Равил Рахмани
Равил Рахмани (псевдоним, чын исеме Равил Фәйзрахман улы Кукушкин (1949 елның 8 мае, Буа районы Атау-Толымбай авылы) — әдәбият белгече, нәшрият мөхәррире, шагыйрь. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире (2007 елдан). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Филология фәннәре кандидаты (1985). Гыйльми эшчәнлеге әдәбият теориясенә, татар балалар шигъриятен өйрәнүгә, фольклорга, ХХ гасыр әдәбиятына багышланган. 700 татар әдибе турында ике томлы «Әдипләребез» исемле белешмәлек автордашы (2009, Р. Даутов белән бергә). «Кыйбла» нәшрияты ачып, татар телендә дин китапларын башлап чыгаручы.
Равил Рахмани | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Фәйзрахман улы Кукушкин |
Туган | 8 май 1949 (75 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Атау-Толымбай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият галиме, мөхәррир |
Җефет | Асия |
Балалар | кызы Сәрия |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Гаяз Исхакый премиясе (2021) |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1949 елның 8 маенда Татарстан АССР Буа районы Атау-Толымбай авылында биш балалы гаиләдә туган. Әтисе, МТС эшчесе, механик Фәйзрахман 1956 елда вафат. Әнисе Әминә (Бибиәминә) Җәләлетдин кызы — язучы Гомәр Толымбайның сеңлесе.
Буада Вахитов исемендәге урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1971) тәмамлаган. Диплом эшенең (җитәкчесе Нил Юзиев) темасы: «Поэзиядә логик фикерләү». КДУның татар әдәбияты кафедрасында аспирантура тәмамлый (1974, җитәкчесе Хатип Госман). Татар балалар шигъриятен өйрәнә. «Поэзиядә ассоциатив фикерләү» темасына диссертация язып тәмамлый. Ләкин шул ук елны Мәскәүнең Югары аттестация комиссиясе милли азчылык телләрендә язылган диссертацияләрне кабул итми башлый. Ике елдан соң, "фәнни хезмәтләр бары рус телендә генә язылырга тиеш" дигән рәсми карар чыга. Шул сәбәпле Равилнең диссертациясе якланмый кала, чөнки автор аны рус теленә күчереп язудан һәм рус телендә яклаудан баш тарта. Яшь галим унбер ел үткәч кенә «Татар совет балалар әдәбияты (үсеш үзенчәлекләре һәм шигъри аерымлык мәсьәләләре)» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1985).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1974 Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият мөхәрририятендә мөхәррир.
- 1983 елдан һөнәри язучы.
- 1984 елда Буадагы интернат-мәктәптә китапханәче.
- 1985 елдан Казанда: Казан дәүләт педагогия институтында, Казан дәүләт университетында, Татар гуманитар университетында татар әдәбиятыннан укыта. «Идел», «Татарстан» журналларында эшли.
- 2001-2002 елларда Татар энциклопедия институтында эшли.
- 2002-2005 елларда Татарстанның РФдәге вәкиллегендә (Мәскәү) эшли, Мәскәү педагогия институтында әдәбият укыта.
- 2007 елдан ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире.
Эшчәнлеге
үзгәртү- 1974-2001 Татарстан китап нәшриятында эшләү дәверендә 300 дән артык китапны мөхәррирли, төзи, нәшриятка тапшыра.
- 1980 «Татар балалар поэзиясе» антологиясен төзеп бастыра.
- 2007 елдан ТР ФАГ. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Казан, Татарстан, чит ил татар әдәбияты галимнәре катнашында, 7 томлык «Татар әдәбияты тарихы»н төзү һәм мөхәррирләү эше белән мәшгуль.
- 2009 700 татар әдибе турында ике томлы «Әдипләребез» исемле белешмәлек төзи (400 мәкаләне Рәис Даутов язган).
Иҗаты
үзгәртү10 яшеннән шигырьләр яза. Дистәләгән шигырьләре Буа районы «Яңа юл» («Байрак») газетасында басыла. Үсмер чагында Хәсән Туфаннан, Илдар Юзеевтан шигъри иҗат турында дәрес ала. Шигырьләр язса да, хезмәт вазифасы китап нәшриятында булса да, иҗат җимешләрен бастырырга бик ашкынып тормаган. Шигъри иҗатын 30-40 елга туктатып торып, фәнгә кереп китә.
«Мең чакрымга мең чакрым» шигырьләр җыентыгын Миргазыян Юныс югары бәяли [1].
Китаплары
үзгәртү- Татар балалар поэзиясе антологиясе (төзүче һәм кереш авторы Равил Рахмани). Казан, ТКН, 1980.
- Шигъри бишек (монография). Казан: ТКН, 1981.
- Канатлы дөнья (монография). Казан: ТКН, 1984.
- Зимагурлар һәм ристаннар җыры (фольклор). (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 1989.
- Юл догасы (дини әдәбият) (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 1990.
- Мең чакрымга мең чакрым (шигырьләр). Казан: ТКН, 2006.
- Гомәр Толымбай. Сайланма әсәрләр (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 2000.
- Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре: факсимиль басма (төзүче Равил Рахмани). Казан: ТКН, 2000.
- Әдипләребез (төзүчеләр Рәис Даутов, Р. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- «Мирас» журналының махсус саны. «Мирас», 2009 ел, № 10.
- Шәмси С. Китапчы – әдип, мөхәррир, галим. «Шәһри Казан», 1999 ел, 7 май.
- Вәлиев М. Гасырлар ярында...«Казан утлары», 1999 ел, № 5.
Сылтамалар
үзгәртү- Шигырләре Татар электрон китапханәсендә 2016 елның 6 апрель көнендә архивланган.
- Рахмани Равил