Фәйрүзә Мөслимова
Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова — татар шагыйрәсе.
Фәйрүзә Мөслимова | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова |
Туу датасы: | 9 июль 1954 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Балтач |
Үлем датасы: | 7 ноябрь 2021 (67 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, ТР, Казан |
Ватандашлык: | ССРБ Россия Федерациясе/ Татарстан |
Эшчәнлек төре: | журналист, шагыйрә |
Жанр: | поэзия, публицистика |
Иҗат итү теле: | татар |
Дебют: | 1992 ел |
Премияләр: | Абдулла Алиш премиясе |
Биография
үзгәртүФәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.
Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта,«Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.
2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе.
Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.
Вафаты
үзгәртү2021 елның 7 ноябренә каршы төндә Казанда, Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат булган. Самосырово мөселман зиратында җирләнә [1][2][3]
Басма китаплары
үзгәртү- Бер тауда ун чишмә (коллектив җыентык), Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел.
- Ярату яралары, Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.
- Апрель кары, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
- Алтын йозак, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.
Гаиләсе
үзгәртүИре Камил Сәгъдәтшин (29.02.1952), «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Улы Илдар Сәгъдәтшин (3.02.1978), 2015 елдан ТКН генераль директоры; килене Гүзәл, оныклары Илсинә, Сәлим.[4].
Кызы Гапсәләмова Диләрә Камил кызы, оныклары Азалия, Сәед, Зариф.[чыганагы?]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Азатлык радиосы, 7.11.2021
- ↑ Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты. ТР язучылар берлеге, 7.11.2021
- ↑ Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат. Tatar-inform.tatar (2021 елның 7 ноябрь). 2022 елның 23 декабрь тикшерелгән. “Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде: иртәнге 3 тулып 10 минутта РКБда язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың ковидтан гомере өзелде…”
- ↑ «Хатын-кыз чибәр була!». «Сөембикә», 2021 ел, август, 52-53нче бит
Чыганаклар
үзгәртү- Сабантуй газетасы, №10 (5812) 5 март, 2011 ел.