Төп менюны ачу

Гали Арсланов (тулы исеме Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов) — татар галиме, мәдәният хезмәткәре, сәнгать фәннәре докторы (1993), профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы, Татарстан Язучылар берлеге (2007 елдан), Татарстан театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире.

Гали Арсланов
Туган телдә исем Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов
Туган 6 октябрь 1947(1947-10-06) (72 яшь)
Актаныш районы, Түмерҗә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре галим, язучы, режиссер, педагог
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме дуктыры[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1947 елның 6 октябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Түмерҗә авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне күрше Теләкәй авылында, ә урта мәктәпне 1965 елда Такталачык авылында тәмамлый. Бер ел Әлмәт татар дәүләт драма театры каршында режиссер Г. Юсупов оештырган студиядә укыганнан соң, армия сафларына алына. 1969 елда хезмәтен тәмамлап кайткач, Актаныш район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 19701974 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында танылган режиссер Ш. Сарымсаков классында режиссура сәнгате буенча югары белем ала. Актаныш район халык театрында режиссер булып эшли. 1975 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1978 елда шушы ук институтта эшкә калдырыла, төрле елларда кече, өлкән, баш гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1984 елдан сәнгать фәннәре кандидаты, 1993 елдан сәнгать фәннәре докторы. Шул ук елдан институтның сәнгать, 2007 елдан театр һәм музыка бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Татарстанның беренче Президенты М.Ш. Шәймиевның Рәхмәт хаты, Татарстан мәдәният министрлыгы, Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Фәннәр академиясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Казанның 1000 еллыгына багышланган медаль иясе. Хезмәт ветераны.

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

Милли театр сәнгатенең төрле өлкәләрен — актерлык осталыгы, драматургия, сценография, режиссура проблемаларын бердәй тирән аңлый торган белгеч Г. Арсланов — татар сәхнәсенең үткәне, бүгенге көне, киләчәгенә багышланган 450 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы:

Татар театрының күренекле шәхесләре Г. Кариев, В. Мортазин-Иманский, М. Мутин, К. Тинчурин, Г. Исмәгыйлев, Г. Девишевка һ.б. багышланган мәкаләләр бар. Бу хезмәтләр театр белгечләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ачыш дәрәҗәсендә кабул ителәләр. 

Киңрәк алганда, галимнең эзләнү-тикшеренү өлкәләре булып татар халкының рухи мәдәнияте, милли сәнгатебез тарихы һәм теоретик нигезләре, театр сәнгате проблемалары тора. Гали Арсланов — күпкырлы, киң диапазонлы сәнгатькәр. Аның хезмәтләреннән сәнгать, әдәбият белгечләре генә түгел, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә файдалана. Монографияләре шулай ук югары театраль уку йортларында театр тарихы (татар театры) укытканда, халык театрлары, драма коллективлары һәм студияләр эшендә дә кулланыла. 

Актив эшләп килүче тәнкыйтьче буларак, Г. Арсланов кулын һәрвакыт милли сәнгатебез пульсында тотарга тырыша, аерым сәхнә әсәрләрен дә, гомумән милли сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен дә өйрәнә, аның киләчәген күзалларга омтыла. Галим, тәнкыйтьче һәм театраль педагог Г. Арслановның күпсанлы, региональ, халыкара фәнни теоретик конференцияләрдә, радио, телевидение, республика вакытлы матбугаты аша ясаган чыгышлары татар халкының традицион һәм профессиональ сәнгатенә сак караш, җитди игътибар, тирән мәхәббәт белән сугарылганнар. 

КитапларыҮзгәртү

Иҗаты турында Үзгәртү

  • Харисов М. Чишмәң шифалы булса... // Ватаным Татарстан. – 1997. – 28 нояб. 
  • Урманче Ф. Күк капусы ачылганда // Мәдәни җомга. – 1997. – 28 нояб. 
  • Миңнегалиев Р. Эшлиселәр алда әле // Шәһри Казан. – 1997. – 5 дек. 
  • Ягъфәров Р. Мөхәммәтгалине гали иткән китаплар // Татар иле. – 1999. – № 23–24. 
  • Берлекнең яңа әгъзалары // Казан утлары. – 2007. – № 5. – 188 б. 
  • Мәхмүтов Х. Сәнгать фәннәре каһарманы // Мәдәни җомга. – 2007. – 5 окт. 
  • Фәизова Ф. Галинең өч баласы // Ватаным Татарстан. – 2007. – 23 окт. 
  • Хатыйп Г. Нурлат районында Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрелде//Татар–Ислам. –2011. –16 май. 
  • Фаткуллин Ф. Татар театрының атасы// Кызыл таң.– 2011.– 22 нояб.  
  • Салихова А. Татарский театр в энциклопедии // Сәхнә. – 2015. – № 8. -  28 б.                          
  • Фәрдиева Д.Р. Татар театры : Энциклопедик сүзлек-белешмә// Фәнни Татарстан . – Казан. – 2015. – № 2. – 172-173 б.