Төп менюны ачу

Габдрахман Мангушев, Габдрахман (Абдрахман) Габделкәрим улы Мангушев, рус. Мангушев Габдрахман Габделькаримович (1887-1919) — татар драма актёры, журналист, драматург. Татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр» (1910-1915), «Ширкәт» (1910-1917) труппаларында уйнаган артист.

Габдрахман Мангушев
Г.Г.Мангушев.jpg
Туган телдә исем Габдрахман Габделкәрим улы Мангушев
Туган 1887(1887)
Ырынбур
Үлгән 27 октябрь 1919(1919-10-27)
Ырынбур
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Һөнәре актер, журналист, драматург

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
«Сәйяр»: Г. Кариев (алда), К. Тинчурин, З. Солтан, Г. Мангушев. 1916

1887 елда Ырынбурда туган. Ата-анасы чыгышы белән Сембер губернасы Сөнгәләй өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы) Зөябаш (Иске Тимошкино) авылыннан (хәзер шәһәр тибындагы бистә).

1907 елдан сәхнәдә. Үзешчән театр төркеме белән («Мосафир артистлар җәмгыяте») Мәкәрҗә ярминкәсе, Казанның Шәрык клубы сәхнәсенә чыга.
1910 елда Уфага килгән «Сәйяр» труппасында эшли башлый.
1915 елда В. Мортазин оештырган «Ширкәт» труппасына (Ырынбур) күчә.
1918-1919 елларда «Кызыл Армия» газетасының җаваплы сәркатибе.
Ватандашлар сугышы вакытында Ырынбур тирәсендә Кызыл гаскәр сугышчыларына[1] тамашалар күрсәтеп йөрүче фронт театр труппасын оештыра[2]. Сугыш вакытында алган авырудан 1919 елда вафат була (1920 елда Габдулла Кариев та вафат була).

Уйнаган рольләреҮзгәртү

Махсус театр белеме булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм урыс театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә иҗади яктан үсә, һөнәри зур артист булып өлгерә[3]. Көлкеле һәм драматик рольләрне бердәй уңышлы уйнаган. Сәхнәдә темпераментлы булуы, мили төсмерле каһарманнар образларын тулы ачуы белән аерылып торган.

Язган пьесаларыҮзгәртү

  • 1914 «Мөхәррир»
  • 1918 «Бәхет эзләүчеләр»

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек (төзүче И. Илялова). Казан: ТКН, 1996, 2005.ISBN 5-298-00708-2

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү