Җанкисәккәем (спектакль)

Җанкисәккәем (рус. Свет моиох очей) — драматург Туфан Миңнуллинның Җанкисәккәем әсәре буенча куелган 2 пәрдәле музыкаль комедия.[1] Беренче тапкыр 1995 елда Татар академия театрында куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Җанкисәккәем
Фото
Автор Туфан Миңнуллин
Сюжет чыганагы Туфан Миңнуллин “Җанкисәккәем”
Пәрдәләр саны 2
Иҗат итү елы 1995
Беренче куелыш 1995 елның 27 октябре
Беренче куелыш җире Казан, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Тарих үзгәртү

 
"Җанкисәккәем" спектакле Камал театры сәхнәсендә
 
"Җанкисәккәем" спектакленә багышланган кечкенә буклет
 
"Җанкисәккәем" спектакленең 25 еллык юбилеена багышланган тамаша афишасы

«Җанкисәккәем» спектакле – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. 1995 елны әлеге әсәрне Туфан Миңнуллин Марсель Сәлимҗановның эксперименталь курсын тәмамлаучылар өчен махсус яза.[2]

«Җанкисәккәем» музыкаль комедиясе – театр репертуарындагы иң озын гомерле спектакльләрнең берсе. Комедия беренче мәртәбә 1995 елның 27 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела һәм әле һаман да актуаль булып кала.

Төп каһарманнар үзгәртү

Җәмилә бу дөньяда үзенә генә тиешле бәхетне эзләүче хыялга бай авыл кызы
Шүрәле урманга сыеша алмаган хыялый җан иясе, мәгълүм әкият герое
Нәсимә, Рәсимә авыл кызлары
Рим авыл егете
Исфан Казаннан кайткан егет
Шүрәлия, Шүрәлинә, Шүрик, Шүркә Шүрәленең нәселдәшләре

Кыска эчтәлек үзгәртү

"Син курыкма, Җәмилә. Болар – шүрәлеләр. Алар минем дусларым. Исәнмесез, дусларым! Менә, күрәсезме, бармакларым минем иректә. Җәмилә минем бармакларымны азат итте. Җәмилә бу чибәр кызның исеме. Таныш булыгыз, дусларым",— Шүрәле.[1]

Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Бу спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.[3]

"Әле болай белеп бетермим, төш булдымы ул, өн булдымы. Күземне ачып җибәрсәм, малай, – Шүрәле кызы! Күрсәң, малай, Нәсимәдән ямьсезрәк, Җәмиләдән чибәррәк. Син аны күрсәң ябыша идең, валлаһи. Ә минем пахмил, Шүрәлене түгел, үземне күрәсем килми. Мин әйтәм Шүрәле кызына, баш авырта, дим. Төзәтәм башыңны, ди. Шуннан алып китте каядыр, әйеме? Барып кердек бер чытырманлыкка. Анда – шүрәле көтүе. Шунда Шүрәле кызы нишли дисең инде? Мине уртага алып кереп бастырды бу. Бөтен шүрәлеләргә карап әйтә. Менә, карагыз, бу – кеше дип атала торган нәрсә, ди. Беләбез, диләр шүрәлеләр. Юк, белмисез, ди Шүрәле кызы, сез кешеләрне әйбәт дип уйлыйсыз, ди. Кешедән дә әшәке җан иясе юк, ди. Карагыз моның кыяфәтенә, ди. Моңарга карап төкерергә дә җирәнгеч бит, ди. Валлаһи, шулай ди, малай. Шуннан әйтә бу, ә безнең кайбер егетләребез кеше кызларына ияреп йөри башлаганнар, ди. Әгәр дә болай булса, бетәбез бит, ди. Кешеләр безне бетерәчәкләр, ди. Айнып китә яздым, малай. Куркуга төштем. Изәләр, мин әйтәм, болар мине. Ярый әле тимәделәр. Шуннан Шүрәле кызы мине бөтен звирләргә күрсәтеп чыкты",— Рим.[1]

Куелышлар үзгәртү

2019 елга Камал театры Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклен 300 тапкырга якын күрсәтә. 2019 елның 9 апрелендә спектакльне Камал театры залындагы тамашачы белән бергә «Татар-информ» аша онлайн карарга да мөмкин була. Куелган комедияне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиевлар белән куйган. Кайбер артистлар төрле сәбәпләр белән алышынып торса да, беренче көннән бирле уйнаган актерлар да була.[4]

2020 елның 25 ноябрендә спектакльнең 25-еллык юбилее уңаеннан олы тамаша оештырылды, ә камалчылар “Җанкисәккәем”нең озын гомерле булуының серләре белән уртаклашты.[5]

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Уфадагы гастрольләр вакытында спектакльгә Мостай Кәримнең: “Бик моңсу әсәр”- дип, бәя биргәнен искәртсә, театрның балетмейстеры, Сәлимә Әминова, хореограф буларак “Җанкисәккәем”не үзенең беренче җитди эше дип атады.[2]

Хәзерге вакытта спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, композиторы - Азат Хөсәенов, балетмейстер - Сәлимә Әминова. Рольләрдә: Җәмилә - Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы, Шүрәле - Вәҗиев Рамил Камил улы, Рим - Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы, Исфан - Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы, Рәсимә - Шәй­хет­ди­но­ва Миләүшә Наил кызы, Нәсимә - Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы, Шүркә - Мө­хәм­мәт­га­ли­ев Илтөзәр Әзһәр улы, Шүрик - Бариев Радик Зөфәр улы, Шүр-Шүр - Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы һәм Хәйруллин Искәндәр Илдар улы, Шүрәлия - Хә­ми­то­ва Люция Миннәхмәт кызы, Шүрәлинә - Төх­вә­тул­ли­на Илсөя Җиһангир кызы һәм Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
  2. Пьесалар / Туфан Миңнуллин. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 654 б. ISBN 978-5-298-04251-2

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү