Мансур Гыйләҗев, Мансур Аяз улы Гыйләҗев (1961 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, драматург, сценарийлар авторы, күчемсез милек эшмәкәре. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2006), ТР язучылар (1990), РФ театр әһелләре (2002) берлекләре әгъзасы.

Мансур Гыйләҗев

Тугач бирелгән исеме: Мансур Аяз улы Гыйләҗев
Туу датасы: 29 гыйнвар 1961(1961-01-29) (63 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, драматург
Иҗат итү еллары: 1983 - х. в.
Юнәлеш: драматургия, кино
Жанр: пьеса, киносценарий
Иҗат итү теле: татар теле, рус теле
Дебют: «Кәгазьдәге шау-шу» (1983)
Премияләр: Туфан Миңнуллин премиясе
Марсель Сәлимҗанов премиясе
Бүләкләр: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Татарстан кинематографистлар берлеге рәисенең иҗади өлеш буенча урынбасары.[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Туфан Миңнуллин премиясенең грамотасы белән. 2015, Түбән Кама

1961 елның 29 гыйнварында Казанда язучы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (19282002) гаиләсендә туган. Әнисе Нәкыя — укытучы. Туганнары: абыйсы Искәндәр (1958) — тарихчы-галим; энесе Рашат — эшмәкәр. Казан дәүләт инженер-төзүчеләр институтының архитектура факультетын тәмамлаган (1983). 19831986 елларда Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтында эшләгән.

Иҗаты үзгәртү

Мәскәү проектлар төзү институтында эшләгәндә (1983–1986) «Кәгазьдәге шау-шу» (рус. Бумажная волокита), «Бәби арбасы» (рус. Детская коляска), «Метеорит», «Ай капкасы» (рус. Лунные врата) кебек беренче пьесаларын иҗат итә[2]. 1986 елдан язучылык эше белән һөнәри шөгыльләнә. Авангард стилендә актив иҗат итә. «Ай капкасы» (рус. Лунные врата) (1990, ТКН), «Бичура» (2002, ТКН), «Мәхәббәт сүзлеге» (2005, ТКН) исемле пьесалар җыентыклары нәшер ителгән.

Куелган пьесалары үзгәртү

Камал театрында: 1986 — «Рәхәт яшибез», 1989 — «Бичура» (Фәрит Бикчәнтәевның ГИТИСтагы диплом эше), 1990 — «Казан егетләре», 1994 — «Тагын Казан егетләре», 2002 — «Баскетболчы», 2009 — «Курчак туе» (Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәре буенча, Ризван Хәмид белән берлектә), 2019 — «Исәнмесез»[3] һ. б.

«Әкият» курчак театрында: 1989 — «Патша кәләше», 1994 — «Кәвеш кигән Песи», 1998 — «Чегәннәр» һ. б

Әлмәт драма театрында: 1996 — «Сафиулла», 2006 — «Туй күлмәге».

Чаллы татар театрында: 1997 —«Дон Жуан Балчыклыда»; «Бурлак».

Минзәлә театрында: 2002 — «Яратылыш».

Уфаның «Нур» театрында: «Бичура»; 2002 — «Өзелгән юллар».

Казан яшьләр театрында: 2002 — «Алтынбәк һәм Су кызы».

Ырынбур татар театрында: 2015 — «Көтелмәгән бәхет»[4].

Кино өчен язган сценарийлары үзгәртү

2004 — «Күктау» (режиссер Илдар Ягъфаров), 2009 — «Бөркетләр» (режиссер Рамил Төхфәтуллин), 2010 — «Бибинур» (режиссер Юрий Фетинг, Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре буенча)[5], «Бурлак», «Нарат», «Байгал» (режиссер Илдар Ягъфаров) һ. б.

2023 — «Исенмесез»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны, балалары Зифа, Муса, Арман[8].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү