Ләбибә Ихсанова

татар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, СССР Язучылар берлеге ә

Ләбибә Фәез кызы Ихсановататар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ләбибә Ихсанова
Туган телдә исем Ләбибә Фәез кызы Ихсанова
Туган 23 август 1923(1923-08-23)
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылы
Үлгән 26 июль 2010(2010-07-26) (86 яшь)
Күмү урыны Яңа бистә зираты[1]
Яшәгән урын Голубәтников урамы, Казан[2]
Һөнәре язучы, журналист

Тормыш юлы үзгәртү

1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туа. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм күмәк хуҗалык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Студент елларында әдәбиятка килә. 1945 елда Ләбибә Ихсанова КПСС сафларына кабул ителә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Ләбибә Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат һәм журналистика өлкәләренә багышлый. Үз хезмәт юлын ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакциясе хезмәткәре буларак башлый. Аннары “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) журналының баш мөхәррире була. 19601967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Соңыннан «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип эшен башкара.

Язучының «Көмеш елга” дигән беренче китабы 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Әнием көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Космонавтлар урамы», «Авылдашлар», «Наил һәм Фаил» дигән повестьлар, «Ачылмаган сер», «Тау чәчәге» һәм башка шундый хикәяләр иҗат итте. Алтмышынчы еллар ахыры һәм җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Ул иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Лев Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуаш язучысы Алексей Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Ләбибә Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.

Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана, 19591974 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары корылтаенда делегат булып катнаша.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләбибә Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның “атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елдан ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучы 2010 елның 26 июлендә 86 яшендә якты дөнья белән хушлашты.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Ләбибә Ихсанова темасы буенча бит бар
  1. Көмеш елга: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 36 б. – 10000 д.
  2. Космонавтлар урамы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 102 б. – 11000 д.
  3. Тынгысызлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 398 б. – 11000 д.
  4. Наил, Фаил һәм башкалар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 416 б. – 15000 д.
  5. Милиционер малае: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 189 б. – 15000 д.
  6. Тузганак: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 257 б. – 5000 д.
  7. Шомырт чәчәкләре ак кына: хикәяләр – Казан: Мәгариф, 2003. (Латин графикасында.)
  8. Кемгә сөйлим серләремне?: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 320 б. – 3000 д.

Иҗаты турында үзгәртү

  1. Бакир Г. Балалар аның дөньясы // Татарстан яшьләре. – 1973. – 23 авг.
  2. Ихсанова Л. Әдәбият җиңде // Идел альманахы. – 1976. – № 7. – 63–64 б.
  3. Әхмәдуллин Ш. Иҗат портретына сызыклар... // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 96–109 б.
  4. Кукушкин Р. Балалар дөньясы тылсымчысы // Соц. Татарстан. – 1983. – 21 авг.
  5. Шәрәфи Г. Ихласлылык // Казан утлары. – 1983. – № 8. – 137–141 б.
  6. Хисамов Н. Бәрәкәтле чишмәләр // Н.Хисамов. Бәрәкәтле чишмәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 67–75 б.
  7. Гыймадиев А. Балачакның тугры илчесе // Казан утлары. – 2003. – № 8. – 132–134 б.
  8. Яхина Р. Көчле мәктәп үткән кешеләр // Шәһри Казан. – 2003. – 22 авг.
  9. Юнысова А. Берсе ай, берсе кояш! // Ватаным Татарстан. – 2003. – 30 авг.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ахмадуллин Ш. Лябиба Ихсанова // Дет. лит. – 1976. – № 4. – С. 12–15.
  2. Гинкова К. Твоя книжная полка // Пионерская правда. – 1976. – 17 сент.

Искәрмәләр үзгәртү