Сәйяр

беренче татар театр труппасы

«Сәйяр» – беренче татар профессиональ театраль труппа. 1907 елда Ырынбурда Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырыла.

«Сәйяр» артистлары. Утырганнар (у): Мортазин-Иманский, Болгарский, Гыйззәтуллина-Волжская, Әхмәтова, Ф. Сәмитова. Басканнар (у): Сакаев, Кариев. 1907-1908

Ырынбурда Кудашев-Ашказарский чоры

үзгәртү

1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский Санкт-Петербургка барып “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала.

  1905 елны Оренбурда Ильяс Кудашев-Ашказарский дигән берәү чыгып, Островскийның «В чужом пиру похмелье» дигән комедиясен үзгәртеп, «Оренбур мөхәррирләреннән Ильяс Кудашев-Ашказарский тәэлифе булган “Наданнар белән галимнәр” дигән комедия»...дип афиша чыгарып, театр куярга хәзерләнә.

Оренбур муллалары белән байлары берләшеп, аңа каршы көрәшкә күтәреләләр. Мәчетләрдә, мәҗлесләрдә театрга каршы коткы таратып, озын-озын прошениеләр язып, табак-табак тамгалар җыйнап полицмейстерга, губернаторга баралар, булдыра алмыйлар. Губернатор: «Мин бу театрны туктата алмыйм, моның рөхсәте Петербургтан алынган», ди.

Тегеләр аптырашта калалар. Икенче төрле юллар эзләргә керешәләр. Кудашевның үзенә баралар. «Театрыңны туктат, уйнама.. Алладан оял, мулладан курык», диләр. Кудашев: «Мин туктата алмыйм, аны язып азапландым, Петербурга барып рөхсәт алдым, расходландым, афишалар чыгардым», ди. Шулай дисә дә, ул муллалар, байлар белән килешә, расходларын түләсәләр, уйнамаска була. Өч йөз сумга Оренбурда булачак беренче театр сатыла. Шулай итеп, татарча театрның Оренбурдагы беренче адымы уңышсызлыкка очрый
 

1907 елның 10 февралендә Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында Николай Гогольнең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә Фатих Халидинең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә. Ашказарский оештырган труппа Казанда, Мәкәрҗәдә (Түбән Новгородта) төрле спектакльләр куя. Труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.

Габдулла Кариев җитәкчелегендә

үзгәртү
 
«Сәйяр»: I–рәт: Н. Таҗдарова (с), Г. Кариев, Г. Болгарская, В. Мортазин, М.Мортазина.
II-рәт: К. Тинчурин (с), Г. Мангушев, Ә. Кулалаев, Б.Болгарский, Н. Сакаев

.

1907 елның августында Мәкәрҗәдә куелган спектакльләрне караучылар арасында Уральскидан килгән приказчик Миңлебай Хәйруллин та була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.
1908 елда, Габдулла Тукай фатихасы белән театраль коллектив «Сәйяр» (ягъни «күченеп йөрүче») исемен ала.

Казан чоры

үзгәртү
 
«Сәйяр» труппасы: утырганнар (с) Заһидә Тинчурина, Кариев, Синәева, артта (с) Арапова, Болгарская. 1917

1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. 1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына.

1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы «Нур» һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, соңрак Шакир Шамильский һәм Мохтар Мутиннар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев бу өлкәдә беренчелекне саклый.

1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда Татар дәүләт академия театры итеп үзгәртелә.

«Сәйяр» труппасында Вәлиулла Мортазин-Иманский, Гөлсем Болгарская, Нури Сакаев, Әхмәт Кулалаев, Габдрахман Мангушев, Кәрим Тинчурин, Габдулла Камал, Сара Байкина, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Нәфыйга Арапова, Фәхрениса Сәмитова, Әшрәф Синәева кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.

Моны да карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү