Актаныш драма һәм комедия театры

Актаныш драма һәм комедия театры, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында эшләүче муниципаль мәдәният оешмасы (театр). 2019 елда Актаныш халык театры нигезендә оештырыла, әлегә муниципаль театр буларак чыгыш ясый. Тамашаларын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә, район авылларындагы мәдәният сарайларында, Башкортстанның Илеш һ. б. районнарында күрсәтә[1].

Актаныш драма һәм комедия театры
Актаныш муниципаль
драма һәм комедия театры

Театр урнашкан Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае
Адрес 423740 Тынычлык проспекты, 9
Актаныш, Татарстан

Адресы: 423740 ТР, Актаныш, Тынычлык проспекты, 9
Режиссер (2019 елдан) — Нур Мәкәрим улы Хөсәенов, Татарстанның атказанган артисты[2].

Тарих үзгәртү

1974 елдан Актаныш халык театры буларак эшли. Әнгам Атнабаевның «Мәхәббәт турында җыр» дигән әсәре нигезендә куелган спектакль (режиссер — Гали Арсланов) өчен халык театры исеме бирелгән.

2019 елдан Актаныш районының муниципаль драма һәм комедия театры.

2019 елда Казанда Камал театрында Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи драмасын күрсәткәч, театрга дәүләт театры статусын бирү турында сөйләшү булды [3][4].

Репертуар үзгәртү

2016 елда Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов (Минзәлә театрыннан) Актаныш халык театрына эшкә кайткач, Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романын сәхнәләштерә (инсценировкасын үзе язган, Алмыш ханны башкарган; Илнур Локманов төп рольдәге Тотышны уйный, Айзирәк Локманова Тотышның сөйгән яры — Алмыш ханның кызы Аппак ролен башкара)[1], Мансур Гыйләҗевның «Яратылыш» пьесасын «Мин бит сине тапкан идем» исеме белән, Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!» исеме белән сәхнәгә куя[5].

Рабит Батулланың «Өйләнәм! Бетте-китте!» комедиясе — Актаныш муниципаль драма һәм комедия театрының беренче спектакле[6].

2022 елда федераль акчалар хисабына театр ике спектакль куйган. Берсе ― Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Көтәм сине» спектакле. Театр аның белән гастрольләргә йөри. Икенчесе ― Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кайтыр өчен китәм» пьесасы буенча Әлфия Авзаловага багышлап куелган спектакль. Театр аны драматургка махсус заказ белән яздырган. Спектакль Әлфия Авзалованың юбилеена әзерләнә.

2023 елдан башлап, театр «Бердәм Россия» партиясенең спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирә торган «Кече ватан театрлары» федераль проектына кертелгән. [7]

Коллектив үзгәртү

Театр коллективы 12 кешелек, нигездә, мәдәни белемгә ия артистлар: Рөстәм Мусин, Алсу Булатова, Нәзлия Гобәева, Эльвира Мөхәммәтҗанова, Зәмзәмия Хәсәнова, Альбина Хөсәенова, Рөстәм Хөсәенов, Елена Әдһәмова, Гөлнара Талипова, Данир Басыйров, Айнур Хөсәенов, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов һ. б.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Актаныш халык театры кыю әсәргә алынудан курыкмый. Азатлык радиосы, 16.05.2019
  2. Гөлинә Гыймадова. Нур Хөсәенов. 2020 елның 8 февраль көнендә архивланган. «Ватаным Татарстан», № 94, 21 июнь 2013 ел
  3. Ләйсән Газизова. Актаныш театры: Сәхнәдә - хаклык, үзеннән көлде халык. 2020 елның 6 февраль көнендә архивланган. Актаныш районы мәгълүмат үзәге
  4. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Актаныш театры көннәре үтә. Камал театры сайты, 29.04.2019
  5. Актаныш театры «Өйләнәм! Бетте-китте!» спектакле премьерасын күрсәтте. Татар-информ МА, 13.12.2019
  6. Лилия Бәхтиева. «Өйләнәм! Бетте-китте!» комедиясе 15нче тапкыр сәхнәгә күтәрелде. 2020 елның 6 февраль көнендә архивланган. Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге, 10.10.2020
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда федераль акчалар алучы театрлар саны арткан – Актаныш театры кушылган. Татар-информ, 17.02.2023

Сылтамалар үзгәртү