2010 Гүзәл Әкбәрдина «Нур» Уфа татар дәүләт театры режиссеры
Рәфыйк Таһиров Әлмәт татар драма театры артисты
Ринат Бәдретдинов С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артисты
Радик Бариев Г. Камал исемендәге театр артисты
Дания Гыймранова театр тәнкыйтьчесе
Айрат Хәбибуллин М. Фәйзи исемендәге Ырымбур татар драма театры артисты[5]
2011 Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» ААҖ генераль директоры
Булат Сәлахов Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры. Татарстанның халык артисты.
Рамил Вәҗиев Камал театры артисты
Гөлнур Габдрахманова Татарстанның атказанган артисты. Әкият Татар дәүләт курчак театры
Рәис Галиев Татарстанның атказанган артисты. Түбән Кама театры
Фәридә Исмәгыйлева Әлмәт дәүләт драма театрының директоры
Марсель Мәхмүтов Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты
Нуриәхмәт Сафин Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Резидә Сәләхова
Лия Вилданова
Артем Пискунов
Илфак Хафизов
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары
2012 Фоат Зарипов Татарстанның халык артисты
Байрас Ибраһимов Туймазы татар драма театры баш режиссеры
Булат Нәсихов Түбән Кама театрының баш рәссамы
Рәдиф Сәгъди драматург
Нурания Җамалиева Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Гөлнур Гыйматова Камал театрының баш мөхәррире
Рәфикъ Әхмәтов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Александр Купцов Татарстанның халык артисты
Энҗе Шиһапова Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты[6]
2013 Земфира Гыйльметдинова «Сәхнә» журналының җаваплы мөхәррире
Раушания Фәйзуллина Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы
Инсаф Фәхретдинов РФ атказанган артисты. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты
Олег Лоевский театр тәнкыйтьчесе (Екатиринбур)
Наталья Егорова «Әкият» курчак театры артисткасы
Ленар Миңнемуллин Минзәлә театры артисты
Ранис Сәхибуллин Г. Камал театры директоры урынбасары
Дмитрий Пивоваров «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге җитәкчесе[7]
2014 Дамир Сәмирханов С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры;
Дилә Карпова Татарстанның атказанган артисты. Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты
Рәмзия Закирҗанова Татарстанның атказанган артисты. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры артисты http://tatarile.org/news/tt/node/4608 Татар иле
2015 Марсель Рәхмәтуллин Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры артисты
Марат Хәсәнов Туймазы дәүләт татар драма театры артисты
Ренат Әюпов РФ атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры режиссеры
Раил Садриев Татарстанның атказанган артисты. Буа дәүләт сатира театры режиссеры[8]
2016 Илтөзәр Мөхәммәтгалиев «классик каһарманнарның чагу сәхнә образларын тудырган һәм «Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр» китабы өчен», Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты
Гүзәл Шәмәрдәнова «уңышлы иҗади хезмәте һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә керткән зур өлеше өчен»[9]
Эльмир Низамов «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен», композитор, М. Җәлил премиясе иясе
Гүзәл Сәгыйтова «татар театр сәнгатен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен», тележурналист, «Калеб» иҗади берлеге җитәкчесе[10]
2017 Руслан Вахитов «театр сәнгатендәге казанышлары һәм Туймазы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен»
Рәфикъ Каюмов «театр сәнгатендәге казанышлары һәм Яр Чаллы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен»
Айдар Җаббаров «иҗат дебюты — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен куйганы өчен»[11]

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү