Абдулла Алиш исемендәге премия
Абдулла Алиш исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе. Татар язучысы Абдулла Алиш (Абдуллаҗан Габделбари улы Алишев, 1908―1944) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
Абдулла Алиш исемендәге премия | |
---|---|
Ил | РФ / Татарстан |
Төр | премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Тарих
үзгәртү1990-елларда балаларга атап иҗат ителгән әсәрләр өчен «Ялкын» журналы редакциясе Абдулла Алиш исемендәге премия булдырган.
1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела. Ул ел саен шагыйрьләргә һәм язучыларга, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә.
Аның беренче лауреатлары – татар балалар әдәбияты классиклары Ләбибә Ихсанова һәм Шәүкәт Галиев[1].
Төрле елларда премиягә Рөстәм Мингалим, Рафис Корбан, Фәнис Яруллин, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һәм башкалар ия булган[2].
Абдулла Алиш исемендәге республика әдәби премиясен, гадәттә, А. Алишның туган авылы ― Спас районы Көектә тапшырганнар. Казанда лауреатларны игълан гына иткәннәр, ә тапшыру үзе биредә узган. Соңгы тапкыр бу тантана 2018 елда булган[3].
Статус
үзгәртүБалалар әдәбияты (проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть һәм публицистика) өлкәсендә соңгы өч елда нәшер ителгән әсәрләр, шулай ук заманча балалар әдәбиятын пропагандалау буенча актив эшчәнлек өчен бирелә.
Премия күләме ― 30 мең сум[4].
Лауреатлар
үзгәртүМоны да карагыз: Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары
- 1996 – Ләбибә Ихсанова
- 1996 – Шәүкәт Галиев
- 1997 – Роберт Миңнуллин
- 1997 – Рөстәм Мингалим
- 1998 – Хәкимҗан Халиков
- 1999 – «Сабантуй» газетасы
- 2000 – Ләбиб Лерон
- 2000 – Рәшит Бәшәр
- 2001 – Җәүдәт Дәрзаман
- 2002 – Роза Хафизова
- 2002 – Галимҗан Гыйльманов
- 2003 – Илсөяр Сөнкишева
- 2003 – Рафис Корбан
- 2004 – Мәрзия Фәйзуллина
- 2004 – Йолдыз Шәрәпова
- 2004 – «Мәгариф» нәшрияты
- 2005 – Әнәс Хәсәнов
- 2005 – Энҗе Мөэминова
- 2005 – «Салават күпере» журналы
- 2006 – Равил Рахмани
- 2006 – «Ялкын» журналы
- 2006 – Татарстан китап нәшрияты
- 2007 – Алмаз Гыймадиев
- 2008 – Вакыйф Нуриев
- 2008 – «Әкият» курчак театры
- 2009 – Бикә Рәхимова
- 2010 – Дания Гайнетдинова
- 2010 – Мөҗәһит Әхмәтҗанов
- 2011 – Фәнис Яруллин
- 2011 – Фарсель Зыятдинов
- 2012 – Нәкыйп Каштанов
- 2013 – Солтан Шәмси
- 2014 – Хәбир Ибраһим
- 2015 – Фәйрүзә Мөслимова
- 2016 – Хәлим Җәләй
- 2017 – Ленар Шәех
- 2018 – Факил Әмәк
- 2019 – Нурия Сәйар
- 2021 – Эльмира Шәрифуллина[1]
- 2023 – Рәхимә Арсланова, Фирдәвес Әһлия[5]
- 2024 – Рухия Ахунҗанова[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Абдулла Алиш әдәби премиясе лауреаты билгеле! (+ барлык Абдулла Алиш премиясе лауреатлары исемлеге). belem.ru
- ↑ Республиканская акция «Время читать самое лучшее»: читаем книги лауреатов премии имени А. Алиша, archived from the original on 2022-08-25, retrieved 2022-08-25
- ↑ «Школу назвать его именем не успели»: как живет малая родина Абдуллы Алиша село Каюки
- ↑ «Мы делили апельсин…»: как Союз писателей Татарстана присуждает литературные премии?
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024