Алексей Филиппович Талвир (чын фамилиясе - Башкиров; 1909-1979) - чуаш язучысы, драматург һәм прозаик, журналист, корреспондент. 1941 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Алексей Талвир
Туган 21 март 1909(1909-03-21)
Батыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР
Үлгән 9 сентябрь 1979(1979-09-09) (70 яшь)
Чабаксар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы, прозачы, публицист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биография үзгәртү

1909 елның 8 (21 мартында) Олы Батыр авылында туган (хәзерге вакытта Батыр районы үзәге, Чуашстан). Беренче Май мәктәбен, МДУны тәмамлаган. СССР халыклары Үзәк нәшриятының Чуваш секциясендә, СССР Язучылар берлегенең комсомол оешмасы секретаре, ВЛКСМ үк пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат буенча инструкторы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында взвод командиры, ротаның политругы, «Комсомольская правда»газетасы корреспонденты була. Көнбатыш, Брянск, Сталинград һәм 2 нче Балтыйк буе фронтларында сугышларда катнаша. Сугыш вакытында авыр яралана. 1941 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Демобилизациядән соң берничә ел дәвамында «Коммунизм ялаве» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1954-1958 елларда Чуашстан язучылар берлеге идарәсе рәисе.

1960 елда Казанга күчеп килә. Биредә аның инициативасы белән «Хусан» альманахының (Казан) басмасы оештырыла. Күп еллардан соң язучы туган ягына әйләнеп кайта. Пьесалар, истәлекләр яза, 1812 елгы Бөек Ватан сугышы темасына зур тарихи роман яза.

1979 елның 9 сентябрендә вафат була. Чабаксарда җирләнгән.

Чабаксарның Төньяк-Көнбатыш районындагы урам Алексей Талвир исеме белән аталган.

Иҗаты үзгәртү

  • «Кышкы суыкта» — 1929 елда чыга. Автор кабаладан шәһәргә качкан ике ятим малайның катлаулы язмышын сурәтли. Бу әсәрдә хакимиятнең балалар сукбайлыгына каршы авыр көрәше чагылдырыла.
  • «Хата» — 1931 елда чыга. Бу әсәрдә егерменче еллар комсомоллары турында сөйләнә. Китап геройларының берсе ул үзе булган.
  • «Буа трактында» - 1953 елда чыга. Повестьта революция алдыннан чуваш халкының тормышы ачыла. Бу китап дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән.
  • «Сугышка кадәр, сугышта, сугыштан соң» — дүрт повестьтан тора: «Канат кагу», «фронт юлларында», «Акча хакына түгел», «Идел ага».
  • «Фундамент» (1965) — Чуашстанда эшче сыйныф һәм техник интеллигенция формалаштыру темасын күтәрүче роман.

Чыганаклар үзгәртү

  • Алексей Талвир (Башкиров Алексей Филиппович) / Юрьев М. Писатели Советской Чувашии / М. Юрьев, З. Романова. — Чебоксары, 1988. — С. 294—296.
  • Алексей Талвир — улып чувашской литературы // Юхма М. Имена улиц твоих, Чебоксары! / М. Юхма. — Чебоксары, 2000.— С. 121—125.
  • Вспомним о Талвире // Чебоксарские новости. — 1999. — 20 марта.
  • Решетина Л. В память о Талвире / Л. Решетина // Чебоксарские новости. — 1999. 24 марта. — С.1.
  • Юхма М. Талвир неизвестный — опальный / М. Юхма // Советская Чувашия.— 1999.— 13 марта и др