Мәкәрҗә ярминкәсе

Координаталар: 56°19′42.36″ с. ш. 43°57′39.35″ в. д. / 56.328433° с. ш. 43.960931° в. д. (G)

Мәкәрҗә ярминкәсе
Макарьевская ярмарка
Рәсми теле:

рус

Нигезләү
Россиякүләм тауар әйләнешен тәртипкә салу

1641

Янгын сәбәпле сәүдә итү Түбән Новгородга күчерелә

1817

Туризмны үстерү

1990

Ликвидация
НЭПны туктату

1921

Мәкәрҗә ярминкәсе (рус. Макарьевская ярмарка) — Россиядәге иң дәвамлы сәүдә ярминкәләренең берсе. 1817 елга кадәр Идел елгасының сул ярында, Макарьево авылы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Лысково районы Макарьево бистәсе) янында урнашкан булган.

Тарих үзгәртү

 
Ярминкәнең төп бинасы (Түбән Новгород) (хәзерге күренеше)
 
Ярминкәне башлап оештырган монастырь күренеше
 
«Ярминкәдә Кытай рәтләре». А. Карелин һәм И. Шишкин аквареле
 
Василий III

Идел буенда сәүдә итү ике зур елга – Идел һәм Чулман кушылган урында һәрвакыт булган. Казан ханлыгы чорында Казан шәһәренең Арча кыры дип аталган тарихи урынында ярминкә булуы билгеле. Җәй айларындагы эре ярминкәдә Россиядән, Азия һәм Европа илләреннән килгән сәүдәгәрләр теләп катнашкан.[1]1506 елда рус гаскәрләре Казан ярминкәсен тар-мар итә.

1523 елда Мәскәү бөек кенәзе Василий III рус сәүдәгәрләренә хан казнасын баетмаска, Казан ярминкәсендә катнашмаска боера. Аңа алмашка Васильсурск шәһәре янындагы урынны тәкъдим итә, ләкин әлеге ярминкә ныгып китә алмый.

Казан ханлыгы басып алынгач, XVI гасыр урталарыннан Идел буендагы Макарьев монастыре янында (Түбән Новгород шәһәреннән 88 км түбәнрәк) кечкенә базар оеша, вакытлар узу белән базар киңәя. 1641 елдан рәсми рәвештә ярминкә булып эшли.

1751 елның 18 июнендә вакытлы агач корылмаларны таш биналар итеп үзгәртеп кору турында патша фәрманы чыга. 1809 елда ярминкә биналары төзелеп бетә.

Сәүдә һәр елны июль уртасыннан сентябрь уртасына кадәр дәвам иткән. Уңайлы урыны белән Идел буе, Себер өлкәләреннән һәм Урта Азия, Кавказ арты, Иран, Һиндстаннан сәүдәгәрләрне үзенә җәлеп итә. Ярминкә Россиякүләм тауар әйләнешен тәртипкә салуга нигез була.[2]1667 елгы фәрман буенча, сәүдәгәрләр атнаның 5 көнен тауар салымы түләмичә сәүдә итә. Калган көннәрне казна файдасына эшли. Монастырь сәүдә урыны өчен куртым хакы алган.[3]

Әгәр XVII гасыр башында ярминкәгә 80 000 сумлык тауар китерелсә, XVIII гасыр ахырына тауар әйләнеше 30 млн сумга җитә. Россия завод-фарикаларында җитештерелгән тауарның яртысы Мәкәрҗә ярминкәсе аша сатылган.

1816 елның 16 августында чыккан янгын ярминкә биналарын юкка чыгара. 1817 елның 15 маеннан (1817 — 1917, 1921 — 1929 елларда, 1990 елдан бүгенге көнгә кадәр) сәүдә итү Түбән Новгород шәһәренә күчерелә. Татарлар арасында исеме «Мәкәрҗә ярминкәсе» булып кала.[4]

Тауарлар үзгәртү

Баштарак ярминкәдә Кытайдан китерелгән чәйгә куелган хак башка тауар бәяләренең арту-кимүенә тәэсир иткән. Төп тауарлар булып Мәскәү, Иваново, Кострома, Владимир шәһәрләреннән китерелгән мамык, киҗе-мамык тукымалар, Урал тимере, балык, тоз, икмәк, тиреләр, шәрабләр саналган.

Ярминкәдә халыкның күп җыелган булуы төрле опера-балет тамашалары, цирк, театр — концертлар оештырып, акча эшләргә мөмкинлек ача. рус, итальян артистлары белән беррәттән, биредә татар артистлары да тамашалар күрсәтә.[5]

Тукай Мәкәрҗә ярминкәсендә үзгәртү

1908 елның август башында Габдулла Тукайның Галиәсгар Камал белән ике атна ярминкәдә булуы мәгълүм. Анда күп вакытын Габдулла Кариевның Сәйяр театр төркеме артистлары белән уздыра. Тимерша Соловьев (1875-1947) (Чүкеч журналы мөхәррире)нең «Двуцветная» кунакханәсендә тамак туйдыру хакына артистларның чыгышларында катнаша. Артистлар төрек киемнәренә киенеп, җырлаганда, башына зәңгәр фәс киеп, аларның каршына басып, дирижёрлык итә. Фәйзулла Туишев килеп, гармуннарда уйнап-җырлый башлагач, Тукай әлеге эшне ташлый, калган вакытын төрле тамашалар карап, карусельдә атынып үткәрә.[6].

Кызыклы факт үзгәртү

Халыкта әйтем булган: ПетербургРоссиянең башы, Мәскәү – йөрәге булса, Түбән Новгород (Мәкәрҗә) – аның кесәсе.

Б. Урманче ярминкә турында үзгәртү

Бакый Урманче. «Җыен». «Социалистик Татарстан», 1990, 21 гыйнвар.:

Русча «Нижегородская ярмарка», татарча «Мәкәрҗә ярминкәсе» дип аталган бу зур җыенның «Мәкәрҗә» дип аталуының сәбәбе: Болгар ханлыгы, соңрак Казан ханлыгын бетергәч, Шәһри Болгарда ясалган, соңыннан Казанга күчерелгән җыенны монахлар хөкүмәте «Макарьев» атаулы монастырьга күчерәләр. Чөнки бу җыен Казанга зур байлык китерә торган була. Ул вакыт монахлар хакимлегенең иң көчле заманы. Байлыкны үзләренә җыйганнар. Соңыннан хөкүмәт Мәкәрҗә ярминкәсен монахлар кулыннан алып, Нижний Новгородка күчереп, «Нижегородская ярмарка» исемен бирәләр. Әмма татарлар аны, ни сәбәптәндер, «Түбән Новгород»-фәлән димичә, «Макарьев» сүзеннән алынган дип, татарчалаштырылган рәвештә «Мәкәрҗә» дип атауны саклыйлар[7].

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ибраһим Нуруллин. Хәсрәт бакчасы. Казан утлары, 1970, № 4.
  2. Габдулла Кариев. Тукай Мәкәрҗәдә. / Тукай турында истәлекләр (җыентык).
  3. Идел вә Кама нәһерләрендә юлдаш. Ш. Шәһидуллин ред. Казан, 1908.
  4. Schlőgel Karl. Das Wunder von Nishnij oder die Rückehr der Stӓdte, Frankfurt, 1991.
  5. А. Ф. Кленский. Полная история Нижегородской ярмарки, прежде бывшей Макарьевской. 2012 . ISBN 978-5-517-96035-1
  6. Жуков Е. М. Советская историческая энциклопедия: В 16 т. — М.: «Советская энциклопедия», 1961-1976.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Эфрона(үле сылтама)
  2. http://www.unn.runnet.ru/rus/volgovyt/nizhobl/nizhnov/yrmarka.htm
  3. Мәкәрҗә ярминкәсе(үле сылтама)
  4. Зур Совет Энциклопедиясе, archived from the original on 2014-09-27, retrieved 2014-10-10 
  5. Академик сайтта Мәкәрҗә ярминкәсе
  6. И. Нуруллин. Хәсрәт бакчасы. Казан утлары, 1970, № 4
  7. Китапта: Баки Урманче и татарская культура. К.: «Фән», 2005. 443нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0