Актаныш авылы — Актаныш районы үзәге. Ул Казаннан 381 чакрым ераклыкта урнашкан. Актаныш утырган тауның бер өлешен Ирмәш, икенче өлешен Текә тау дип атап йөртәләр. Агыйдел ягыннан караганда, Актаныш очарга канат каккан аккошны хәтерләтә. Яшеллеккә төренгән күп катлы ак биналар менә-менә зәңгәр күккә ашар кебек.

Актаныш
Рәсми исем Актаныш һәм Актаныш
Рәсми тел татар теле һәм Рус теле
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия
Нәрсәнең башкаласы Актаныш районы[1] һәм Актаныш авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Актаныш авыл җирлеге[1]
Халык саны 9615 (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 67 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Почта индексы 423737
Беренче язма телгә алу 1715

Тау астында Урал таулары итәгеннән юл алган Агыйдел елгасы ага. Аның матурлыгы күп җырларда җырлана, хикәяләрдә сөйләнә. Актаныш районын үтеп беркадәр акканнан соң, Агыйдел Камага к

илеп кушыл

Башкортстан чигендә, Татарстанның көнчыгышында Казаннан 381 чакрым ераклыкта, Камбарка тимер юл станциясеннән 66 чакрым көньяктарак урнашкан.

Авылның көньягында безнең эрага кадәр III йөздә, безнең эраның 5 йөзлегенә кадәр авыллык, ә көнчыгышта безнең эрага кадәр I, II меңьеллыкта торулык булган. Димәк, бик тә үтә заманнарда ук биредә халык яшәгән. Фин-угыр кабиләсе вәкилләре гомер кичергән. Шулардан калган мари зиратын өлкәннәр әле дә хәтерли, алар Нөркә әрәмәсе янында гомер иткән.

Шулар янына хәзерге Башкортстанның Борай ягыннан Ярмөхәммәт баба 6 кеше белән күчеп утыра. 1557 елда башкорт кабиләләре Россиягә кушылгач, Агыйдел белән Ык арасындагы элекке Болгар дәүләте - Казанлыгы җирләрен патшага хезмәт итүче йомышлы татарларга, мишәрләргә бирүбашлана. Актанышка мөселманнарның килеп урнашуы шушы чорларга туры килә. Алар Нөрәкә урманындагы инеш ярында землянка казып, шунда гомер кичерә башлый. Сөйләмнәрендә «кый» кушымчасын еш кулланганга, якын-тирә авыл, Әҗәкүл кешеләре бу торак пунктын Кый авылы дип атыйлар. Актаныштан инешнең икенче ягына утырган актанышбашлылар элекке торган урыннарын Иске Йорт дип йөртә.

Актаныш турында матур риваятьләр, гоманнар берничә булса да, атама, гадәткә кергәнчә, елга исеменнән алына, елга башы өлешендәге авылның Актанышбаш дип аталуы да моңа дәлил була ала. Кый татарлары башта ау, балык тоту, мал асрау белән шөгыльләнгән, урманны кисеп, җир әзерләп, иген дә игәргә керешкәннәр.

Авылда ясаклы татарлар, шулай ук өйләнмәгән, җирсез марилар, удмуртлар, татарлар, чуашлар, мордвалар яши. 1723 елда монда 12 хуҗалыкта 36 ир-ат яшәве, 8 йортның ясак түләве, 4 сенең берни түләмәве теркәлгән. 1748 елда ир-атлар 54 кә җитә. 1762 елның июнендә тутырылган кәгазьләрдә Ишкинә Уразаевның (Е. Пугачев явында отряд белән җитәкчелек итә, анда Актаныштан, якын-тирә авыллардан 130 га якын яугир туплана) - староста, 4 майда Габделкәрим Болтинның команда старшинасы, ә Ибраһим Урызбаевның сайланган вәкил буларак авылга биргән бәяләре архивта сакланган, бу вакытта типтәрләр булуы да билгеле. Алар хуҗалыгы 1822 елда 35 кә, ир-атлары - 99, хатын-кызлары 93 кә җитә.

Актаныш елгасында мәрсин балыгы (осетр), аның ак, кызыл, иң эре төрләре, чөгә, җәеннәр уйный, төзелешкә яраклы юкә, усак, имән, зирек һәм каен, тал агачлары үскән урманнарында бүре, аю, төлке, куян, тиен, ас кебек җәнлекләр, көртлек, боҗыр, кыр тавыгы, кырларында торна, бүдәнә, суларында кыргый каз, үрдәк, шөлди, чуллык ише кошлар үзләренә урын тапканнар.

1822 елда типтәрләрдән тыш башкорт катламындагы кешеләр булу да язып калдырылган, алар ясаклы кешеләр саналган, мәҗүсиләр салым түләгән.

Кырда эшләүдән тыш хатын-кызлар җитен, киндернең аерым төрен һәм йон эрлиләр, киндер, постау тукыйлар, боларны саталар да.

1855 елда тутырылган кәгазьләрдә авыл Актанышбаш дип язылган, бу вакытта 90 йортта 283 ир-ат, 178 хатын-кыз гомер кичерә. Мәчет, мәдрәсә була, халык умартачылык, урман кисү, такта яру белән шөгыльләнә. 70 гаиләдән ирләр Чөгәнә, Әҗәкүл пристаньнарында йөк төяү һәм бушатуга да йөргәннәр.

Имана җирләре 3 - 6 - 9 - 12, кайчагында 15 елга бер бүленгән, шул вакытта сугыш, үтереш очраклары күзәтелгән. Әргәнеш болынын ел саен Борай алпавытыннан арендага алганнар.

1913 елда халык 909 дисәтинә сөрү, 660 дисәтинә болын-печәнлек, 148 дисәтинә көтүлек, 116 дисәтинә куаклы җирләрдән файдаланган (бөтенесе 1943 дисәтинә). 1921 елда сөрүлек 585 дисәтинәгә арттырылган, ләкин болын - 404, көтүлек 33 дисәтинәгә киметелгән.

1884 елда 156 хуҗалык - 431, 1913 тә 285 гаилә 413 эш аты тоткан. Бу бәхеткә ирешә алмаганнар хуҗалыкларның 18-20 процентын тәшкил иткән. Өч гаиләнең берсендә сыер булмаган, 50 хуҗалық бернинди мал-туар асрамаган.

XX йөз башында авылда 10 гаилә кунып чыгу урыны тоткан, өч - төрле ашамлык, ике - мануфактура, тагын аракы, сыра кибетләре була.

Һәр пәнҗешәмбедә базар, XIX гасырда 29 сентябрьдән б октябрьгә, ХХ йөздә 24 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, 1927-1929 елларда 14 - 24 февральдә ярминкәләр оештырыла.

ХХ гасыр башыннан почта-телеграф бүлекчәсе эшли. Ашлык киптерү урыны, ашлык саклау магазины, кирпеч заводы, тимерче алачыгы була. Митҗан Мәҗитов, Шагали Мөхитов, Дмитрий Шабалин, Хәлфин кебек байлар авылны үз кулларында тота. Алардан калган бина-складлар бүген дә исәннәр, төрле оешмаларга сыену урыны булганнар.

Октябрь инкыйлабыннан соң Сәетгәрәев (Аеш кешесе) рәислегендә беренче совет волость комитеты оеша. 1919 елның мартында төбәкне Колчакның Гайда һәм Ханжин дигән генераллары җитәкләгән армияләрнең отрядлары басып ала. 27 мартта алар тар-мар ителә. Аңа кадәр 1918 елның май аенда баш күтәргән Чехословакия корпусы фетнәчеләре, җәй урталарында пароходка төялеп, Әҗәкүлгә килеп төшә, канлы гамәлләр кыла. 1920 елның 27 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр өяздә үткәрелгән икмәк җыю атналыгы халыкта зур каршылык тудыра һәм нәтиҗәдә сәнәкчеләр фетнәсе дигән баш күтәрү тууга сәбәпче була, Кара балта дигән әйдәман, Бакалы ягыннан Чуракайга фетнәчеләре белән килеп, совет активларын, укытучыларны канга батыралар, Иске Байсар аша Такталачык юнәлешендә хәрәкәт итәләр. Анда Газиз Шамматов дигән укытучы утта яндырып үтерелә, Байсар волосте хезмәткәре Хәбибрахмановны балта белән тураклыйлар, мөгаллимә Рабига Фәйзуллинаны каты қыйнап, мәсхәрәлиләр, февраль суыгында ярым ялангач, яланаяк килеш урамда йөртәләр. Садыйк Фәйзуллинны атып үтерәләр. 12 кызылармеецның башына җитәләр.

Актанышның үзендә чех фетнәчеләре волком рәисе Гыймран Мәрдәмшинны 4 иптәше белән бергә 14-15 август көнендә тау башында атып үтерәләр, Октябрь аенда шул дошманнар Чөгәнәдән Камилҗан Гафаровның да башына җитәләр. Әлеге бәрелешләр, каршы торулар эзсез калмый: соңыннан Актанышта 24 кеше репрессияләнә. 18 хуҗалыкка кулак ярлыгы тагыла.

Авылда 1928 елда «Кредит ширкәте», 1929 елда Әҗәкүл икмәк әзерләү пункты янында «Коопикмәк» оештырыла. Аннан «Үзәк» исеме астында күмәк хуҗалык төзелә. Аның карамагында 2848 гектар җир була, шуның 1544 гектары - сөрүлекләр, 590 гектары - болынлык, 249 гектары - көтүлек. Ул ахырдан 249 хуҗалыкны берләштерә (1940), 1949 елда алар 167 гә кала. 1950 елда Чөгәнәдәге «Ирек» һәм «Кызыл Йолдыз», 1958 елда «Урал» хуҗалыгын (Актанышбаш, Ирмәш, Әҗәкүл) аңа кушалар. Хәзер ул «Нива» ЖЧЖ булып көн күрә, Тыңламасһәм Кәзкәй авылларындагы хуҗалыкны да үз эченә алды.

Башта Гәрәй волосте Әҗәкүл түбәсенә, аннан Кыргыз волостеның Тугыз түбәсенә, 1798-1865 елларда Унберенче йортка карый, аннан - волость, 1930 елның 10 августыннан район үзәгенә әйләнә. 1988 елның 29 июленнән 1991 елның 21 гыйнварына кадәр шәһәр тибындагы бистә булып торды, кабат авылга әйләндерелде.

Халыксаны үзгәреше: 1913 елда авылда - 1417, 1920 дә - 1739, 1926 да - 1274, 1938 дә - 1874, 1949 да - 1699, 1958 дә - 2168, 1965 елда 675 хуҗалык һәм фатирда - 2610, 1989 да 1975 гаиләдә - 6736, 1993 тә 2325 йорт һәм фатирда 7861, 2010 елда 3064 гаиләдә 8944 кеше яши, Район ҳалкының 28 процентка якыны биредә гомер кичерә, Авыл янындагы Бүләк, Нөркә, Кытыл әрәмәлекләре һәм Әргәнеш болыны Кама буе ягындагы аерым саклана торган табигать җирлекләре исемлегенә кертелделәр.


ТарихҮзгәртү

Актаныш авылына кешеләр моннан 300—400 еллар элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Нөркә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.

Актаныш исеменең килеп чыгышыҮзгәртү

Беренче риваятьҮзгәртү

Бер кешегә каяндыр кунак килә. Өй хуҗасының ындыр табагында ашлык суккан чагы була. Килгән кеше хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша, «Миңа синең әтиең таныш бит» дигән сүзне дә әйтә.

Малай, әтисенә барып: «Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра»,— ди. Килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, һәм ул ак чырайлы булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкач: «Минем малай синең ак танышың килгән, сине чакыра»,— дип, көлеп сөйләгән, имеш. Шуннан соң бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән.

Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда, шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны «Актаныш» буасы дип йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

Икенче риваятьҮзгәртү

Икенче риваять буенча, имеш, Актаныш аккошлар иле булган. Ә аккошлар табигатьнең иң чиста һәм матур урыннарын сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьтә хаклык бардыр.

ТабигатьҮзгәртү

Актаныш Агыйдел һәм Иске Идел елгалары буена утырган. Актанышның урыны бик матур. Ул яшеллеккә күмелгән. Елга-инеш, тау итәкләре, юл буйларына, чокыр тирәләренә агачлар утыртылган.

Актаныш уртасыннан Актаныш елгасы ага. Ул зур түгел, авылны икегә аера. Авылда тагын Ак инеш бар, аны һәрвакыт карап һәм чистартып торалар. Инеш Актаныш елгасына кушыла. Авылдан ерак түгел Озын күл, Чөгәнә күле, Бака күле, Үлек күле исемле күлләр урнашкан.

Актанышның ике ягында Нөркә һәм Бүләк урманнары бар. Бүләк урманы янында гына матур агач корылма белән уратып алынган чишмә чыга. Һәр ел саен җәй көне чишмәне чистарталар һәм корылмасын буйыйлар. Авыл читендә Куян сазлыгы исеме алган сазлык, Олый басуы һәм Нөркә яланы бар.

Авыл халкыҮзгәртү

Актаныш — зур авыл. Анда элек мәчетләр, мәдрәсәләр һәм кибетләр күп булган. 1930 елда авыл мәчетенең манарасы киселүне авыл халкы бик авыр кичерә. Хәзерге вакытта авыл мулласы яшь буынга дин сабагы укыта. Укырга кызлар һәм егетләр бик теләп йөри.

Авылда ике зират бар (иске һәм яңа зиратлар). Ул зиратларны карап, чистартып һәм коймаларын төзәтеп торалар. Моның өчен аерым кешеләр билгеләнгән.

МәгарифҮзгәртү

МәдәниятҮзгәртү

Актанышта туган танылган кешеләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 15нче бит.

ИскәрмәләрҮзгәртү