Радик Зөфәр улы Бариев
Радик Бариев (Радик Барый), Радик Зөфәр улы Бариев (30.06.1970) — драма артисты. Татарстанның атказанган артисты (2007). Дамир Сираҗиев премиясе (2010), «Тантана» премиясе (2016), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Радик Бариев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Радик Зөфәр улы Бариев |
Туган | 30 июнь 1970 (50 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | артист, педагог |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Дамир Сираҗиев премиясе (2010) «Тантана» премиясе (2016) |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган (1995), Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
ИҗатыҮзгәртү
Студент елларында ук Камал театрында күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Төгәл эчтәлекле, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән, акыллы образлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия.
Уйнаган рольләреҮзгәртү
- Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега
- Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Шурик — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт
- Дорн — «Акчарлак» Антон Чехов
- Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт
- Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков
- Фирдәвес — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев
- Роберто — «Гаугалы гаилә» Эдуард де Филиппо
- Фәридун — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Көтүче — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2007 Татарстанның атказанган артисты
- 2010 Дамир Сираҗиев премиясе
- 2016 «Тантана» премиясе
- 2019 Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»[2].
ӘдәбиятҮзгәртү
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары. intertat.tatar, 26.04.2019