Вәлиулла Мортазин-Иманский

Вәлиулла Гайназар улы МортазинСәйяр һәм Ширкәт труппалары артисты, режиссеры, башкорт һөнәри театрына нигез салучы, БАССР халык (1922), РСФСР атказанган (1935) артисты.

Вәлиулла Мортазин-Иманский
Туган телдә исем Вәлиулла Гайназар улы Мортазин
Туган 4 декабрь 1885(1885-12-04)
Ырынбур губернасының Мораптал вулысы Имангол авылы
Үлгән 10 июль 1938(1938-07-10) (52 яшь)
Мәскәү
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре актёр

 Вәлиулла Мортазин-Иманский Викиҗыентыкта

Ул хәзерге Ырынбур өлкәсенең Октябрь районы Имангол дигән татар авылында 1885 елда дөньяга килә. Сәхнәдә беренче адымнарын Ырынбурда И.Кудашев-Ашказарский, Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан Габдулла Кариев белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, 1915 елда «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру эшенә керешә. 1919 елда ул Стәрлетамакта яңа төзелгән Башкорт драма театрына баш режиссер итеп куела. 1937 елга кадәр Башкортстан хөкүмәтендә мәдәният өчен җаваплы вазифалы урыннар били.

Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми.

Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. Шәехзадә Бабичның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.

1926 елда Төхфәт Ченәкәй белән берлектә татар театрының тарихына багышланган китап чыгаралар.[1]

Вәлиулла Мортазин-Иманский — шәхес культы корбаны.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. Мәскәү: СССР халыклары Үзәк нәшрияты, 1926 (Яңартылган басмасы: Казан: ТКН, «Җыен» фонды, 1996)