Хәбир Ибраһим
Хәбир Ибраһим, әдәби пседонимы Ахир, Хәбир Кәбир улы Ибраһимов (1958 елның 19 ноябре, ТАССР, Апас районы, Борнаш авылы) — язучы-драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге (1994 елдан), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, ТР язучылар берлегенең А. Алиш, Т. Миңнуллин (2018), Г. Исхакый (2020) исемендәге әдәби премияләре лауреаты.
Хәбир Ибраһим | |
---|---|
Х.К. Ибраһимов | |
Тугач бирелгән исеме: | Хәбир Кәбир улы Ибраһимов |
Псевдонимнар: | Ахир |
Туу датасы: | 19 ноябрь 1958 (65 яшь) |
Туу урыны: | ТАССР Апас районы Борнаш авылы |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1990 — х.в. |
Юнәлеш: | драматургия, проза |
Жанр: | драма, роман, повесть |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Йокыга талган гүзәл» (2002) |
Премияләр: | Абдулла Алиш премиясе Туфан Миңнуллин премиясе Гаяз Исхакый премиясе (2020) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1958 елның 19 ноябрендә ТАССР Апас районы Борнаш авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Борнаш урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәният-агарту факультетын (1980) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1980 елдан Апас мәдәният йортында методист.
- Болгаер мәктәбендә физик тәрбия укытучысы, озайтылган көн тәрбиячесе.
- 1985 елда Әлмәндәр авыл клубы директоры.
- 1986 елдан Казанда: һөнәри берлекләрнең бердәм үзешчән сәнгать йорты бүлек мөдире (1986-1990).
- Казан телевидениесендә мөхәррир. «Җомга көн кич белән», «Афәрин» тапшыруларын әзерли.
- Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.
- Татарстан язучылар берлегендә әдәби консультант.
- «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында хәбәрче, «Татарстан», «Идел» (2004 елдан) журналларында бүлек мөдире.
- ТАИС (авторлык хокукларын яклау буенча оешма) директоры[1][2].
Иҗаты
үзгәртү1986 елда халык театрлары фестивале өчен спектакль әзерләгәндә, текстны үзенчә үзгәртеп яза. Шуннан соң кечкенә драма әсәрләре, шигырьләр яза башлый. 1990 елда «Идел» журналында беренче шигырьләре басылып чыга. 2001 елда «Аһәң» исемле беренче шигырьләр китабы, 2002 елда «Йокыга талган гүзәл» исемле проза китабы дөнья күрә. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» исемле беренче драма әсәрен «Адым» театр-студиясе сәхнәләштерә. Казан телевидениесендә аның әсәрләре буенча «Дәмдинов һәм Дәмин маҗаралары», «Калай әтәч», «Йөрәк җыр сорый» исемле телеспектакльләр төшерелә, 4 нәфис телефильм куелган (2002, «Ялгыз тәкәрлек» һ.б.). Пьесалары буенча әзерләнгән 20 спектакль Чаллы («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Ике хатынлы таксист»), Минзәлә («Кызыма килер йөз кеше», 1995, «Газиз ярым», 1997, «Җиденче кияү», 2005, «Җүләр хатын – һәрчак алтын»), Түбән Кама («Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз», 1990, «Мөхлис һәм Иблис», 1999, «Канатлы бозау», 2000), «Нур» («Төнге шаяру», 1994), Ырынбур («Ялгыз каен күзе», «Зрә дә гашыйк таксист»), Стәрлетамак[3] («Хатыным-алтыным», 2002), Тинчурин («Бәхетле килен», 1997, «Төн яна учакта»), Кариев («Ак Барс маҗаралары», 2012), Буа («Арыслан булса Сарбай», «Квартет») театрларында бара.
Социаль сатира жанрында эшли. «Мохтар һәм Туктар», «Тояклы җен» сатирик повестьлары, «Унөч урындык» сатирик роман-пародиясе бар.
Китаплары
үзгәртү- Аһәң (шигырьләр, поэмалар). Кереш сүз Мөдәррис Әгъләмов. Казан: Матбугат йорты, 2001.
- Йокыга талган гүзәл (хикәяләр, повестьлар). Казан: ТКН, 2002.
- Газиз ярым (пьесалар). Казан: ТКН, 2006.
- Ялгыз тәкәрлек (роман, повестьлар, хикәяләр). Кереш сүз Ләбиб Лерон. Казан: ТКН, 2008.
- Ышанма күз яшьләремә (чәчмә әсәрләр, проза). К.: 2022 [4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1998 «Татар пьесасы» бәйгесе, лауреат.
- 2006 «Яңа татар пьесасы» бәйгесе, лауреат.
- 2006 «Ел китабы» бәйгесе, 3нче дәрәҗә премия — «Газиз ярым» китабы (2006) өчен.
- А. Алиш исемендәге әдәби премия.
- 2018 Туфан Миңнуллин премиясе[5]
- 2020 Гаяз Исхакый премиясе
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Россия бизнесы классификаторы сайтында(үле сылтама)
- ↑ ТР эшлекле үзәге сайтында(үле сылтама)
- ↑ 2013 елның 1 октябреннән Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе, archived from the original on 2014-09-03, retrieved 2016-07-05
- ↑ Язучы Хәбир Ибраһимның яңа китабы чыкты. Татар-информ, 11.08.2022
- ↑ Язучылар берлеге Идарәсе премияләрне барлады һәм яңа әгъзалар кабул итте. matbugat.ru, 20.04.2018
Әдәбият
үзгәртү- Әдипләребез (биобиблиографик белешмәлек). 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
- Хәбир Ибраһим. Стефани (бәян). «Мәйдан» журналы, 2016 ел, № 6.
Сылтамалар
үзгәртү- Х.К. Ибраһимов ТР язучылар берлеге сайтында
- Х. Ибраһим белән әңгәмә. «Республика Татарстан», 23.10.2008 2017 елның 27 апрель көнендә архивланган.(рус.)