Туфан Миңнуллин премиясе
Туфан Миңнуллин премиясе, Туфан Миңнуллин исемендәге премия (рус. Премия имени Туфана Миннуллина) — драматургия өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия. Күләме — 50 мең сум.
Туфан Миңнуллин премиясе | |
---|---|
Ил | ![]() ![]() |
Төр | әдәби премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
СтатусҮзгәртү
Җәмгыятьтә зур резонанс алган һәм әдәби һәм театр җәмәгатьчелеге тарфыннан югары бәя бирелгән, Татарстан театрларында куелган иң яхшы драматик әсәрләр, Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган китаплар өчен бирелә[1].
ТарихҮзгәртү
2015 елда (язучының 80 яшьлек юбилее елында) драматург Туфан Миңнуллинның (1935—2012) исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.
Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә кандидат Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында карала.
Премия, кагыйдә буларак, ТР Язучылар берлегенең әдәби ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле катнашында тапшырыла.
ЛауреатларҮзгәртү
- 2015 ел — Мансур Гыйләҗев[2]
- 2017 ел — Рәдиф Сәгъди[3]
- 2018 ел — Хәбир Ибраһим[4]
- 2019 ел — Әмир Камалиев (Аманулла, 1960—2019) — вафатыннан соң[5]
- 2020 ел — Данил Салихов[6]
Түбән Кама театры премиясеҮзгәртү
2012 елдан Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театрда 2017 елда «Туфан Миңнуллин исемендәге театраль премия» булдырыла. Премия булдыруның төп максаты: Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә зур хезмәт куйганнары һәм театр сәнгатендәге казанышлары өчен артистларны һәм сәнгать эшчәннәрен бүләкләү һәм Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү.
Премиянең иң беренче лауреатлары — ТР атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева һәм Түбән Кама театрының чишмә башында торучы артистларының берсе Гөлнура Галиева[7].
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Премия имени Туфана Миннуллина. Сайт Союза писателей Республики Татарстан
- ↑ Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар. БТК сайты, 17.10.2015
- ↑ Татарские писатели удостоены четырех литературных премий. 2020 елның 22 июль көнендә архивланган. Татар-информ, 16.12.2017
- ↑ Язучылар берлеге Идарәсе премияләрне барлады һәм яңа әгъзалар кабул итте. matbugat.ru, 20.04.2018
- ↑ Драматургу Аманулле посмертно вручили премию им. Туфана Миннуллина. БТК сайты, 14.12.2019
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре. Интертат, 4.03.2020
- ↑ Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясенең беренче лауреатлары. Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты